Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

1. Сәламләшү.

(Лирик музыка яңгырый.)

Балалар, тагын бер яңа көн туды. Мин - сезгә, ә сез бер-берегезгә елмаясыз. Безнең күңелләр күтәренке, без барыбыз да бик әйбәтләр! Каринага нәрсә телибез? Сәмиргә? Кәримгә? Камилгә? (Тәрбияче һәр баланың да исемен әйтеп чыга, аларның тырышлыкларын да искә алырга онытмый.) Ә сез миңа нәрсә теләр идегез? Ә хәзер тирән итеп сулыш алыгыз, барлык үпкәләрегезне, борчуларыгызны онытыгыз. Сулышыгызга бергә карның сафлыгын, матурлыгын, кояш нурлары-ның җылылыгын, чишмәләрнең чисталыгын кушыгыз. Мин сезгә яхшы кәеф һәм бер-берегезгә игътибарлы булуыгызны телим.

2. «Смешариклар супермаркетта» дидактик күнегүе.

Ә хәзер сюрприз. (Тәрбияче Керпе, Крош һәм Нюша яшерелгән картон тартманы алып керә.) Балалар, әйтегез әле, бу тартмада нәрсәләр бар икән? (Уенчыклар, туп һ. б.) Дөрес, монда теләсә нәрсә була ала. Мин сезгә бераз ярдәм итеп алам, бу тартмадагы әйберләр түгәрәк. (Алма, туп, апельсин.) Түгәрәк һәм йомшак. (Җеп төргәге, помпошка А. б.) Ә берсенең колаклары озын (Крошны тартып чыгара.) Карагыз ул нин-ди кызык. Әйтегез әле, Крош белән бергә бу тартмада тагын нәрсә була ала? Мәрьям, кил әле монда, тартма эченә кара әле? (Керпене тартып чыгара.) Бу - Керпе. Карагыз әле, ике аерылгысыз дус. (Тартманы алып куярга тели.) Балалар, без тартмадан тагын нәрсәнедер алмаганбыз бугай. (Тәрбияче тартманы селкетә.) Нинди тавыш килә? Әйе, бу тавыш көчле яңгырый. Дамир, кил әле, тартма эчендә тагын нәрсә барлыгын килеп кара әле. (Нюшаны чыгаралар.) Менә Нюша. Балалар, алар безнең яныбызга ни өчен килделәр икән соң? Алар безнең шәһәрдәге супермаркетка килгәннәр икән. Зур кибеткә кергәннән соң, алар анда-гы әйберләрне сатып алырга булганнар. Кибеткә керешли алар сатып алган товарларын тутырыр өчен нәрсә алганнар? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, сатып алган әйберләрен тутырып барыр өчен алар-га махсус арба кирәк. Алар кибетләрдә бер рәткә тезелеп торалар. (Тәрбияче тактага зәңгәр төстәге ун түгәрәк беркетә.) Кибеттәге арбалар урынына мин түгәрәкләр беркетеп чыктым. Балалар санагыз әле, монда ничә арба бар? (Балаларның җаваплары.) Балалар, сез кайсы юнәлештә санадыгыз? Дөрес, сез, сулдан уңга таба санал, ун арба бар-лыгын белдегез. Башкача да санап була бит, әйтегез әле. (Балаларның җаваплары.) Дөрес, уңнан сулга да санарга мөмкин. Хәзер, әйдәгез, уңнан сулга санагыз. Мәрьям, санап күрсәт әле. Исәпнең нәтиҗәсе үзгәрдеме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ә ни өчен исәп үзгәрмәде? (Балаларны активлаштыру.) Әйе, предметларны төрле юнәлештә сана-саң да исәпнең нәтиҗәсе бер үк булачак. Керпе һәм Крош арба алды-лар да кибеттәге рәтләр буенча киттеләр. Ә безнең Нюша кайда соң? (Нюша уенчык өстәл артында утыра.) Балалар, Нюшаның туңдырма ашыйсы килгән бит. Кафедагы өстәлләр түгәрәк буенча урнашкан. Менә болай. (Тәрбияче тактага кызыл төстәге түгәрәкләрне урнаштыра.) Ничә өстәл бар монда? (Балаларның җаваплары.) Бу түгәрәк буенча урнашкан өстәлләрне санау авыр булырмы икән? (Балаларның җа-ваплары.) Ләйсән, ничә өстәл барлыгын санап бир әле. Исәпне кайсы өстәлдән башларсың? Дөрес, бу кафеда тугыз өстәл бар икән. Динар, хәзер син сана. Саный башлаганда исәпне башка өстәлдән башла. Син ничә өстәл бар дип әйтерсең? (Балаларның җаваплары.) Предметларны санаганда нинди кагыйдәләрне истә калдырырга кирәк? Дөрес, саный башлаганда теләсә кайсы предметтан да башларга мөмкин, иң мө-һиме, кайсысыннан башлаганыңны онытмаска гына кирәк. Хәзер без моны тагын бер тапкыр тикшереп карарбыз. Смешариклар кибеттән кызык карточкалар алганнар. Алар сезнең өстәлләрегездә дә бар. Игътибар белән карагыз әле, аларга түгәрәк буенча урнашкан төрле предметлар ясалган. Рәсемдәге предметларны берничә тапкыр санап карагыз, әмма һәр санаган саен исәпне яңа предметтан башлагыз. Дәринәнең карточкасында ничә предмет ясалган икән? Дөрес, сигез предмет. Ә Алисәнең карточкасында ничә предмет бар икән? Дөрес, җидәү. Камил, син санаган саен төрле предметлардан башлыйсың, ә предметларның саны үзгәрәме соң? Дөрес, аларның саны нинди очракта да үзгәрми. Арыдыгызмы? Мин сезне «Крейзи парк»ка чакырам.