Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. Эш дәфтәрләре белән эшләү.

Овалга охшаган предметларны буярга кирәк (шар, кыяр һ.б.)

4. Динамик пауза.

Хәзер барыбыз да бергәләп «Игътибарлы бул!» дигән уен уйнап алыйк. Минем биремнәрне төгәл үтәгез. Уңга борылдык. Сул кулларны өскә күтәрдек. Уң кулны алга суздык, сул кул белән билгә таяндык. Уң кул белән сул колакка тотындык. Сул кулны уң тезгә куйдык. Сул аякның тезе белән белән уң колакка, уң аякныкы белән сул колакка тидек. Афәрин! Барыгыз да бик тырыштыгыз һәм игътибарлы булдыгыз!

5. «Төрле-төрле яшелчәләр» дидактик күнегүе.

Керпе конфет кәгазьләре генә җыймый, ул бакчада эшләргә дә ярата. Түтәлләрдән яшелчәләр җыя. Яшелчәләр урынына без төрле геометрик фигуралар алырбыз. Алар да бит яшелчәләргә охшап торалар. Бу яшелчәләр бер үк формада, ләкин төрле зурлыкта һәм төрле төстә. Шуңа да мин сезгә сораулар биргәндә игътибарлы булыгыз. Конвертларыгызны ачыгыз һәм аннан Керпенең яшелчәләренә охшаган геометрик фигураларны алыгыз әле. Сез бу геометрик фигураларның нинди формада булуын аңлап алгансыздыр инде? Дөрес, Керпе түтәлләрендә үскән яшелчәләр овал формасында. Хәзер овалларны — яшелчәләрне иң зурысыннан иң кечкенәсенә кадәр бер рәткә тезеп куегыз. Ничә яшелчә булды инде? (Биш.) Аларның үлчәмнәрен тәртип буенча әйтеп чыгыгыз әле? (Иң зур, зур, кечерәк, тагын да кечкенә, иң кечкенә.) Бу овалларның төсенә, үлчәмнәренә карап, Керпенең нинди яшелчәләр утыртканын әйтеп карагыз әле? Иң зур овал нинди төстә? (Ачык яшел.) Бу нинди яшелчә инде? (Кабак.) Ул тагын нинди төстә була ала? (Куе яшел.) Зур овал нинди төстә һәм ул нинди яшелчәгә охшаган? (Шәмәхә баклажан.) Кечерәк овал нинди төстә? (Куе яшел.)Дөрес, бу овал бик яшел төстә. Ул нинди яшелчәгә охшаган? (Кыяр.) Тагын да кечерәк овал нинди төстә? (Кызыл.) Ул нинди яшелчәне хәтерләтә? (Помидор.) Иң кечкенә овал нинди төстә һәм ул нинди яшелчәгә охшаган? (Сары суганга.) Керпе ничә яшелчә утырткан? (Балаларның җаваплары.) Ул нәрсәләр утырткан? Тәртип белән әйтеп чыгыгыз әле? (Кабак, баклажан, кыяр, помидор, суган.) Өченче итеп кайсы яшелчәне әйттек? Бишенчесе кайсы? Икенче яшелчәне дә атагыз әле? Ә сез үзегез нинди яшелчәне яратасыз?

6. Рефлексия.Бүгенге дәрестә сез нинди яңалыклар белдегез? Иң ошаганы нәрсә булды? Мин сезгә кызыксынучан, актив булганыгыз өчен зур рәхмәтәйтәм?

Алтынчы дәрес

Тема: «Алты һәм җиде саннарының оешуы. Яссылыктагы юнә-леш: сулдан, уңнан, уртадан»

Программ эчтәлек:

1) биш, алты һәм җиде саннарының оешуын күрсәтү; балаларны җиде саны чигендә хисапларга өйрәтү; предметларның санын хәтердә калдыруны ныгыту; яссылыкта юнәлеш табарга өйрәтү: сулдан, уңнан, уртадан; балаларны урынны билгеләүдә күнектерү: алда, артта, сулда,уңда, алдында, артында;

2) мөстәкыйльлекне, күзаллауны үстерү;

3) балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне, бер-береңә хәбәр итеп шөгыльләнүне тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: магнит тактасы, өрәңге һәм миләш яф-раклары рәсемнәре;

тарату материалы: һәр балага өчәр карточка (сызыклары 5х 15), буяулар, су түгелми торган савыт яки кечкенә стаканнар, мамыклы таякчыклар, тычки, бәләкәй мөһер, салфеткалар.

Эшчәнлек барышы

1. Көнне каршылау мизгеле. (Лирик көй яңгырый.)

Яңа көн туды. Мин сезгә елмаям һәм сез бер-берегезгә елмаясыз. Уйлап карагыз әле, бүген барыбызның да бергә булуы нинди зур шатлык. Без тыныч һәм киң күңелле, ачык йөзле һәм ягымлы. Без барыбыз да сау-сәламәт. Алиягә, Дамирәгә, Галигә без бүген нәрсә теләрбез икән? (Балаларның җаваплары.) Ә миңа нәрсә телисез? (Балаларның җаваплары.) Тирән итеп сулыш алыгыз һәм кичәге үпкәләрегезне, усаллыкларыгызны һәм борчылуларыгызны онытыгыз. (Тирән итеп сулыш алу.) Сулыш белән бергә үзегездән көзге урманның сафлыгын һәм матурлыгын, кояш нурларының җылысын, елгалар чисталыгын чыгарыгыз. Мин сезгә яхшы кәеф һәм бер-берегезгә сак мөнәсәбәттә булуыгызны телим!