Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

1. Сәламләшү. «Гаҗәеп куллар».

Балалар, кулларыгызга карагыз әле. Малайларның куллары көч-ле һәм зур, кызларныкы нәфис һәм матур. Без кулларыбызны бик тә яратабыз. Алар белән дустыңны кочаклап алырга, егылса торгызыр-га, кошларга җим сибәргә, әниләргә өстәл әзерләшергә була. Айрат, син үз кулларыңны ни өчен яратасың? Кәримә, ә син кулларыңны яратасыңмы? Кулларыгызны бик тә яратырга, кадерләргә, аларны һәрвакыт чисталыкта тотарга кирәк. (Музыка фонында тәрбияче ши-гырь укый.)

Менә куллар-кулларыбыз:

Бер кул, ике кулыбыз!

Менә уң уч төбе,

Менә сул уч төбе...

Куллар һәркемгә кирәк,

Чын көчле куллар,

Сугыша алмас алар.

Игелекле куллар,

Эт-песине дә сыйпар.

Акыллы куллар матур рәсемнәр ясар,

Ә сизгерләре дуслыкны аңлар.

Кырыегызда басып торган иптәшегезнең кулыннан тотыгыз да аның кул җылысын тоеп карагыз әле. Алар сезнең киң күңелле ярдәмчеләрегез булыр.

2. «Нюша — кайгыртучан хуҗабикә» дидактик уены.

Нюша — яхшы хуҗабикә, ул үз бакчасыннан җыеп алынган яшел-чәләрне тозларга уйлады. Сез ничек уйлыйсыз, ул нәрсә тозламакчы була? (Балаларның җаваплары.) Нюшаның кайсы яшелчәләре яхшы уңыш биргәнен табышмакларның җавапларын тапкач белерсез.

Мин озын һәм яшел, тозлы килеш тә тәмле,

Чи килеш тә тәмле мин. Кем соң мин? (Кыяр)

Бакчадагы түтәлдә

Табышмаклар үскәннәр,

Сусыллар һәм бик зурлар,

Шушындый түгәрәкләр.

Җәй көне яшел төстә,

Көз көне кызыл төстә. (Помидор)

Алар сары, яшел, кызыл –

Төрле төстә була ала.

Көйдергеч тә, сөйдергеч тә –

Кем исемен белә ала? (Борыч)

Дөрес, кыярлар, помидорлар һәм борычлар уңган. Нюша аларны яхшылап юган һәм барысын бергә банкаларга тутыра башлаган. Ба-лалар, җыелма такта түгәрәкләр бергә аралаштырып бирелгән. Алар Нюша әзерләгән яшелчәләрнең санын белдерә. (Тәрбияче җыелма так-тада яшел төстәге биш түгәрәк (кыярлар), кызыл төстәге биш түгәрәк (помидорлар), сары төстәге биш түгәрәк (борычлар) күрсәтә.) Балалар, яшел (кызыл, сары) түгәрәкләр нинди яшелчәне күрсәтә? (Балаларны активлаштыру.) Сез дөрес уйлыйсыз. Яшел түгәрәкләр — кыярлар, кызыллары - помидорлар, сарылары - борычлар. Уйлап әйтегез әле, Нюша банкаларга ничәшәр помидор, кыяр һәм борыч салырга теләде? (Балаларның җаваплары.) Нюша банкаларга биш борыч, биш помидор, биш кыяр, димәк, һәрберсен бишәрне салырга теләде. Помидор, кыяр һәм борычларның бертигез булуын тагын да тизрәк күрер өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Алсу, түгәрәкләрне берсе өстендә берсе булырлык итеп өч рәткә җәеп сал. Яшел, кызыл, сары түгәрәкләрнең сан ягыннан тигез булуы яхшы итеп күренеп торсын. Дөрес, Алсу, афәрин! Балалар, түгәрәкләрнең саны турында нәрсәәйтергә була? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, төрле төстәге түгәрәкләр бишәр-бишәр — биш кызыл, биш сары һәм биш яшел түгәрәк, димәк, борыч, помидор һәм кыярларның саны тигез - алар да бишәр-бишәр. Сан турында тагын башкача ничек әйтергә мөмкин? (Балаларны ак-тивлаштыру.) Дөрес, биш борыч, биш помидор, биш кыяр. Помидор һәм кыярлар ничәшәр булса, борычлар да шулкадәр. Балалар, сез күрәсезме, Нюша банкаларга бишәр борыч, помидор һәм кыяр салган. Ул аларны өч рәткә бүлеп салган: беренче рәт — помидорлар, икенче рәт — кыярлар, өченче рәт — борычлар. Балалар, бер банкада кыяр-лар, помидорлар һәм борычлар булганда тозланган яшелчәләр банкасы ничек атала? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, балалар, мондый тозланган яшелчәләр банкасы ассорти дип атала. Шулай итеп, Нюша яшелчәләрне тозлады һәм банканы базга төшереп куйды. Нюша — кайгыртучан хуҗабикә. Кыш җиткәч, үзе тозлаган яшелчәләр белән безне сыйларга вәгъдә бирде.