Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

6. Рефлексия.

Кайсыгызга бәлеш бүлү ошады? Кемгә карлыганлы бәлешне бүлү ошады? Ә җиләкле бәлешне бүлү кайсыгызга ошады? Сез тәмле бәлеш-ләр яратасызмы? (Эш ахырында балалар төркемнең төрле өлешләрендә урнашкан төрле рәсем төшерелгән дүрт сурәт табалар. Кояшкай: «Мин тырышып эшләдем һәм минем барысы да барып чыкты!» Болытлы Кояшкай: «Мин тырышып эшләдем, ләкин минем барысы да барып чыкмады!» Куянкай: «Мин бик тиз эшләдем, һәм минем барысы да барып чыкмады!» Ташбака: «Мин эшемне бик әкрен башкардым!» (Әлеге рәсемнәр ярдәмендә балалар үзләрен бәялиләр.)

Утызынчы дәрес

Тема: «Тәртип буенча җидегә кадәр санау. Санның берәмлек-ләрдән торган составы (биш саны)

Программ эчтәлек:

1) тәртип саннарының мәгънәсен ачу һәм җидегә кадәр тәртип бу¬енча санауның күнекмәләрен бирү; башка предметлар арасында пред-метның тәртип урынын билгеләгәндә санау юнәлешенең әһәмиятен күрсәтү; санның берәмлекләрдән торган составы турында биш санынакадәр булган күзаллауны үстерүне дәвам итү;

2) танып белүнең сенсор һәм логик ысулларын үстерү: тәртипкәсалу, синтез, анализ, абстрактлаштыру, диалогик сөйләм, музыкальишетү сәләте;

3) бер-береңә игътибарлы мөнәсәбәт, хөрмәт, эстетик зәвык тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: смешарикларның фигуралары; Лосяш;салават күпере ясалган рәсем; металлофон; чәчәкле ваза;

тарату материалы: ак һәм төрле төстәге (кызыл, кызыл-сары, сары, яшел, зәңгәр, күк, шәмәхә) кәгазь салфеткалар салынган под-нослар, Кюизенер таякчыклары.

Эшчәнлек барышы

1. Көнне каршылау мизгеле.

Ә. Рәшит сүзләренә Л. Батыр-Болгари музыка язган «Кояшлы ил»җыры яңгырый. (Балалар җырлыйлар һәм бииләр.)

Кояшлы ил — безнең ил,

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә Кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

Һавасы да, җиле дә,

Салават күпере дә,

Яңгыры да, кары да —

Безгә якын бары да.

Сандугачлы урманы,

Ашлык тулы кырлары,

Бөтен җирдә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

2. «Салават күпере төсләре» дидактик күнегүе.

Балалар, яңгырдан соң болытлар арасыннан кояш баш калкыт-кач, күк йөзендә якты, тантаналы салават күпере чыга. Ул кояшка капма-каршы яктан күренә. Кояшка карап бассаң, аны күреп булмый. Смешариклар моның барысын да беләләр, салават күперен игътибар белән күзәтәләр, аның төсләрен әйтәләр һәм саныйлар. Балалар, менә бу рәсемгә игътибар белән карагыз әле. (Тәрбияче тактага салават күпере рәсемен куя.) Монда нәрсә сурәтләнгән? (Салават күпере.) Са-лават күперен игътибар белән карагыз әле. Ул нинди төсләрдән тора? (Кызыл, кызыл-сары, сары, яшел, зәңгәр, күк, шәмәхә.) (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, афәрин! Сез салават күпере төсләрен яхшы беләсез. Санап карагыз әле, салават күперендә барысы ничә төс? (Җиде төс.) Кызыл төс тәртип буенча ничәнче? (Беренче.) Ә кызыл-сары төс ничәнче? (Икенче.) Кызыл-сары дан соң нинди төс килә? (Сары.)Сары төс ничәнче? (Өченче.) Яшел төс ничәнче? (Дүртенче.) Яшел һәм күк төсләр арасында нинди төс урнашкан? (Зәңгәр.) Ул ничәнче? (Бишенче.) Күк төс тәртип буенча ничәнче? (Алтынчы.) Ә шәмәхә төс? (Җиденче.) Барлыгы ничә төс? (Җиде.) Салават күперендә җиде төс бар дигәнне башкача ничек әйтеп була? (Җиде төсле салават күпере.) (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, киң елга өстендә җиде төсле салават күпере сузылган, дип әйтергә мөмкин. Балалар, ә са-лават күперенең очы кая киткән? (Балаларның җаваплары.) Элекке заманнарда кешеләр салават күперенең бер очы җиргә кереп китә, кем дә кем шул урынга барып җитә, шул бер чүлмәк алтын казып ала дип ышанганнар. Афәрин! Салават күпере төсләрен сез барыгыз да беләсез һәм аларны тәртип буенча дөрес итеп әйтәсез.