Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Зур сары гөреҗдә һәм кечкенә ал гөмбә» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).

Чыршы урманында биек һәм тәбәнәк чыршылар астында гөмбә-ләр үсә. Смешариклар да бик күп гөмбәләр җыеп өлгергәннәр. Ничек уйлыйсыз, алар нинди гөмбәләр җыйдылар икән? (Балаларның җа-ваплары.) (Тәрбияче төрле гөмбәләрнең рәсемнәрен күрсәтә.) Алар әз генә майлы гөмбәләр җыйганнар. Җиде зур сары гөреҗдә һәм си-гез кечкенә ал гөмбә тапканнар. Зур сары гөреҗдә ничәү дидек?

(Балаларның җаваплары.) Кечкенә ал гөмбәләр ничәү? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, смешариклар җиде зур сары гөреҗдә һәм сигез кечкенә зәңгәр ал гөмбә тапканнар. Әйдәгез, гөмбәләрне түгәрәкләр белән күрсәтик. Зур сары гөреҗдәләрне күрсәтү өчен нинди түгәрәкләрне алырсыз? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, зур сары түгәрәкләр кирәк. Ә кечкенә ал гөмбәләрне нинди түгәрәкләр алыш-тыра алыр иде? (Балаларның җаваплары.) Әйе шул, кечкенә зәңгәр түгәрәкләр кирәк. Сез үзегезнең өстәлләрдә торган карточкаларның өске юлына җиде кечкенә ал гөмбәләрне — җиде кечкенә зәңгәр түгә-рәкләрне, ә аскы юлына сигез зур сары гөреҗдәләрне, ягъни сигез зур сары түгәрәкне куегыз. (Балаларны активлаштыру.) Афәрин! Булдырдыгыз!

4. Динамик пауза. «Киресен әйтәбез» уены.

Балалар, карагыз әле, бер агач күләгәсендә, түмәр өстендә Копатыч утырып тора. Үзе уйга чумган ул. Ни булды сиңа, Копатыч? Копатыч: «Башым уйга чумган, Крот миңа барлык сүзләре дә кире-гә язылган бер хат җибәргән. Шуны һич укый алмыйм». Балалар, Копатычка ярдәм итеп, шул ук вакытта уен уйнап алабызмы? Бала-лар, түгәрәк ясап басабыз. Мин түгәрәк уртасына басам, кулымдагы тупны Алинәгә ыргытам һәм әйтәм: «Чишмә тар, ә елга ...» Алинә: «Киң», - дип җавап бирергә тиеш. Балалар, мин әйтәсе биремнәр төрле булачак, шуңа да игътибарлы булыгыз. Мин тупны Сәмиргә (Дәринәгә, Ясминәгә, Рафаэльга һ.б.) ыргытам: «Ботак нәзек, ә агач ... (калын)»; «Наратның ылыслары озын, ә чыршының ылыслары ... (кыска)»; «Аю зур, ә куян ... (кечкенә)» һ. б. Афәрин! Бер-беребезгә рәхмәт әйтеп, кул чабып алабыз.

5. «Күркәләрне җый» дидактик күнегүе.

Куе чыршы урманында кечкенә һәм тәбәнәк Чыршыкай яшәгән» Аның янәшәсендә Әни Чыршы һәм Әби Чыршы үсеп утырган.Менә алар! (Тәрбияче өстәл өстендә төрле биеклектәге өч чыршыны урнаш-тыра.) Кечкенә Чыршыкайны күрсәтегез әле. Аның әнисе һәм әбисе кайда соң? (Балалар күрсәтәләр.) Афәрин! Мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез җавабын белегез:

Матур яшел чыршыларның

Энәләре арасында

Яшеренгәннәр алар.

Тиеннәргә һәм кошларга

Зур сый булып торалар. (Күркә)

Дөрес, күркә. Чыршыларның ботакларында күркәләр үсә. Сезнең өстәлләрдә төрле зурлыктагы өчәр күркә ята. Аларның иң озынын-нан башлап, иң кыскасына кадәр дөресләп тезеп чыгыгыз. (Балалар биремне үти.) Тәртип буенча күркәләрнең озынлыкларын әйтеп чы-гыгыз әле. (Балаларның җаваплары.) Дөрес, озын, аз гына кыскарак, иң кыска. (Балаларны активлаштыру.) Хазер күркәләрне чыршыларга элеп чыгарга кирәк. Әби Чыршыга нинди озынлыктагы күркәне элерсез икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, иң озын күркә Әби Чыршыга булсын. (Балалар биремне үти.) Икенче күркәнең озынлыгы нинди әле? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул озын күркәгә кара-ганда аз гына кыскарак. Аны кайсы чыршыга эләбез? (Балаларның җаваплары.) Әйе, ул Әни Чыршыга булсын. (Балалар биремне үти.) Өченче чыршы озынлыгы буенча нинди? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул иң кыскасы. Аны кая эләбез инде? Әйе, ул Чыршыкайга булсын. (Балалар биремне үти һәм ни өчен шулай эшләгәннәрен сөйләп бара.) Балалар, карагыз әле, һәр чыршыда да күркәләр булды. Бик күп күркәләр! Чыршыларның күркәләрен хайваннар һәм кошлар бик яратып ашый. Шуңа да җирән тиеннәр, матур тукраннар, чукырлар еш кына чыршылар янында кунак булырга ярата. Ә күркәләр булмаса, урмандагы бик күп җан ияләре ачлыктан интегер иде.