Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Атна көннәре» динамик паузасы.

Дүшәмбе су коендым, (Йөзеп күрсәтәләр.)

Сишәмбе рәсем ясадым, (Рәсем ясап күрсәтәләр.)

Чәршәмбе озак итеп юындым, (Юынып күрсәтәләр.)

Пәнҗешәмбе футбол уйнадым, (Вер урында йөгерәләр.)

Җомга көнне сикердем, йөгердем, (Бер урында сикерәләр.)

Озак итеп биедем. (Бер урында әйләнәләр.)

Шимбәдә һәм якшәмбедә (Кулларны чәбәклиләр.)

Көннәр буе ял иттем. (Утыралар һәм йокыга

талалар.)

4. «Болын чәчәкләре» дидактик күнегүе.

Ниһаять, җомга һәм якшәмбе арасында урнашкан көн җитте. Ул көн ничек атала? Ул тәртип буенча ничәнче? Модельдә без аны нин-ди төс белән билгеләдек? Афәрин! Смешариклар иң яхшы киемнәрен киделәр. Шунда Нюшаның хәтеренә бер нәрсә килеп төште: «Кон-цертка чәчәксез ничек барырга?» Ул болынга йөгерде һәм болын чә-чәкләре җыеп, матур букет ясады. Сез нинди болын чәчәкләре бе-ләсез? (Балаларның җаваплары.) Ничек уйлыйсыз, Нюша нинди чәчәкләр җыйды икән? (Балаларның җаваплары.) Табышмакларның җавапларын табыгыз:

Болында сеңелләр яши, кара, бак:

Күзләре алтын, керфекләре ак. (Ромашкалар)

Болында йөрүчеләр

Аны тиз танып ала.

Күк төстәге бу чәчәк

... (Күкчәчәк) дип атала.

Дөрес. Ә болында тагын нинди чәчәкләр үсә? (Балаларның җа-ваплары.) Дөрес, кыңгыраулар, мәкләр, миләүшәләр һ. б. Балалар, сезнең өстәлләрдә Нюшаның букетыннан төшкән матур чәчәкләр һәм ике сызыклы карточка ята. Өске рәткә алты ромашка, ә аскысына күкчәчәкне куегыз. Күкчәчәк ромашкага караганда бергә кимрәк (күб-рәк) булсын. Бу биремне үтәгәннән соң, ике-өч бала һәр рәттә ничә чәчәк барлыгы, аларның ни өчен күбрәк (азрак) булуы турында сөйли, саннарны чагыштыра. Тәрбияче тагын ике шундый бирем бирә. Бала-лар биш һәм алты, алты һәм җиде саннарын чагыштыралар.Хәзер смешарикларда нәрсә бишәр, алтышар яки җидешәр булуынәйтегез,

б. «Кул чап» дидактик күнегүе.

Балалар, смешарикларга концерт вакытында артистларга кул ча-барга кирәклеген искә төшерик һәм үзебез дә кул чабып күрсәтик. Рәсемдә ничә смешарик ясалган? (Алты.) Кул чабулар бергә артык булсын өчен кулларны ничә мәртәбә чәбәкләргә кирәк? Ни өчен? Әйдәгез, барыбыз бергә җиде мәртәбә кулларны чәбәклик. Рәсемдә сурәтләнгән смешариклардан бергә кимрәк чәбәкләү булсын өчен, ни-чә мәртәбә кул чабарга кирәк? Ни өчен? Биш мәртәбә кулларыгызны чәбәкләгез.

6. «Танграм» дидактик күнегүе.

Концерт тәмамлангач, смешарикларга «Танграм» дип аталган уен бүләк иткәннәр. Алар геометрик фигуралардан Крошның силуэтын төзергә уйладылар. Алар куян сурәте ничек ясалганлыгын күрсәтеп бирүебезне үтенәләр. (Тәрбияче үрнәк фигура - куян силуэтын күрсәтә.) Үрнәк фигурага - куян силуэтына игътибар белән карагыз. Ул нинди кисәкләрдән төзелгән? (Балаларның җаваплары.) (Балалар үзләре дә үрнәккә карап ясыйлар һәм фигураны ничек төзүләре турында сөй-лиләр.) Сания, куян сурәтен ничек төзүең турында сөйләп кит әле. (Мин болай эшләдем: башын һәм колакларын - квадраттан һәм турыпочмаклыктан, гәүдәне ике зур өчпочмактан, аякларын уртача һәм кечкенә өчпочмактан ясадым.) Афәрин, балалар! Канәгать сме-шариклар өйләренә кайтып киттеләр.