Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Тасманы сайла» уен-күнегүе.

Балалар, буталчык килеп чыкмасын өчен, Нюша агачларга матур тасмалар элергә булды. Менә нинди матур тасмалар. Алар турында без нәрсә әйтә алабыз? (Балаларның җаваплары.) (Балаларны активлаш-тыру.) Дөрес, алар төрле төстә һәм төрле озынлыкта. Аларның озын-лыкларын ничек чагыштырып карап була? (Балаларның җаваплары.)' (Балаларны активлаштыру.) Балалар, тасмаларны иң озыныннан иң кыскасына кадәр ничек итеп урнаштырырга икән, моны ничек дөрес итеп башкарырга, әйдәгез, искә төшерик? (Балаларның җаваплары.) (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, бер тасма өстенә икенчесен куяр-га кирәк. Мәдинә, кайсы тасма иң озыны, моны син ничек белерсең? (Балаларның җаваплары.) (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, шәмәхә тасма иң озыны. Сез ал һәм шәмәхә тасмалар турында нәрсә әйтә ала-сыз? (Балаларны активлаштыру.) Чыннан да, шәмәхә тасма озынрак, ал тасма кыскарак. Ә ал һәм зәңгәр тасмаларның озынлыгы турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, ал төстәге тасма озынрак, ә зәңгәр төстәгесе кыскарак. (Балаларны активлаш-тыру.) Зәңгәр һәм сары тасмаларның озынлыгы турында нәрсә әйтә аласыз? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, зәңгәр тасма озынрак, ә сарысы кыскарак. Афәрин! Балалар, бу тасмаларның озынлыклары турында нәрсә әйтә аласыз? (Балаларның җаваплары.) (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, шәмәхә тасма иң озыны, ал тасма кыскарак, зәңгәре тагын да кыскарак, сарысы иң кыскасы. Балалар, безгә Нюша-га ярдәм итәргә кирәк. Ул агачларны бутамасын өчен, аларга тасмалар элергә кирәк. Дамир, иң озын тасманы иң биек агачка эл әле. Бала-лар, Дамир нәрсә эшләде? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, Дамир шәмәхә төстәге тасманы иң биек агачка — чыршыга элде. Афәрин! Равил, каенга нинди тасманы тагарга кирәк? Афәрин! Каенга ал төстәге тасманы тактык. Камилә, зәңгәр тасманы кайсы агачка эләбез? Афәрин! Аны имәнгә элдек. Азалия, сары тасманы иң тәбәнәк агачка эл әле. (Балаларны активлаштыру.) Азалия сары тасманы өрәңге агачына бик дөрес элде. Балалар, тасмалар күбрәкме, әллә агачлармы? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, аларның саны тигез, дүрт агач һәм дүрт тасма. (Балаларны активлаштыру.) Булдырдыгыз, чыннан да, һәр агачта берешәр тасма булды, артык тасмалар юк, тасмасыз агачлар дакалмады. (Балаларны активлаштыру.) Афәрин!

4. «Зарядка» динамик паузасы.

Сез бүген яхшы гына эшләдегез, мин бераз ял итәргә һәм смеша-риклар белән бергә зарядка ясарга тәкъдим итәм.

Бер-әйдә,чүгәләдек, (Чүгәләргә.)

Ике-сикереп алдык. (Сикерергә.)

Смешариклар уянгач, (Йодрыклар белән күзне уарга.)

Киерелергә ярата, (Сузылырга.)

Авыз ачып иснәргә, (Авызны кул белән каплап иснәргә.)

Койрык белән болгарга, (Билне як-якка хәрәкәтләндерергә.)

Аннан билне бөгәргә, (Алга бөгелергә.)

Бераз сикергәләргә. (Өскә таба җиңелчә генә сикерергә.)

Кемгә бу күнегү аз

Яңадан кабатласын.

4. «Совунья келәтендә тәртип урнаштырыйк» уен-күнегүе.

Балалар, смешарикларга урман аланында бик ошады, ә сезгә ошадымы? Алар урманга барулары турында Совуньяга сөйләргә булдылар, ләкин аның кәефе юк иде. Кемдер Совуньяның келәтен астын өскә китергән һәм әйберләрен бутап бетергән. Ул кирәкле әйберләрен таба алмый. Аңа тәртип урнаштырырга булышабызмы? (Әйе.) Балалар, Совунья төрле саннар әйтер, аларны истә калдырырга тырышыгыз. Со-вунья нинди сан әйтсә, сезгә шуның кадәр предметны җәеп салырга туры килер. Кәр киштәгә бертөрле предметларны куярга кирәк булыр. Ма-рат, Юля, Алмаз, һәр киштәгә бишәр предмет куегыз. Балалар, аларны берсе астына берсен төгәл итеп урнаштырырга кирәк. Марат, син ничә предмет алдың? (Биш.) аларны беренче киштәгә куй. Афәрин! Юля, ә син предметларыңны ничәнче киштәгә куйдың? (Икенче киштәгә.Щ Балалар, икенче киштәдә ничә предмет бар? (Биш.) (Балаларны ак-тивлаштыру.) Алмаз, син ничә предмет алдың? (Бишне.) Балалар, предметларны ничәнче киштәгә куярга кирәк? (Өченче киштәгә.) (Ба-лаларны активлаштыру.) Балалар, киштәдәге предметларның саны турында нәрсә әйтә аласыз? (Балаларның җаваплары.) (Балаларны ак-тивлаштыру.) Афәрин! Кәр киштәдә предметлар тигез санда урнашты-рылган. (Балаларга шундый ук бирем бирелә, алар өчтән алып сигезгә кадәр предметны киштәләргә тезеп чыга.) Афәрин, төрле зурлыкта-гы предметларны тигез санда алырга һәм дүртешәр, бишешәр, алты-шар, җидешәр, сигезәр итеп киштәләргә куеп чыгарга мөмкин икән.