Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

6. Рефлексия.

Балалар, сезнең өчен иң кызыгы нәрсә булды? Хәзер сез нәрсә тоясыз? Миңа сезнең белән дәрес алып бару бик ошады. Рәхмәт сезгә!

Утыз беренче дәрес

Тема: «Атна көннәре. Чиктәш саннарны чагыштыру. Предмет-ларны ун саны эчендә санарга һәм башлап санарга күнектерү. Геометрик фигура модельләреннән предметлар төзү»

Программ эчтәлек:

1) балаларның атна көннәре турындагы күзаллауларын форма-лаштыруны дәвам итү: һәр көн атамасын тәртип саны һәм балалар эшчәнлегенең төгәл эчтәлеге белән бәйләргә өйрәтү; күрсәтмә матери-алга таянып, чиктәш саннарны чагыштырырга өйрәтү: биш һәм алты, алты һәм җиде; предметларны ун саны эчендә санарга һәм башлап санарга күнектерү; геометрик фигура модельләреннән төзелгән кат-лаулы формадагы предметларны анализларга һәм яңадан торгызырга өйрәтү;

2) балаларда интеллектуаль-иҗади башлангычларны үстерү: тапкырлык, зиһенлелек, зирәклек;

3) кыенлыкларны җиңгәндә үз дигәнеңдә нык торучанлыкны тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: төрле төстәге җиде түгәрәк (кызыл, кы-зыл-сары, сары, яшел, зәңгәр, күк, шәмәхә төстә); биш һәм алты сме-шарик ясалган ике карточка; бер яки ике төрле геометрик фигурадан төзелгән төрле үлчәмдәге һәм пропорциядәге өч аппликация рәсеме(«Робот», «Кошчык», «Куянкай»);

тарату материалы: ике буш рәтле карточка; ромашка һәм кук-чәчәкнең яссы рәсемнәре салынган поднослар (һәр балага һәр төрдән сигезәр-унышар чәчәк); геометрик фигура модельләре салынган кон-вертлар (төрле төрдәге һәм үлчәмдәге квадратлар, турыпочмаклыклар, өчпочмаклар).

Эшчәнлек барышы

1. Көнне каршылау мизгеле.

Яңа көн туды. Мин сезгә карап елмаям һәм сез дә бер-берегезгә карап елмаегыз. Бүген безнең бергә булуыбыз нинди зур шатлык! Без тыныч һәм киң күңелле, ачык йөзле һәм ягымлы. Без сау-сәламәт. Бүген бер-беребезгә нәрсә телибез? (Балаларның җаваплары.) Ә миңа нәрсә теләрсез? Тирән итеп сулыш алыгыз һәм аны чыгарганда кичәге үпкәләрегезне, борчуларыгызны онытыгыз. Көнегез матур узсын!

2.«Атна көннәре» дидактик күнегүе.

