Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

1. Сәламләшү.

Балалар, бүген мин кояшка карап сокландым һәм шул ук вакытта аптырап та калдым. Ул бит кояш кына түгел, ә тылсымчы да икән. Карагыз әле, ничек матур итеп, тылсымлы елмая! Шулай итеп без-не сәламли! Әйдәгез, аның турында шигырь сөйләп, бер-беребезне

сәламләп алыйк!

Иртә таңнан тәрәздән кемдер елмаеп бакты,

Учым сузгач, анда аның сурәте балкып калды.

Бу бит кояш алтын нурын кызганмыйча таратты,

Шуңа күрә көннәребез бик нурлы һәм бик якты!

(Сәламләшү музыка фонында бара.)

Хәерле иртә! Бүген бер-берегез белән дус булып, көнегезне күңелле итеп үткәрүегезне телим!

2. «Баскыч ясыйбыз» дидактик күнегүе.

Балалар, Крош, Бараш һәм Лосяш баскыч ясарга булганнар. Әйтегез әле, ничә смешарик баскыч ясарга булган? (Балаларның җаваплары.) (Өч.) Дөрес, өч дус баскыч ясарга җыенганнар. Бас-кычны нәрсәдән ясарга була? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бас-кычны кирпечләрдән һәм такталардан ясарга була. Бүген без сезнең белән Бараш, Крош, Лосяшныкы кебек үк баскычлар ясарбыз. Менә бу Дьенеш блокларыннан бик матур баскычлар ясап була. Бу блоклар кирпечләр кебек бит. Әйдәгез әле сары төстәге кирпечне алыйк. Бу иң тәбәнәк баскыч булачак. Икенче баскыч алдагысыннан биегрәк булсын дисәк, тагын ничә кирпеч алырга кирәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ике зәңгәр кирпеч алырга кирәк. (Балаларны активлаштыру.) Әйтегез әле, баскычларның кайсысы биегрәк? (Балаларның җавап-лары.) Аны ясаганда без ничә кирпеч кулландык? (Балаларның җаваплары.) Дөрес,икенче баскычны ясар өчен без ике кирпеч кулландык. Ә беренче баскычка ничә кирпеч китте? (Балаларның җаваплары.) Кайсы сан зуррак (кечерәк)? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ике зуррак, бер кечерәк. (Балаларны активлаштыру.) Өченче баскыч тагын да биегрәк булсын өчен сез ничә кирпеч алырсыз икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, кызыл төстәге өч кирпечне куйсак, иң биек баскыч ясалачак. Икенче баскычның ничә басмасы булды инде? (Балаларның җаваплары.) (Балаларны активлаштыру.) Өченче баскычның ничә басмасы бар? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, икен-че баскычта ике басма, ә өченче баскычта өч басма бар. Кайсы сан зур-рак (кечерәк), икеме, әллә өчме? (Балаларның җаваплары.) Иң тәбәнәк баскычны күрсәтегез әле? (Балалар күрсәтәләр.) Аны ясаганда ничә кирпеч алдык? (Балаларның җаваплары.) Икенче баскычка ничә кир-печ алдык? (Балаларның җаваплары.) Өченче баскычка күпме кирпеч тотылды? (Балаларның җаваплары.) Баскычларны биеклекләренә ка-рап чагыштырыгыз һәм иң тәбәнәк баскычны күрсәтегез әле? (Ба-лалар күрсәтәләр.) Ул нинди төстә? (Сары.) Хәзер биегрәк баскычны күрсәтегез. (Балалар күрсәтәләр.) Ул нинди төстә? (Зәңгәр.) Өченче баскыч нинди биеклектә? (Иң биек.) (Балаларның җаваплары.) (Бала-ларны активлаштыру.) Ул баскычны күрсәтегез әле? Бу баскычыбыз нинди төстә? (Кызыл.) Ни өчен өченче баскыч иң биек, ә икенчесе тәбәнәгрәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, өченче баскычны яса-ганда, өч кирпеч алдык, ә икенчесен ясаганда - икене. Өч икегә кара-ганда зуррак, ә ике өчкә караганда кечерәк. Ни өчен беренче баскыч иң тәбәнәге, ә икенчесе биегрәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, беренче баскычка бер кирпеч алдык, ә икенче баскычны ясаганда, ике кирпеч кирәк булды. Ике бергә караганда зуррак, ә бер икегә караган-да кечерәк. Смешариклар да сезнең өчен бик шат. Аларның баскыч-лардан йөреп тә карыйсылары килә. Менә карагыз әле, Крош, Бараш һәм Лосяш баскычлар буйлап йөриләр һәм матур итеп җырлыйлар: иң тәбәнәк, биегрәк, иң биек баскыч! Шулай ук баскычлардан өстән аска төшәләр һәм җырлыйлар: иң биек, тәбәнәгрәк, иң тәбәнәк баскыч!

Балалар, ничә смешарик баскычлардан йөреп карады? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, безгә кунакка бүген өч смешарик килгән иде. Ә без бүген ничә баскыч ясадык? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бас-кычларыбыз да, смешарикларыбыз да өчешәр. Афәрин, балалар, сез бу биремне бик әйбәт үтәдегез, смешариклар да шундый матур, төрле төсле баскычлар ясаганыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт әйтә.

3. «Көзге паркта» динамик пауза. (Сулыш гимнастикасы.)

Балалар, әйдәгез, көзге паркта йөреп ял итеп алыйк! Берничә яф-ракны кулларыгызга алыгыз һәм, музыка тыңлап, күнегүләрне дөрес итеп башкарыгыз:

Урман, бакчаны бизи

Матур, төсле яфраклар!

Җиргә коелсалар да,

Уттай балкып торалар!

(Балалар, яфракларны кулларына алып, бию хәрәкәтләре ясыйлар.)

Ә менә бу берничә яфрак җиргә өзелеп төшәргә өлгерми калган, мин аларны җепкә тезәргә булдым. Карагыз әле, барлыгы ничә яфрак санарсыз икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, монда өч яфрак бар. Балалар, алар, җил өргәндә, бик матур итеп бииләр. Әйдәгез, без бу яфракларга өрәбез, башта әкрен генә, ашыкмыйча гына борын белән һаваны сулыйбыз, ә аннары авыз аркылы чыгарабыз. Һава агымын яфракларга таба юнәлдерегез. Булдырдыгыз! Хәзер күзләрне йомып, кулларны күкрәкләргә куегыз әле. Монда безнең үпкәләребез урнаш-кан. Алар бертуктамыйча һава сулыйлар, шуның өчен аларга рәхмәт әйтегез. Сезнең барыгызга да сәламәтлек телим! Күнегүне тырышып үтәгәнегез өчен зур рәхмәт!