Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

1. Сәламләшү.

Балалар, сез бүген нәрсәгә сокландыгыз, нәрсәгә шаккаттыгыз? Мин кояшка сокландым. Ул бит кояш кына түгел, ә тылсымчы да икән. Карагыз әле ничек матур итеп, тылсымлы итеп елмая, шулай итеп безне сәламли! Әйдәгез, аның турында шигырь сөйләп, бер-беребезне сәламләп алыйк!

Иртә таңнан тәрәздән кемдер елмаеп бакты,

Учым сузгач, анда аның сурәте балкып калды.

Бу бит кояш алтын нурын кызганмыйча таратты,

Шуңа күрә көннәребез бик нурлы һәм бик якты!

(Сәламләшү музыка фонында бара.)

Хәерле иртә! Бүген бер-берегез белән дус булып, көнегезне күңелле итеп үткәрүегезне телим! (Балалар, бер-берсен сәламләп, матур сүзләр әйтәләр.)

2. Кәгазь битендә турыпочмаклыкның якларын һәм почмакларын өйрәнү.

(Тәрбияче балаларга кәгазь битен күрсәтә.) Бу нәрсә? (Кәгазь бите.) Кәгазь бите нинди геометрик фигурага охшаган? (Турыпочмаклыкка.)Турыпочмаклыкның ничә ягы бар? (Дүрт.) Ә аның почмаклары ничәү? (Дүрт.) Менә бу кәгазь битләренең дә яклары һәм почмаклары бар, шуларны күрсәтегез әле? Аларның һәркайсын үзенчә атап була. Менә бу өске ягы. (Күрсәтә.) (Балаларны активлаштыру.) Ә бу якны ничек атарбыз? Дөрес, бу кәгазьнең аскы ягы. Ә бу якны нинди як дип әйтеп була? (Кәгазьнең уң ягына күрсәтә.) Дөрес, монысы уң ягы. Ул безнең уң кулларга якынрак урнашкан, шуңа ул уң як дип атала. Уң кулларыгызны күрсәтегез әле? (Балалар уң кулларын күтәрәләр.) Ә бу як ничек дип аталыр? (Сул якны күрсәтәләр.) Дөрес, монысы сул ягы. (Балаларны активлаштыру.) Ни өчен бу як шулай дип атала соң? Дөрес, чөнки ул сул якта урнашкан. Турыпочмаклыкның ул ягы безнең сул кулларыбызга якын. Сул якны күрсәтегез әле? (Балалар күрсәтәләр.) Якларыннан кала турыпочмаклыкның почмаклары да бар. Почмакларның да үз атамалары бар. Менә бу почмак өстә сул якта урнашкан, ул өстәге һәм сул як арасында, шуңа да өске сул почмак дип атала. (Балаларны активлаштыру.) Ә бу почмакны ничек дип атый алабыз? (Аскы уң почмакка күрсәтә.) (Аскы уң почмак.) (Балаларны активлаштыру.) Ни өчен алай дип атала? (Ул аста уң якта урнашкан.) Кәгазьнең башка почмакларын да күрсәтегез һәм һәркайсын үзенчә атагыз әле? Бу почмак аста сулда урнашкан, шуңа да ул аскы сул почмак дип атала. Ә бу почмак ничек дип йөртелә икән? (Өске уң почмакны күрсәтә.) (Өске уң почмак.) (Балаларны активлаштыру.) Ни өчен? (Ул өстә уң якта урнашкан.) Хәзер турыпочмаклыкның һәр ягын һәм почмагын күрсәтеп атап чыгыйк. Булдырдыгыз!

3. Динамик пауза.

«Игътибарлы бул!» дигән уен уйнап алыйк әле! Минем биремнәрне төгәл үтәгез. Уңга борылдык. Сул кулларны өскә күтәрдек. Уң кулны алга суздык, сул кул белән билгә таяндык. Уң кул белән сул колакка тотындык. Сул кулны уң тезгә куйдык. Сул аяк белән уң колакка, уң аяк белән сул колакка тидек. Афәрин! Барыгыз да бик тырыштыгыз һәм игътибарлы булдыгыз!

4. «Мин машинада барам» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эшләү).

(Һәр бала алдында А4 форматындагы кәгазь бите һәм кечкенә уен чык машиналар.) Балалар, сез бүген Пин белән бергәләп машиналарда сәяхәт итәрсез. Сезнең алда кәгазь битләре. Пинның машинасы аскы уң почмакта урнашкан гараждан чыгарга тиеш. Машиналарыгызны аскы уң почмакка куегыз. (Балалар машиналарны тәрбияче кушкан почмакка урнаштыралар.) Пинның гаражы кайда урнашкан инде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул аскы уң цочмакта урнашкан. Гараждан чыккач, Пин кәгазьнең аскы ягы буйлап мәктәпкә китә. Мәктәп аскы сул почмакта урнашкан. Машинаны аскы сул почмак-ка куегыз. (Балалар биремне үтиләр.) Мәктәп кайда урнашкан инде? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, мәктәп аскы сул почмакта ур-нашкан. Мәктәптән соң Пин зоопаркка китә. Ул өске сул почмакта урнашкан. Машиналарыгызны өске сул почмакка куегыз. (Балалар, тәрбиячене тыңлап, машиналарын дөрес юнәлештә күчерәләр.) Зоопарктан соң Пин кафега бара. Ул өске уң почмакта урнашкан. Сезгә дә кәгазьнең өске ягы буйлап кафега таба барырга кирәк. Машиналарны күчергәндә ашыкмагыз, юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз. Кафе кайда инде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул өске уң почмакта. Маши-наларыгызны шунда куегыз. (Балалар машиналарын өске уң почмакка куялар.) Кафедан соң Пин өенә кайтып китә. Ә аның өе кәгазьнең нәкъ уртасында урнашкан. Машиналарыгызны кәгазьнең уртасына куегыз. Балалар, Пинның өе кайда булып чыкты инде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес! Ә хәзер, әйдәгез, тәртип белән бүген Пинның к ай-ларда булганын әйтеп чыгыгыз әле? (Балаларны активлаштыру.) Пин беренче кайда булды? (Балаларның җаваплары.) Пин булган икен-че урын ничек дип атала иде? Ә өченче эш итеп ул кая барды әле? Дүртенче урын? (Балаларны активлаштыру.) Бишенче урынны да әйтеп бирегез инде? Дөрес, Пин башта гаражда, аннары мәктәптә, шуннан соң зоопаркта, аннары кафеда булды, иң ахырдан ул үзенең өенә кайтты. Пин ничә урында булды инде? Дөрес, ул биш урында булды. Беренче — гараж, икенче — мәктәп, өченче — зоопарк, дүртенче - кафе, бишенче - Пинның өе. Аның артыннан барып, сез дә күп кенә яңалыкларны белдегез дип ышанам. Сез машинаны дөрес юнәлештә күчердегез, юл йөрү кагыйдәләрен бозмадыгыз! Рәхмәт сезгә!