Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

6. Рефлексия.

Балалар, бүгенге дәрестә нинди яңалык белдегез? Кайсы биремне яратып эшләдегез? Мин сезгә җитез, кызыксынучан, бердәм булганы-гыз өчен зур рәхмәт әйтәм.

Унберенче дәрес

Тема: «Тугыз санының барлыкка килүе. Предметлар санының алар арасындагы ераклыкка бәйле булмавы. Озынлык. Калынлык»

Программ эчтәлек:

1) балаларны тугыз санының барлыкка килүе һәм оешуы белән таныштыру, тугыз саны кысаларында санарга өйрәтү; предметлар санының алар арасындагы ераклыкка бәйле түгеллеген аңлату; предметларның биеклеге һәм калынлыгына карап аларны үзара чагыштыру; предметларны биеклеге һәм калынлыгы үсә (кими) бару; тәртибендә дөресләп тезәргә өйрәтү; чагыштыру төренә карап предметларны төрлечә урнаштыру мөмкинлеге барлыгын күрсәтү;

2) игътибарлылыкны, хәтерне, логик фикерләүне, күзаллауны үстерү;

3) мөстәкыйльлекне, тыңлый белү сыйфатын тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: Крош, Керпе, күбәләк корты (гусеница) уенчыклары; кызыл һәм зәңгәр түгәрәкләр тугызар данәдә; сары һәм күк төсендәге күбәләкләр дүртәр данәдә;

тарату материалы: һәр балада төрле озынлыктагы һәм калынлыктагы түгәрәк таякчыклар. Таякчыкларның озынлыклары — 4, 6, 8, 10, 12 см, ә диаметрлары - 5, 8, 14, 17, 22 см.

Эшчәнлекнең барышы

1. Сәламләшү.

Балалар, хәерле иртә! Тизрәк елмаегыз әле! Көнебез ямьле булсын! Күңелләр көлеп торсын! Мин сезгә яхшы кәеф телим!

2. «Смешариклар һәм күбәләк корты» дидактик күнегүе.

Крош һәм Керпе урманда җиләк җыйганнар. Балалар, әйтегез әле, урманда нинди җиләкләр үсә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, җир җиләге, каен җиләге, бөрлегән, кура җиләге, миләш һәм балан үсә. Сез бик күп җиләкләрне беләсез икән. Афәрин! Ә безнең дусларыбыз Крош һәм Керпе нинди җиләкләрне сайлаганнар соң? Менә Крош җир җиләген ярата, шуңа да ул аны җыярга булган, ә Керпегә бөрлегән ошый. Димәк, Керпе нинди җиләк җыйган инде? (Бөрлегән.) Дөрес! Балалар, безнең смешариклар җиләк җыйганнар да ял итәргә туктаганнар. Шулвакыт алар күбәләк кортын күреп ал-ганнар. (Тәрбияче яшел күбәләк кортын күрсәтә.) Күбәләк кортлары бик тә ашарга яраталар. Бу күбәләк корты яфраклар да, чәчәкләр дә, җиләкләр дә ашаган. Әмма аңа һаман әз булган. Смешариклар бу күбәләк кортына аптырап карап торганнар һәм аны җиләк белән сыйларга булганнар. Крош күбәләк кортына нинди җиләкләр биргән икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, җир җиләге. Алар нинди төстә була? (Балаларның җаваплары.) Ә Керпе нинди ядаләкләр биргән дип уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бөрлегән биргән, бөрлегәннәр нинди төстә була? (Балаларның җаваплары.) Әйе, куе зәңгәр төстә була шул. Балалар, әйдәгез, кызыл түгәрәкләрне - җир җиләге дип, ә зәңгәр түгәрәкләрне бөрлегәннәр дип уйлыйбыз. (Тәрбияче җыелма тактаның өске рәтенә сигез кызыл түгәрәк, ә аскы рәтенә җиде зәңгәр түгәрәк тезә.) Балалар, санап әйтегез әле, Крош күбәләк кортына ничә җир җиләге бирде икән? (Балаларның җаваплары.) Ә Керпе ничә бөрлегән биргән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, Крош сигез җир җиләге, ә Керпе ядаде бөрлегән биргән. Җиләкләрнең саннары турында нәрсә әйтә аласыз? Алар тигезме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, җир җиләге күбрәк, ә бөрлегәннәр әзрәк. Сигез саны җиде санына караганда зуррак. Ә кайсы сан кечерәк: сигезме әллә җидеме? (Балаларның җаваплары.) Әйе, җиде сигезгә караганда кечерәк. Җиләкләр саны тигезләшсен өчен нәрсә эшли алабыз? (Балаларның җаваплары.) Әйе, Керпе күбәләк кортына тагын бер бөрлегән бирсә, җиләкләр саны тигез булачак. (Тәрбияче җыелма тактага тагын бер зәңгәр түгәрәк өсти.) Менә аларның саннары үзара тигезләште. Ә Крош ул арада тагын бер җир җиләге тапкан. (Тагын бер кызыл түгәрәк өсти.) Алинә, минем яныма чыгып Крошның барлыгы ничә җиләк биргәнен санап әйт әле? Ә сез, балалар, үз эчегездән генә санагыз. Барлыгы тугыз җир җиләге булды. Балалар, уйлап әйтегез әле, ничек итеп тугыз җиләк барлыкка килде?(Балаларның җаваплары.) Дөрес, башта Крош күбәләк корты-на сигез җиләк бирде, ә бераздан ул тагын бер җиләк тапты, шуннан соң җир җиләкләренең саны тугыз булды. Сигезгә берне кушкач, ту-гыз була. Ә бөрлегәннәр ничәү, санап әйтегез әле? (Балаларның җа-ваплары.) Дөрес, бөрлегәннәр сигез. Кайсы сан зуррак: тугызмы әллә сигезме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, тугыз зуррак. Ә тугызның сигездән зуррак икәнлеген кайдан белдегез? (Балалар үз фикерләрен әйтәләр, сөйләм барышында «артык», «җитми» сүзләре кулланыла.)

Дөрес, Крошның җиләкләре күбрәк, чөнки анда бер җиләккә артыграк. Ә Керпенең бөрлегәннәре әзрәк, анда тагын бер бөрлегән җитми. Керпе белән Крошньщ җиләкләре тигез булсын иде инде Керпе дә шулай дип тели һәм бик тырышып тагын бер бөрлегән таба. Хәзер саныйк әле, Кер-пенең бөрлегәннәре ничәү булды? (Балаларның җаваплары.)Ничек тугыз бөрлегән булды инде? (Балаларнын җаваплары.) Дөрес, Керпе үзенең сигез бөрлегәне янына тагын берне табып куйды. Бөрлегәннәр һам җир җиләкләренең саны тигез булды. Хәзер күбәләк корты туйганчы ашар һам матур күбәләккә әйләнер.