Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

2. Динамик пауза.

Хәзер барыбыз да бергәләп «Игътибарлы бул!» дигән уен уйнап алыйк. Минем биремнәрне төгәл үтәгез. Уңга борылдык. Сул кул-ларны өскә күтәрдек. Уң кулны алга суздык, сул кул белән билгә таяндык. Уң кул белән сул колакка тотындык. Сул кулны уң тезгә куйдык. Сул аякның тезе белән белән уң колакка, уң аякныкы белән сул колакка тидек. Афәрин! Барыгыз да бик тырыштыгыз һәм игътибарлы булдыгыз!

3. «Нюша табын әзерли» дидактик күнегүе.

Нюша матур эскәтер сатып алды да өстәл әзерли башлады. Бик ма-тур бәйрәмчә табын булды бу! Сезнең алда кәгазь битләре һәм геомет-рик фигуралар салынган пеналлар бар. Әйдәгез, савыт-саба урынына геометрик фигураларны кулланып, үзебезнең бәйрәм табынын әзерлик. Мине бик игътибар белән тыңлагыз һәм кайсы фигураны кая урнаш-тырырга кирәклеген аңлап, биремне үтәгез. Уң кулыгызның атсыз бармагы белән кәгазьнең өске кырыен, аннары аскы кырыен йөртеп чыгыгыз. (Балалар күрсәтәләр.) Өске сул почмак һәм аскы сул почмак-ны табыгыз, миңа күрсәтегез. (Балалар күрсәтәләр.) Өске уң почмак һәм аскы уң почмакларны да табып миңа күрсәтегез әле. (Балалар күрсәтәләр.) Афәрин! Балалар, Нюша өстәлнең сул кырыена рәттән дүрт түгәрәк тәлинкә урнаштырды. Алда әйткәнемчә, без савыт-саба урынына геометрик фигураларны кулланачакбыз. Уйлап карагыз әле, тәлинкәләр урынына кайсы геометрик фигураларны алырбыз икән?(Түгәрәкләр.) Дөрес, дүрт түгәрәкне кәгазьнең сул кырыена тезеп чыгыгыз. Ә Нюша биш овал тәлинкәне өстәлнең уң ягына тезеп чыккан. Ничек уйлыйсыз, кәгазьнең уң як ягына нинди геометрик фигураларны урнаштырырбыз? (Оваллар.) Дөрес, оваллар. Биш овалны алып кәгазьнең уң як кырыена тезеп чыгыгыз. Игътибарлы булып эшләгез. Мин әйткән геометрик фигураларны дөрес тезәсезме-юкмы, шуны тикшереп чыгыгыз. Янәшәгездә утырган иптәшләрегезнең ничек эшләвенә дә игътибар итәргә онытмагыз. Алар хата ясаган икән, төзәтергә ярдәм итегез. Савыт-саба белән эшләгәндә сак булырга кирәклеген онытмагыз! Хәзер биш квадратны аскы сул як почмакка урнаштырыгыз. (Балалар биремне үтиләр.) Балалар, Нюша квадрат фигураларга охшаган нинди савыт-сабаны кулланды икән? (Балаларның җаваплары.) Хәзер ике өчпочмакны өске уң почмакка урнаштырыгыз. (Балалар биремне үтиләр.) Нинди савыт-саба өчпочмак формасында була ала? (Ваза, тәлинкәләр у кайнашма савытлары һ. б.) Балалар, Нюшаның өстәлендә нинди савыт-саба торуы турында миңа да сөйләп күрсәтегез әле. (Балалар сөйлиләр.) Рәхмәт, бу биремне сез бик әйбәт үтәдегез. Нюшаның өстәле дә, сезнең эшләрегез дә бик пөхтә һәм матур килепчыкты.

4. Рефлексия.

Балалар, бүген Нюшага кемнәр кунакка килде әле? Сез нинди яңа эшләргә өйрәндегез? Күбрәк нәрсә ошады? (Балаларны активлашты-ру.) Мин сезнең белән бик горурланам. Бер-берегезгә карап рәхмәтәйтегез әле. Мин дә сезгә рәхмәт әйтәм!

Егерменче дәрес

Тема: «Квадрат һәм турыпочмаклык. Кәгазь бите яссылыгындаориентлашу. Предметларны капшап санау»

Программ эчтәлек:

1) квадрат һәм турыпочмаклыкны аеру осталыгын формалаштыру, аларның охшашлыгын һәм аермалы якларын табарга өйрәтү: икесенең дә дүрт ягы һәм дүрт почмагы бар; якларының озынлыкларын күрсәтү (квадратның яклары үзара тигез, турыпочмаклыкның капма-каршы яклары гына үзара тигез), кәгазь яссылыгында күнегүләр ясау. Кә-газьнең сул, уң һәм өстәге, астагы почмакларын, шулай ук сул, уң, өс һәм ас якларын табарга өйрәтү. Предметларны капшап карап санау күнегүләрен үтәү. Биремне истә калдыру, аны кабатларга өйрәтү. Нә-тиҗәләрне үрнәк белән чагыштыру, ябыштыру күнекмәләрен ныгыту;

2) балаларның аңында форма һәм пространство турындагы кү-заллауларны, реакция тизлеген үстерү. Бирелгән биремне беренчө тапкырдан ук ишетү һәм аңлау сыйфатын тәрбияләү;

3) пөхтә булу серләренә төшендерү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: җыелма такта, уенчык Пин, картоннан, кәгазьдән һәм пластмассадан ясалган төрле зурлыктагы өч өчпочмак; җепкә тезелгән биш кар бөртеге, тишекле такталар (алты һәмсигез тишек);

тарату материалы: һәр балага турыпочмаклык һәм квадрат, динамик паузада куллану өчен һәр балага икешәр кар бөртеге, зәңгәр төстәге өч боз кисәге, овал формасындагы биш кызыл боз кисәге, өчпочмак формасындагы дүрт сары боз кисәкләре, кәгазь битләре, һәрбалага берәр кар бөртеге, клейстер, кисточкалар, салфеткалар.

Эшчәнлекнең барышы