Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Сары Һәм зәнгәр күбәләкләр» дидактик күнегүе.

Балалар, ниһаять, кубалак корты ашап туйды һам яфрак астына кереп йокларга ятты. Ә бераздан ул бик матур күбәләккә әйләнде. Ул бик матур сары күбәләк булып рәхәтләнеп очып йөри башлады. Бераздан аның янына тагын күбәлекләр килеп кушылды. Алар бергә-бергә сөенеп уйный башладылар. Сары күбәләкләр сул якта бер рәткә тезелделәр, ә зәңгәр күбәләкләр бер-берсеннән төрле ераклыкларда урнашып уң рәткә бастылар. (Тәрбияче тактага күбәләкләрне беркетә. Сары күбәләкләрне бер-берсеннән тигез ераклыкта урнаштырып тезә, ә зәңгәр күбәләкләрне төрлечә ераклыкта урнаштыра.) Балалар, игътибар белән карап әйтегез әле. күбәләкләрнең саны тигезме? (Балаларның җаваплары.) Моны төгәл белер өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, санарга кирәк. Сары күбәләкләр ничә икәнлеген санап әйтегез әле? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, дүрт сары күбәләк бар. Ә зәңгәр күбәләкләр ничәү? (Балаларның җаваплары.) Әйе шул, алар да дүртәү. Күбәләкләрнең тигез икәнлеген тагын ничек итеп белә алабыз? (Балаларның җаваплары.) Әйе, аларны парлаштырып тезәргә була. Камилә, күбәләкләрне парлаштырып тезеп чык та аларның ничә икәнлеген санап әйт әле? Балалар, күбәләкләрнең саны турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Балаларның җаваплары.) Әйе, зәңгәр күбәләкләр ничәү булса, сары күбәләкләр дә шулкадәр үк. Аларны парлаштырып чыкканда бер артык күбәләк тә калмады. Ә нишләп зәңгәр күбәләкләр күбрәк кебек күренде соң? (Балаларның җаваплары.) Балалар, зәңгәр күбәләкләр бер-берсеннән ераграк урнаштырылган, шуңа да алар күбрәк урынны алып торалар. Ә сары күбәләкләр бер-берсеннән тигез ераклыкта һәм бер-берсенә бик якын урнашканнар, шуңа да алар әзрәк урынны алып торалар. Әзрәк урын алып торгач, алар әзрәк булып күренәләр инде. Чынлыкта күбәләкләрнең саны тигез, алар дүртешәр. Балалар, исегездә калдырыгыз, предметларның саны алар арасындагы ераклыкка бәйле түгел.

4. «Күбәләкләр» динамик паузасы.

Мин сездән сары күбәләкләр кебек бер рәткә тезелеп басуыгызны сорыйм, ә хәзер зәңгәр күбәләкләр кебек таралышып басыгыз. (Ба-лалар бу күнегүне ике-өч тапкыр кабатлый.) Кайсы вакытта сез күбрәк урынны алып бастыгыз, ә кайсы вакытта әзрәк урынны алып торды-гыз? Шулай булса да сезнең саныгыз үзгәрдеме, юкмы? (Балаларның җаваплары.)

5. «Күбәләкләр таякчыклар белән уйныйлар» дидактик күнегүе.

Балалар, күбәләкләр таякчыклар белән дә уйнарга яраталар. Әй-дәгез, без дә үз таякчыкларыбыз белән уйнал алыйк әле. Һәркайсыгызның өстәлендә таякчыклар бар. Бу таякчыкларны иң озыныннан башлап иң кыскасына кадәр тәртип белән тезеп чыгыгыз. Һәркайсыгыз мөстәкыйль, бик тырышып эшләгез. