Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Металлофонда уйнау» динамик паузасы.

Балалар, әйдәгез, Крошны тыңлыйк әле, ул ничек металлофондауйный икән? Бергә җырлап та алыйк. (Тәрбияче Крош белән бергә металлофон янына килә, чүкеч белән дүрт мәртәбә металлофон пластин-каларына суга һәм квадрат белән турыпочмаклык яклары турында «кечкенә баскычны өскә» җырлый - бер, ике, өч, дүрт - барысы дүрт як; «кечкенә баскычны аска» квадрат белән турыпочмаклыкның поч-маклары турында - бер, ике, өч, дүрт - барлыгы дүрт почмак. Балалар тәрбияче белән бергә җырлыйлар.) Афәрин, балалар!

4. «Шундый ук геометрик формада булган предметны табу» дидактик уены.

Балалар, Нюшаның сандыгында смешарикларда булган квадрат һәм турыпочмаклык формасындагы предметлар яшерелгән. Хәтерегезгә төшерегез һәм әйтегез әле, смешарикларда квадрат формасындагы нинди предметлар бар? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, көзге, кар-тиналар, сәгать, календарь, буяулар. (Тәрбияче сандыктан квадрат формасындагы предметлар төшерелгән рәсемнәрне ала һәм балаларга күрсәтә.) Турыпочмаклык формасындагы предметлар белән шул ук эш башкарыла. Уен ахырында балалардан әйләнә-тирәдәге турыпочмак-лык һәм квадрат формасындагы предметларны әйттерергә мөмкин.

5. «Кем дөрес бара, шул смешарикларны таба» дидактик уены.

Безнең кунагыбыз Нюша уйнарга, шаярырга ярата. Бүген ул качышлы уйнарга тели. Ул уенчыкларны яшергән һәм безгә аларны табарга тәкъдим итә. Барыгыз да Нюшага карап басыгыз әле. Уенчык-ларны табу өчен кайсы юнәлештә барырга һәм ничә адым атларга кирәклеген игътибар белән тыңлагыз. Әгәр Нюша әйткәннәрне төгәл үтәсәгез, сез аларны табарсыз. (Тәрбияче балаларны чакыра.) Алсу, алга таба алты адым атла, сулга борыл һәм дүрт адым атла — Совуньяны тап. Әмир, өч адым атла, башта сулга, аннары уңга борылһәм биш адым яса — Пинны тап. (Тәрбияче биш-алты баланы чакыра.) (Тәрбияче смешарик уенчыкларын өстәлгә бер рәткә тезеп куя. Балалар аларның санын һәм формасын, уенчыкларның аерым өлешләренеңформасын билгелиләр.)

6. Рефлексия.

Афәрин, балалар! Смешариклар һәм мин бик канәгать калдык. Сез бүген барыгыз да бик актив: барлык биремнәрне дә дөрес үтисез һәм сорауларга төгәл итеп җавап бирәсез. Әйтегез әле, сезнең үзегезгә кай-сы уен күбрәк ошады? Кич өйләрегезгә кайткач, бүген смешарикларбелән ничек итеп уйнавыгыз турында әниләрегезгә сөйләрсез.

Егерме икенче дәрес

Тема: «Предметларны үрнәк һәм әйтелгән сан буенча санау»

Программ эчтәлек:

1) балаларда төрле предметларның тигез санын күрү һәм аны сөй-ләмдә чагылдыру осталыгын формалаштыру: бишәр, алтышар предмет һ. б.; билгеле бер сандагы предметларны үрнәк һәм әйтелгән сан буенча санап чыгу осталыгын ныгыту; төрле предметларның тигез санын билгеләү өчен өстәмә (кушымта) алымыннан куллану, уң кул белән сулдан уңга таба хәрәкәт итеп, предметларны рәтләр буенча, берсе өстенә берсен урнаштыру;

2) күзләр координациясе хәрәкәтен, кулларның вак моторикасын, тавыш көчен һәм тембрын үстерү;

3) хезмәт сөючән һәм түземле булу омтылышын тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: Нюша һәм Копатыч уенчыклары; кызыл, сары, яшел төстәге өч түгәрәк; җыелма такта; умартачы, умарталар һәм бал кортлары ясалган рәсем; туп;

тарату материалы: өч буш буйлы (сызыклы) карточка. Өстәлдә умарталар, бал кортлары, чәчәкләрнең вак яссылыктагы рәсемнәре төшкән поднослар (һәр балага җидешәр данәдә).

Эшчәнлекнең барышы