Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Ташчыклар һәм кабырчыклар» дидактик уены (тарату материалы белән эш).

Балалар, Нюша аквариумны бизәү өчен зоокибеттән төсле ташчыклар һәм кабырчыклар сатып алган. Ул аларны җәеп салырга һәм санарга тәкъдим итә. Әйдәгез, шулай сөйләшик: без ташлар урыны-на турыпочмаклыклар, кабырчыклар урынына өчпочмаклар алыйк. Карточканың өске сызыгына сигез турыпочмаклык, аскысына тугыз өчпочмак куябыз. (Бер балага турыпочмаклыкларны, икенчесенә өчпочмакларны кычкырып санарга кушыла. Башка балалар шул ук вакытта үз предметларын эчтән генә саныйлар.) Турыпочмаклыклар күбрәкме, әллә өчпочмаклармы? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, өчпочмаклар күбрәк. Алар ничәү? (Балаларның җаваплары.) Тугыз өчпочмак. Ә турыпочмаклыкларның саны турында нәрсә әйтә аласыз? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, турыпочмаклыклар өчпочмакларга караганда азрак. Турыпочмаклыклар ничәү? (Балаларның җаваплары.) Уйлап карагыз: сигез саны зурракмы, әллә тугызмы? (Балаларның җаваплары.) Кайсы сан кечерәк: сигезме, әллә тугызмы? Тугыз са-нының сигездән зуррак икәнен ничек белдегез? (Балалар үзләренең фикерләрен «артык», «җитми» кебек сүзләрне кулланып раслый-лар.) Дөрес, балалар, өчпочмаклар күбрәк, чөнки бер өчпочмак ар-тык. Турыпочмаклыклар азрак, чөнки бер турыпочмаклык җитми. Фигураларның саны тигезләшсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Бала-лар үзләренең теләкләре буенча фигураларның санын тигезлиләр. Йә сигез, йә тугыз.) Хәзер өчпочмаклар һәм турыпочмаклыклар саны турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Балаларның җаваплары.) Нюша бик матур гади елга ташлары сатып алган һәм аквариумын бизәгән. Ял итәргә вакыт җитте.

4. «Шаян балык» динамик паузасы.

Балалар, алтын балык сезнең белән уйнарга тели. Менә ул. (Тәрбияче уенчыкны күрсәтә.) Ул ничә мәртәбә койрыгын селкетсә, сез дә шуның кадәр кул чабыгыз. (Тәрбияче куллары белән балык кой-рыгын салмак кына хәрәкәтләндерә.) (Балалар кул чабалар.) Сез ничә мәртәбә кул чаптыгыз һәм ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Хәзер балык койрык болгаганга караганда бер тапкыр артыграк итеп кул чабыгыз. (Балалар биремне үтиләр.) Сез ничә мәртәбә кул чаптыгыз һәм ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Хәзер балык койрык болга-ганга караганда бер тапкыр кимрәк итеп кул чабыгыз. (Балалар би-ремне үтиләр.) Ничә мәртәбә кул чаптыгыз һәм ни өчен? (Балаларның җаваплары.)

5. «Биек — тәбәнәк, киң — тар банкалар» дидактик күнегүе.

Балалар, балыкларның чиста суда йөзәргә яратканын Лосяш энциклопедиядән укып белгән. Шуның өчен смешариклар дүрт пыяла банка әзерләгәннәр. Алар аны ни өчен әзерләгәннәр? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, су салырга һәм аны тондырыр өчен. Смешарик-лар сезне минилабораторнягә чакыралар. Балалар, савытлар цилиндр формасында, шуңа мин алар урынына пыяла банка алдым. Смешариклар дүрт банка алганнар. (Тәрбияче өстәлгә төрле зурлыктагы дүрт банка куя.) Игътибар белән карагыз һәм банкаларның нәрсә белән аерылганлыгын әйтегез. (Балаларның җаваплары.) Бан-каларның зурлыгы турында нәрсә әйтеп була? (Балаларның җавап-лары.) Дөрес, банкалар төрле зурлыкта. Иң биек һәм иң тәбәнәк бан-каны күрсәтегез әле. (Тәрбияче бер баланы чакырып чыгара һәм ул күрсәтеп бирә.) (Балаларны активлаштыру.) Хәзер иң киң һәм иң тар банканы күрсәтегез. (Икенче бала чыга.) Банкаларны иң тәбәнәгеннән башлап иң биегенә кадәр тезеп күрсәтегез. Аларны биеклекләре кимү тәртибендә санап чыгыгыз. (Биек, тәбәнәгрәк, тагын да тәбәнәгрәк, иң тәбәнәк.) (Балаларны активлаштыру.) (Тәрбияче банкаларның урыннарын алыштыра.) Балалар, хәзер аларны иң киңеннән башлап иң тарына кадәр бер рәткә тезәргә кирәк. (Тәрбияче банкаларны төпләре белән балаларга карата.) Балалар, банкаларның нинди тәртиптә урнашуларын сөйләп бирегез әле. (Иң киң, бераз таррак, тагын да таррак, иң тар.) (Тәрбияче банкаларның урыннарын алыштырмыйча гына аларны бастырып куя.) Хәзер иң биек (тәбәнәк) банка кайда? (Балаларның җаваплары.)