Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

4. «Шар, куб, цилиндр» дидактик күнегүе.

Үзе матур, үзе чибәр,

Чын йолдыз инде менә...

Хәтта күктәге йолдызлар

Аның төшенә керә. (Нюша)

Нюша, тартмага салып, төзү материалы алып килде. (Тәрбияче һәр балага төзү материалы салынган тартма өләшә.) Башта шуны ачыклыйк: аның төзү материалы нинди фигураларга охшаган икән. (Тәрбияче балаларга шар, куб, цилиндрны күрсәтә.) (Балалар тарт-мадан шундый ук төзү материалын алалар.) Хәзер фигураларыбыз-ны бер-беребезнеке белән чагыштырыйк. (Балалар һәр модельне җентекләп карыйлар, аннары түбәндәге гамәлләрне башкаралар: кайсы фигураның тотрыклырак һәм хәрәкәтчәнрәк булуын тикшереп, өстәл буйлап тәгәрәтеп карыйлар, бер кулдан икенчесенә таба йөртәләр, аларны төрлечә куеп карыйлар.) Иң башта шарны табыгыз. Индира, зинһар өчен, әйт әле, шар нинди формада? (Баланың җавабы.) Дөрес, шар түгәрәк формада. Аны тәгәрәтеп кара. Сәмирә, шар тәгәриме? (Баланың җавабы.) Сәмирә дөрес әйтте, шар тәгәри. Илшат, шарның почмаклары бармы? (Баланың җавабы.) Дөрес, шарның почмаклары юк. Хәзер кубны табыгыз һәм аны тасвирлагыз. Тәгәрәтеп карагыз. Камил, куб тәгәриме? (Баланың җавабы.) Әйе, куб тәгәрәми, чөнки ул тотрыклы. Ренат, аның почмаклары бармы? (Баланың җавабы.) Дөрес, кубның почмаклары бар. Ә хәзер цилиндрны табыгыз һәм аның турында сөйләгез. Айзилә, цилиндр нинди формада һәм ул нәрсә эшли белә? (Баланың җавабы.) Дөрес, цилиндр шар кебек тәгәри, шул ук ва-кытта куб кебек басып та тора ала. Афәрин, балалар! Безнең тартмада тагын бер төзелеш материалы бар әле. (Тәрбияче тартмадан пластилин чыгара һәм аны балаларга күрсәтә.) Балалар, бу нәрсә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бу - пластилин. Хәзер эш урыннарыгыздая то-рыгыз, бер урында өч мәртәбә бөтерелегез, һәм без Нюшаның өе өчен тезелеш материаллары әвәләп ясый ала торган төзүчеләргә әверелербез. (Тәрбияче, балаларны биш-алты кешедән торган төркемнәргә бүлеп, биремне бирә, һәр балага, аның материалны өйрәнүен һәм әзерлеген исәпкә алып, индивидуаль якын килә.) Беренче төркемдәге балаларга үрнәк шарга караганда зуррак шар әвәләргә кирәк. Икенче төркем үрнәк кубтан кечерәк куб әвәләргә тиеш. Өченче төркем исә теләсә нинди зурлыктагы цилиндр ясасын. (Фигура үрнәкләре өстәлдә, бала-лар алдында ята.) (Балалар биремне үтиләр, тәрбияче карап, тикше-реп йөри, кемгә дә булса ярдәм кирәк икән, булыша.) Афәрин! Хәзер ясаган фигураларны Нюшага бүләк итик. (Тәрбияче Нюша уенчыгы белән балалар әвәләгән фигураларны җыеп чыга.)

5. «Кыңгырау кайда чыңлый?» дидактик күнегүе.

Балалар, әйдәгез, смешарикларның яраткан «Кыңгырау кайда чыңлый?» уенын уйныйбыз. Балалар, ярымтүгәрәк ясап басыгыз һәм күзләрегезне йомыгыз. Мин уенчык Крошны берәрегез янына алып киләм һәм йә артыгызда, йә алдыгызда кыңгырауны чыңлатам. Сез кыңгырауның кайсы якта чыңлавын ачыкларга тиеш буласыз. (Бала күзләрен ачарга, башта тавыш килгән якны кулы белән күрсәтергә, аннары әйтеп бирергә тиеш.) (Балалар җавап бирергә авырсынсалар, тәрбияче үрнәк күрсәтә: «Кыңгырау алда чыңлады» ди дә кулын алга суза.) Балалар, без вакытыбызны Смешариклар илендә ничек күңелле итеп үткәрдек, ләкин безгә балалар бакчасына кайтырга кирәк, шуңа смешариклар белән саубуллашабыз:

Сау бул, картада булмаган

Серле, могжизалы ил!

Анда смешариклар яши,

Туп шикелле тәгәри!

(Елан шуышкан хәрәкәт белән балалар бакчасына кайталар.)

6. Рефлексия.

Балалар, сез нинди молодецлар, мин сезнең белән горурланам! Сме-шарикларга кирәкле геометрик фигураларны таптыгыз. Нюшаның йорты өчен кирәкле төзелеш материалларын әвәләдегез. Кыңгырау белән уйнап, тавыш килгән якны күрсәттегез. Смешариклар сезне ты-рышлыгыгыз, пөхтәлегегез, игътибарлы булуыгыз һәм ярдәмегез өчен мактыйлар. Миңа да сезнең белән бергә смешарикларга булышу ошады.

Егерме алтынчы дәрес

Тема: «Предметларны берничә өлешкә бүлү. Кычкырып санау,хәрәкәтләрне санау»

Программ эчтәлек:

1) бөтен бер предметны тигез ике өлешкә һәм дүрт өлешкә бөкләп бүлергә өйрәтү; бүлү нәтиҗәләрен сөйләмдә белдерергә өйрәтү (ур-тага бөкләдек, ике (дүрт) тигез өлеш барлыкка килде, бөтеннең яр-тысы, икедән бер өлеш, дүрттән бер өлеш); бөтенне ике тигез өлешкә бүлүдән аның яртысы барлыкка килүен аңлату; кычкырып санау буен-ча күнегүләрне үтәү, хәрәкәтләрне санарга өйрәтү; саннар турындагы белемнәрне ныгыту;

2) игътибарлылыкны, сөйләмне, логик фикерләүне, зирәклекне, күреп хәтердә калдыруны, күзаллауны үстерү;

3) тырышлык, дәрестә шөгыльләнү теләген, тыңлый белү сыйфатын тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: смешарикларның уенчыклары; кыңгы-рау; бүләк тартмасы; ике тасма — кызыл һәм ал; торт макеты; «Сме-шариклар» мультфильмындагы берәр көй;

тарату материалы: һәр баланың конвертында дүртәр пар «космик» чаңгылар, бу чаңгылар төсле картоннан киселеп ясалган (чаңгының озынлыгы: кызыл төстәгеләре 12 см, зәңгәр төстәгеләре 14 см, яшел төстәгеләре 16 см, сары төстәгеләре 18 см) балалар са-нынча кояшлар.

Эшчәнлек барышы