Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

6. Рефлексия.

Керпе ничек сөенде, ул сезгә бик рәхмәтле булып калды. Сез чын дус була беләсез икән. Кайсы бирем сезгә күбрәк ошады? Өйгә кайткач әниләрегезгә нәрсә сөйлисегез килә? Киткән вакытта Керпе миңа бер тартма биреп җибәрде, әйдәгез аның эчен ачып карыйбыз. О-о, мон-да менә нинди матур медальләр, аларга смешариклар ясалган. Мин бу медальләрне һәркайсыгызга таратып чыгам. Киләчәктә уңышлар телим сезгә!

Унҗиденче дәрес

Тема: «Ишетеп санау. Предметларның озынлыгы һәм киңлегенә карап аларны чагыштыру»

Программ эчтәлек:

1) предметларның озынлыгы һәм киңлегенә карап аларны чагыштырырга өйрәтү; күзләрне йомган килеш кул чабуларны ишетеп санау; төрлечә урнашкан предметларны санарга өйрәтү;

2) танып белүнең сенсор һәм логик ысулларын, игътибарлылыкны, сөйләмне, иҗади күзаллауны үстерү;

3) бердәмлек, бер-береңә ярдәм итәсе килү сыйфатын тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: уенчык Крош; ике тасма (30x4 см, 25x6 см); кишерләр ясалган карточкалар; койма үрнәге;

тарату материалы: чәчәкләр ясалган карточкалар; төрле озын-лыктагы һәм киңлектәге тасмалар; төрле үлчәмнәрдәге тасмалар (30x4 см, 25x6 см) һәр балага бишәр данәдә (барлыгы унау), келәй, салфетка, А4 форматындагы кәгазьләр.

Эшчәнлекнең барышы

1. Сәламләшү.

Яңа көн җитте. Мин сезгә елмаям, сез дә бер-берегезгә елмаегыз. Алия, Вәсилә, Дианага нәрсә теләр идегез? (Тәрбияче барлык бала-ларның да исемнәрен дә санап чыга). Миңа да теләкләрегез бардыр? (Балаларның җаваплары). Хәзер тирән итеп сулагыз, матур әйберләр турында уйлагыз, үпкәләрегез булса, аларны онытыгыз. Башка бер-кайчан да үпкәләмәскә тырышыгыз.

2. «Санап күрсәт әле» дидактик уены.

Балалар, Крошның бик матур бакчасы бар. Тик бүген төнлә анда үскән кишерләр һәм чәчәкләрне аю килеп таптап киткән. Күпме ки-шер һәм чәчәкләрнең тапталмыйча калганын исәпләр өчен Крош үзенә ярдәм итәргә чакырды. Крошка ярдәм итәбезме? (Балаларны актив-лаштыру.) Тактага карагыз әле, анда нәрсә күрәсез? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бу - түтәл. Түтәлдә нәрсәләр үсә? (Балаларның җаваплары.) Әйе шул, бу - кишер. Әйдәгез, санап карыйк әле, түтәлдә ничә кишер калды икән? Алия, санап әйт әле. (Бер, ике, өч, дүрт, биш.) Афәрин! Барлыгы ничә кишер булды инде? (Балаларның җаваплары.) Әйе, барлыгы биш кишер санадык. Алар түтәлдә ничек урнашкан-нар? (Балаларның җаваплары.) Әйе, алар бер рәткә урнашкан. Ә хәзер икенче түтәлдәге кишерләрне саныйк әле. Булат, сана әле. (Бер, ике, өч, дүрт, биш.) Икенче түтәлдә ничә кишер бар? (Барлыгы биш.) Балалар, бу түтәлдәге кишерләр ничек урнашкан соң? (Балаларның җаваплары.) Әйе, алар төрлечә урнашкан. Ә ике түтәлдәге кишерләрнең саны турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Балаларның җаваплары.) Әйе, кишерләрнең саны тигез. Афәрин! Балалар, өстәлләрегездәге карточ-каларга карап, башта бер рәткә тезелгән кишерләр ясалган карточ-каларны, аннары кишерләр төрлечә урнашкан карточкаларны табып күрсәтегез әле. (Балалар биремне үтиләр.) Балалар, бер үк сандагы предметларны төрлечә урнаштырып буламы? (Балаларны активлаштыру.) Балалар, Крош үзенә ярдәм итүегез өчен сезгә рәхмәт әйтә.