Бервакыт смешарикларны концертка чакырганнар. Бу шимбә көн булды. Смешариклар атна көннәренең бер-бер артлы ничек тезелгәнен белмәгәннәр, шуңа күрә алар арасында бәхәс чыкты. Бәхәсне хәл итү өчен, Пин «Атна көннәре» моделен төзергә тәкъдим итте. Аның фи-кере буенча, салават күпере төсләре билгеле бер атна көннәренә туры килергә тиеш. Балалар, сез салават күпере турында нәрсәләр беләсез?(Балаларның җаваплары.) Салават күпере төсләрен тәртип буенча са-нап чыгыгыз әле. Алар ничәү? (Җидәү.) Дөрес, булдырдыгыз! Ә атнада ничә көн? (Балаларның җаваплары.) Салават күперендә җиде төс бул-ган кебек, атнада да җиде көн бар. Атнаның беренче көне ничек атала? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, атнаның беренче көне — дүшәмбе. Ә салават күперендә беренче булып нинди төс килә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, кызыл төс. Шуңа күрә дүшәмбене кызыл түгәрәк белән билгелик. Менә ул. (Тәрбияче тактага кызыл түгәрәк куя.) Балалар, атнаның беренче көнен нинди төс белән билгеләдек инде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, кызыл төс белән. Ни өчен кызыл төс белән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, салават күперендә берен-че булып кызыл төс килә, шуңа атнаның беренче көнен дә шул төс белән билгеләдек. Атнаның киләсе көне ничек атала? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, сишәмбе. Сез ничек уйлыйсыз, атнаның бу көнен нинди төс белән билгеләргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Аны кызыл-сары түгәрәк белән билгелик. Ни өчен кызыл-сары төстәге түгәрәк белән билгелибез? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, салават күперендә кызылдан соң кызыл-сары төс килә, шуңа без атнаның икен-че көнен кызыл-сары төс - шул төстәге түгәрәк белән билгелибез. Менә ул. (Тәрбияче тактага кызыл-сары түгәрәк куя.) Сишәмбедән соң нин-ди көн килә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, чәршәмбе. Ул тәртип буенча ничәнче? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул - тәртип буенча өченче көн. Сез ничек уйлыйсыз, атнаның өченче көнен нинди төс белән билгеләргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Аңы сары түгәрәк белән билгелик. Ни өчен сары түгәрәк белән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, салават күперендә кызыл-сарыдан соң сары төс килә, шуңа күрә атнаның өченче көнен сары төс - сары төстәге түгәрәк белән билгели-без. Менә ул. (Тәрбияче тактага сары түгәрәк куя.) Чәршәмбедән соң тәртип буенча ничәнче көн килә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, дүртенче көн. Ул ничек атала? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул пәнҗешәмбе. Аны нинди төс белән билгеләргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Пәнҗешәмбене яшел түгәрәк белән билгелик. Ни өчен яшел төс белән билгелибез? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, салават күперендә сарыдан соң яшел төс килә, шуңа күрә без атнаның дүртенче көнен яшел төстәге түгәрәк белән билгелибез. Менә ул. (Тәрбияче такта-га яшел түгәрәк куя.) Киләсе көн тәртип буенча ничәнче? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бишенче. Бишенче атна көне ничек атала? (Ба-лаларның җаваплары.) Дөрес, җомга дип атала. Ничек уйлыйсыз, җомганы нинди төс белән билгеләргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Җомганы зәңгәр төстәге түгәрәк белән билгелик. Ни өчен зәңгәр төстәге түгәрәк белән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, салават күперендә яшел төстән соң зәңгәр төс килә, шуңа күрә без атнаның бишенче көнен зәңгәр төстәге түгәрәк белән билгелибез. Менә ул. (Тәрбияче тактага зәңгәр түгәрәк куя.) Атнаның чираттагы көнен кайсыгыз әйтер икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бу — шимбә. Ул атнаның ничәнче көне? (Балаларның җаваплары.) Ничек уйлыйсыз, шимбәне салаваткүперенең нинди төсе белән билгеләрбез? (Балаларның җаваплары.) Яхшы, аны күк түгәрәк белән билгеләрбез. Менә ул. (Тәрбияче такта-га күк төстәге түгәрәкне куя.) Ниһаять, атнаның соңгы көненә килеп җиттек, ул ничек атала? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, якшәмбе. Ул атнаның ничәнче көне? (Балаларның җаваплары.) Ул атнаның җиденче көне, аны шәмәхә түгәрәк белән билгелик. (Тәрбияче тактага шәмәхә төстәге түгәрәкне куя.) Әйдәгез, атна көннәрен тәртип буенча тагын бер мәртәбә кычкырып әйтеп чыгыгыз. Хәзер санагыз! Атнада барысы җиде көн. Кайсы көннәрдә безгә музыка, физкультура керә? Ә рәсем дәресе? Барашка Пин моделе шундый ошады, ул шунда ук шигырь чыгарды. Тыңлагыз һәм күнегүне минем арттан кабатлагыз.