Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Мин болай булдыралам» тиззарядкасы.

Карагыз әле, смешариклар янында кем соң ул? (Балаларны актив-лаштыру.) Бу смешарикның башы квадрат, үзе тимердән. Әйе, дөрес,бу — робот Пин. Балалар, әле күптән түгел генә мин смешариклар янында кунакта булган идем, шунда алар миңа менә бу робот ясый торган күнегүләрне күрсәттеләр. Әйдәгез, мин дә сезне ейрәтәм.

(Балаларны активлаштыру.)

(Балалар тәрбияче артыннан хәрәкәтләрне кабатлыйлар, һәр хәрә-кәт саен «мин болай булдыралам» дип әйтәләр.)

- Әйтегез әле, балалар, бу хәрәкәтләрне кемнәр кабатлар?

Бер, кулларны өскә күтәрдем! — Мин болай булдыралам!

Уңга, сулга мин җәям! — Мин болай булдыралам!

Кош кебек очкан булам! — Мин болай булдыралам!

Ике башымны борам! — Мин болай булдыралам!

Аннары чүгәлим, торам,

Бер тамчы да мин армам! — Мин болай булдыралам!

Өч! Бераз сикереп алам! — Мин болай булдыралам!

Җәяүләп юлга чыгам! — Мин болай булдыралам!

Кирәк булса йөгерәм! — Мин болай булдыралам!

4. «Бүләкләр бүләк итәм» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).

Балалар, Бараш җибәргән кәрзиндә тагын бүләкләр бар бит әле. Карагыз әле, монда нинди матур яфраклар һәм күркәләр бар икән? Бу яфраклар нинди яфраклар соң? (Балаларның җаваплары.) Әйе, бу -тупыл яфраклары. Ә бу яфраклар кайсы агачтан? (Балаларның җаваплары.) Әйе, алар талныкы. Бу яфраклар турында нәрсә дип әйтергә була? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, тал яфраклары озынрак, ә тупылныкы киңрәк. Аларны үзара тагын ничек чагыштырып була? (Балаларның җаваплары.) Әйе, тал яфраклары озын һәм тар, ә тупылныкылар киң, әмма кыска. Моның дөреслеген ничек тикшереп була? (Балаларның җаваплары.) Әйе, бер яфракны икенчесе өстенә куеп ка-рый алабыз. Азалия, яфракларны киңлекләре буенча чагыштыр әле? Балалар, карагыз, Азалия бер яфракны икенчесе өстенә куюга ук, аларның берсе киңрәк, ә берсе таррак икәнлеге күренә. Ә кайсы яфрак озынрак? (Балаларның җаваплары.) Тал яфрагы. Марат, яфракларның кайсы озынрак икәнлеген күрсәт әле? Фланелеграфта бер яфракны икенчесенең янәшәсенә куй. Менә хәзер тал яфрагының озынрак икән-леге күренеп тора. Балалар, сезнең һәрберегезнең өстәлендә тал һәм тупыл яфраклары бар. Аларны Азалия һәм Марат чагыштырган кебек чагыштырып карагыз әле? Афәрин! Кәрзиндә тагын күркәләр бар бит! Бу күркәләр турында нәрсә әйтә аласыз? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, монда нарат һәм чыршы күркәләрен күрәбез. Аларның озынлык-лары һәм калынлыклары турында нәрсә әйтә аласыз? (Балаларның җаваплары.) Чыннан да, нарат күркәләре кыска һәм калын, ә чыр-шыныкылар озын һәм нәзек. (Тәрбияче балаларга күркәләр таратып чыга. Күркәләрне карыйлар һәм чагыштыралар.) Афәрин, балалар, сез булдырдыгыз!

5. «Нәрсә икәнлеген әйт» уены.

(Төрле предмет рәсемнәре күрсәтелгән интерактив такта кабызыла.) Балалар, хәзер без уйнап алырбыз. Экранга карагыз әле, сез анда нәрсә күрәсез? (Балаларның җаваплары.) (Балаларны активлаштыру.) Әйе, юл, тасма, линейка, җеп, итәк, машина, конфет - алар озын. Ә нәрсәләр калын? (Балаларның җаваплары). Дөрес, агач, пыяла, китап, тукыма, кәгазь, свитер, кофта калын. Ә нәрсәләр киң? (Балаларның җаваплары.) Юл, елга, күпер, күл, күлмәк, тәрәзә, ишек киң. Афәрин! Балалар, сез Барашның барлык биремнәрен дә үти алдыгыз. Мин сезгә бик зур рәхмәт әйтәм! Ә хәзер яңадан җиргә кайтырга вакыт. Үзегезнең серле урындыкларыгызга утырышыгыз, күзләрне йомдык, серле сүзләрне әйтәбез: «Бер, ике, өч, урындыгым, оч!» (Көй яңгырый.) Балалар, без очабыз, очабыз, менә кайтып та җиттек!