Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

6. Рефлексия.

Балалар, сезгә нәрсә күбрәк ошады? Без барлык биремнәрне дә үти алдыкмы? Ни өчен барысы да барып чыкты? Кайсы биремнәр авыр то-елды? Кайсыларын бик җиңел башкардыгыз? Сез барыгыз да булдыр-дыгыз! Смешарикларга сезнең игътибарлы булуыгыз, уйлавыгыз, искәтөшерүегез һәм фикер йөртүегез ошады. Шуңа күрә без агачларның би-еклеген, тасмаларның озынлыгын дөрес белә, Совуньяның әйберләрен киштәләргә төгәл итеп куя алдык.

Егерме дүртенче дәрес

Тема: «Төрле предметларның тигез санын исәпләү. Төрлечә ур-наштырылган предметларны санау. Предметларны капшап санау»

Программ эчтәлек:

1) төрле предметларның тигез санын күрү, предметларны уң кул белән сулдан уңга дөрес итеп санау һәм берсе астына берсен төгәл итеп урнаштыру, төркемнәрдәге предметларның тигез санын сөйләмдә ча-гылдыру осталыгын ныгыту; төрлечә урнаштырылган предметларны санау күнекмәләрен ныгыту; предметларны капшап санарга күнектерү;

2) сөйләмне, игътибарны, күзаллауны, танып белүнең сенсор һәм логик ысулларын үстерү;

3) дәрескә кызыксыну, бер-береңне сөендерү теләге тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: смешарик Нюша; өч поднос; конфетлар; сан фигуралары төшкән карточкалар; тылсымлы капчык; ун данә конфет;

тарату материалы: төрле озынлыктагы, бертөрле киңлектә-ге кәгазь кисәкләре; унар данә җиләк модельләре (карлыган, кураҗиләге, каен җиләге).

Эшчәнлек барышы

1. Көнне каршылау мизгеле.

Балалар, мин сезне күрүемә бик шатмын. Бүген сез шундый шат, көр күңелле, һәркем дустына елмая. Мин сезне шатлык түгәрәгенә ча-кырам. Әйдәгез, кулга-кул тотынышык та бер-беребезне матур сүзләрбелән сәламлик:

Дөньяда яшәү рәхәт! (Куллар як-якка җәелә һәм өскә

күтәрелә.)

Дус булуы күңелле! (Куллар белән күрешәләр.)

Дусларың булу бик шәп! (Кулга-кул тотынышып әйләнәләр.)

Минем булу да бәхет! (Куллары белән үзләрен кочаклыйлар.)

2. «Нюшаның конфетлары» күнегүе.

Балалар, бүген бездә бәйрәм! Тәмлетамаклар көне! Әйтегез әле, сез баллы ашарга яратасызмы? (Балаларның җаваплары.) Бүген безгә кунакка кызыклы кунак килде. Аның исемен табышмакның җавабын тапкач белерсез:

Үзе матур, үзе чибәр,

Чын йолдыз инде менә...

Хәтта күктәге йолдызлар

Керә аның төшенә. (Нюша)

Дөрес, балалар! Бүген безнең бәйрәмгә Нюша килде! Сез беләсезме, Нюша баллы ашарга ярата, шуңа бәйрәмгә үзе яраткан конфетларны алып килде! Нюша белән уйнасак, ул конфетларын безгә бирәчәк. Уйныйбызмы, балалар? Без тагын бер мәртәбә төрле предметларның тигезлеген карап китәрбез. Балалар, карагыз әле, сезнең алда өч поднос, һәр подноста тәмле конфетлар ята. Бәйрәм алдыннан мин Ню-шага подноста ничә конфет булса, шуның кадәр түгәрәк һәм карточ-калар куюын үтендем. Карагыз һәм әйтегез әле, Нюша биремне дөрес үтәгәнме? (Балаларның җаваплары.) (Балаларны активлаштыру.) Ба-лалар, әйдәгез, барыбыз да бергә Нюшага булышыйк! Дамир, һәр подноска туры килердәй карточканы сайла һәм аларны дөрес итеп куй. Балалар, Дамир биремне дөрес үтәдеме? (Балаларның җаваплары.) Лилия, өстәл янына кил әле, беренче подноста ничә конфет булуын сана. (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, беренче подноста биш конфет. Дөрес, Лилия, афәрин! Әйт әле, беренче подноска Дамир карточ-каны дөрес сайлаганмы? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, подноста биш конфет, ә карточкада биш түгәрәк. Конфетлар һәм түгәрәкләр саны тигез, алар бишәр данәдә. (Тәрбияче алты саны белән дә шундый ук бирем эшләтә.) Балалар, ә хәзер барыбыз да бергә өченче поднос-тагы конфетлар санын исәплик. (Өченче подностагы конфетлар са-нын барысы да бергә саныйлар.) Өченче подноста ничә конфет бар? (Балаларны активлаштыру.) Мәрьям, подностагы конфетлар саны бе-лән түгәрәкләр саны туры килгән карточканы тап әле. (Бала биремне үти.) Балалар, карагыз әле, Мәрьям карточканы дөрес санадымы? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, подноста җиде конфет, карточкада җиде түгәрәк. Конфетлар һәм түгәрәкләр саны тигез, алар җидешәр. Балалар, сез Нюшага биремне дөрес итеп үтәргә булыштыгыз, сез ба-рыгыз да уңганнар. Карагыз әле, беренче подноста биш конфет һәм карточкада биш түгәрәк, аларның саны тигез - бишәр. Икенче поднос-та алты конфет, карточкада алты түгәрәк. Конфетлар һәм түгәрәкләр саны тигез, алар алтышар. Җиденче подноста да шул ук хәл: җиде конфет һәм карточкада җиде түгәрәк. Аларның да саны тигез. Афәрин! Нюша сезгә барыгызга да ярдәм итүегез өчен рәхмәт әйтә һәм тәмле конфетларын бүләк итә. Аларны сез дәрес беткәч суырырсыз.