Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. Динамик пауза. Сулыш гимнастикасы.

Бүген без сезнең белән сулыш гимнастикасы формасындагы кы-зыклы физкультминут үткәрербез. Аның ничек буласын беләсегез киләме? Килсә, мине игътибар белән тыңлагыз! Әйдәгез, түгәрәк ясап басыгыз. Хәзер сез бер-берегезгә тиз генә тупны ыргытырга һәм бердән җидегә кадәр санарга, шул ук вакытта һәр әйтелгән сан саен тавыш көчен арттырырга тиешсез. Димәк, башладык! (Балалар биремне үти-ләр.) Ә хәзер биремне кирегә үтәргә тәкъдим итәм. Бердән җидегә кадәр саныйбыз һәм тавышны һәр әйткән сан саен түбәнәйтәбез.

Моннан соң тавышның тембрын арттыру һәм түбәнәйтү буенча шундый ук бирем башкаралар. Тәрбияче балаларга тавыш тембрының әһәмиятен аңлата. Тавыш тембры буенча күрмичә дә кешеләрне ае-рырга мөмкин. Әңгәмәдәшеңнең тавышы күңелгә хуш килерлек, матур тембрлы булса, аның белән элемтә урнаштыруы шактый җиңел. Шулай итеп без сезнең белән тавышыбыз белән идарә итәргә өйрәнербез.

4. «Умарталар һәм бал кортлары» дидактик күнегүе.

Балалар, бүген без билгеле бер сандагы предметларны үрнәк һәмәйтелгән сан буенча исәпләрбез. Копатыч умартачылык белән шөгыль-ләнергә уйлады. Сез ничек уйлыйсыз, умартачылык белән шөгыльләнү өчен аңа нәрсә кирәк булачак? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, мо-ның өчен ул умарталар һәм корт күче алды. (Тәрбияче умарта һәм бал кортлары сурәтләнгән рәсемне күрсәтә.) Бүген сез, Копатыч кебек, умартачылар булырсыз. Балалар, сезнең өстәлләрдә сызыклы карточ-калар ята, ә подносларда - умарта һәм бал кортларының яссылык-тагы рәсемнәре. Сызыклы карточкаларны алдыгызга куегыз. Бер ку-лыгызда ничә бармак булса, шуның кадәр умарта санагыз һәм аны карточканың өске сызыгына урнаштырыгыз. Сез нәрсә эшләдегез? Ничә умарта санадыгыз? Ни өчен шуның кадәр умарта санадыгыз? (Балаларның җаваплары.) Умарталар — бал кортларының өе. Хәзер өстәге сызыкта урнашкан умарталарга караганда бергә артыграк итеп бал кортын санагыз һәм карточканың уртадагы сызыгына куегыз. Сезнәрсә эшләдегез? Сез ничә бал корты санадыгыз? Ни өчен шуның кадәр бал корты санадыгыз? (Балаларның җаваплары.) Бал кортлары матур,хуш исле чәчәкләргә куналар һәм нектар эчәләр. Нектарны җыеп, алар өйләренә — умарталарга кайталар һәм искиткеч тәмле, файдалы бал әзерлиләр. Бал кортлары бик хезмәт сөючән. Алар көн буе, зур араларны очып үтеп, бал җыялар. Хәзер уртадагы сызыкта урнашкан бал кортлары санына караганда бергә күбрәк итеп чәчәкләрне санагыз һәм карточканың аскы сызыгына куегыз. Сез нәрсә эшләдегез? Ничә чәчәк санадыгыз? Ни өчен шулкадәр чәчәк санадыгыз? (Балаларның җаваплары.) Балалар, сез карточкаларыгызга ничәшәр умарта, бал корты һәм чәчәк куйдыгыз? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, афәрин! Балалар, сез барыгыз да булдыклылар икән!

5. Рефлексия.

Мин сезнең белән бик канәгать, сез бик башлылар! Сез бүген бал кортлары кебек тырыштыгыз, сезнең нәтиҗәгез бар. Һәрвакыт хезмәт сөючән һәм түземле кеше генә күп тапкырга артык юмартлык беләнбүләкләнә.

Егерме өченче дәрес

Тема: «Предметларны озынлык һәм биеклек буенча чагышгтыру»

Программ эчтәлек:

1) төрле предметларның тигез санда икәнен һәм аны сөйләмдә ча-гылдыру осталыгын ныгыту; санарга тиешле предметларның санын хәтердә калдырырга өйрәтү; тигез — күбрәк — азрак алымы белән куллануны ныгыту; предметларны өч рәткә, берсе астына берсен тигез итеп кую; төрле озынлыктагы һәм биеклектәге предметларны чагыштырыр-га һәм төрле төрдәге зурлыклар арасында бәйләнеш урнаштырырга өйрәтү; «иң озын», «иң кыска», «озынрак», «кыскарак», «биегрәк», «тәбәнәгрәк» сүзләрен һәм гыйбарәләрен кертеп, балаларның сүзлек составын активлаштыру;

2) игътибарны, сөйләмне, фикер йөртеп чагыштыруны һәм анализ-ны, иҗади сәләтне үстерү;

3) дәресне ярату, табигатькә сак мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: смешарикларның уенчыклары, төрле би-еклектәге дүрт агачның контур рәсемнәре: иң биеге чыршы, аннан тәбәнәгрәге каен, тагын да тәбәнәгрәге имән, иң тәбәнәге өрәңге; төрле төстәге һәм терле озынлыктагы дүрт тасма: шәмәхә төстәге тасма -иң озыны, ал төстәгесе — кыскарагы, зәңгәре — тагын да кыскарагы, сарысы — иң кыскасы; магнитофон, фонограммалар.

тарату материалы: өч буш сызыклы карточкалар. Өстәлләр-дә һәр балага унар данә итеп подноска салынган өч төрле уенчык (күркәләр, гөмбәләр, чикләвекләр).

Эшчәнлек барышы

1. Көнне каршылау мизгеле.(Фонограммада «Улыбка» җыры яңгырый.)

Хәерле көн, балалар! Бүген нинди көн? Караңгы, болытлы, моңсумы яки якты, кояшлы, күңеллеме? Ә сезнең кәефләр ничек? (Ба-лаларның җаваплары.) Ә сез кәеф яхшырсын, күңелдә җылы һәм тыныч булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген беләсезме? Әлбәттә, елмаерга кирәк. Мин елмаюымны сезнең белән бүлешергә телим. Мин сезгә елмаюымны бүләк итәм. Мин сезне яратам. Сезнең елмаюлары-гыз шундый кояшлы, нурлы, аларга карап, көн тагын да яктыра, җан җылына. Елмаю белән янәшәгездәге иптәшләрегезне сөендерегез. Бер-берегезгә карап елмаегыз. Бер-берегезне кочаклагыз. Афәрин!