Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Котлау открыткасы» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).

Балалар, беләсезме, әбисе өчен котлау открыткасын Пин үзе яса-ды. Моның өчен ул боз-фигуралар һәм кар бөртекләрен кулланды. Хәзер сез дә Пинныкы кебек матур открытка ясарсыз. Открыткаларны соңыннан өйләрегезгә алып кайтып китәчәксез, шуңа да мин әйткән биремнәрне төгәл үтәгез. Сезнең өстәлләрдә кәгазь бите, кар бөртеге һәм боз-фигуралар бар. Хәзер кәгазь битенең уртасын табыгыз һәм анда кар бөртеген куегыз. Кәгазьнең аскы уң як почмагына өч өчпочмак формасындагы зәңгәр төсле бозларны куегыз, сул ягына буеннан- буе-на овал формасындагы биш кызыл боз кисәген куегыз, өске уң як почмакка өчпочмак формасындагы дүрт сары бозны куегыз. Хәзер кар бөртеге һәм боз-фигураларны ничек урнаштыруыгыз турында сөйләгез әле. (Балаларның җаваплары.) (Балаларны активлаштыру.) Балалар, овал формасындагы ничә кызыл бозчык бар, санап әйтегез әле. (Балаларның җаваплары.) (Балаларны активлаштыру.) Сез алар-ны кайда урнаштырдыгыз? (Балаларның җаваплары.) Зәңгәр төстәге бозчыклар нинди формада һәм алар ничәү? Сез аларны кая урнаштыр-дыгыз? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, балалар! Хәзер сез аларны ябыштыра аласыз. Клей белән сак кына эшләгез, бер-берегезгә карата игътибарлы булыгыз. Кар бөртекләрен ябыштырганда аларның өстенсалфетка белән каплап ныгытып беркетегез. Афәрин! Сезнең открыт-каларыгыз да бик матур килеп чыкты.

4. «Кышкы паркта» динамик паузасы (сулыш гимнастикасы).

Балалар, кышкы паркта йөреп алабызмы? Кулларыгызга берничәкар бөртеген алыгыз һәм күнегүне кабатлагыз:

Җил, җил, тизрәк ис,

Күңеллерәк биик без!

Кечкенә кар бөртегедәй

Бөтерелеп очыйк без!

(Балалар, кулларына кар бөртекләрен алып, музыкага туры ките-реп биеп алалар.)

Кар бөртекләре җилгә кушылып очарга яраталар, очып китмә-сеннәр өчен мин аларны бер җепкә тездем. Санап әйтегез әле, бу җептә ничә кар бөртеге бар? (Балалар саныйлар.) Ничә кар бөртеге булды инде? (Биш.) Балалар, алар җепкә тезелгән булсалар да, җил өрсә, бик матур итеп бииләр. Әйдәгез, аларга җил кебек итеп өрәбез. Һаваны борыннарыгыз белән сулагыз да авыздан әкрен генә өреп чы-гарыгыз. Менә кар бөртекләре ничек күңелле итеп бии башладылар!

5. «Сана һәм кул чап» дидактик күнегүе.

Пин яңа караватлар ясарга булган. Моның өчен ул махсус такталар әзерләгән. Такталарның башларын тишеп чыккан, әмма караватлар ныклы булачакмы-юкмы, ул әлегә белми. Без аңа булышып алыйк әле. Әйдәгез, такталарда күпме тишек барлыгын санап чыгабыз. Башта такталардагы тишекләрне санарга, аннары ничә сан булса, шулкадәр үк кул чабарга кирәк. Әйдәле, Алсу, санап әйт әле, ничә тишек булды? (Алты.) Балалар, ә сез алты тапкыр кул чабып алыгыз. Данил, хәзер син санап күрсәт, ә сез башта сул аягыгыз белән, аннары уң аягыгыз бе-лән тып-тып итеп басып барыгыз. (Тәрбияче дүрт-биш баланы үзе яны-на чакырып санатып ала.) Афәрин, балалар, Пин сезгә зур рәхмәт әйтә!

6. Рефлексия.

Балалар, бүгенге дәрестә сезнең өчен иң кызыгы нәрсә булды? Үзегез ясаган открыткалар сезгә ошадымы? Барыгызга да бик зур рәхмәт! Хәзер барыбыз бергә кул чабып алыйк!

Егерме беренче дәрес

Тема: «Геометрик фигуралар (турыпочмаклык, квадрат). Пред-метларның унда һәм сулда урнашуы»

Программ эчтәлек:

1) турыпочмаклык һәм квадратны аеру күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү, квадрат һәм турыпочмаклыкның төп сыйфатлары турында күзаллауларны ныгыту; билгеләнгән юнәлештә хәрәкәт итү һәм адымнарны санау; төрле өлешләрдән торган предметларның формаларын тәртип буенча тикшереп өйрәнү; уку-укыту эшчәнлегенә ияләшү: олы кеше эндәшкәч берәм-берәм генә җавап бирергә өйрәнү,башка балаларны тыңларга һәм аларның җавапларын тулыландырыр-га өйрәнү; уен кагыйдәләрен саклап, бозмыйча уйнарга өйрәнү;

2) күрсәтмә-образлы һәм сөйләм-логик фикерләүне үстерү, игътибарлылык, иҗади мөмкинлекләр, дөрес итеп сөйләргә һәм тыңларга өйрәтү, аермалыклар һәм уртак сыйфатларны табу күнекмәләрен булдыру һәм аларны сөйләмдә белдерергә өйрәтү;

3) пөхтәлек һәм чисталыкка омтылыш булдыру.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: смешариклар уенчыклары; фланелеграф, зәңгәр турыпочмаклык һәм кызыл квадрат моделләре; металлофон,сандык;

тарату материалы: төсле турыпочмаклыклар һәм квадратлар (күрсәтмә материалныкына караганда бер ярым тапкырга кечерәк)балалар санынча.

Эшчәнлек барышы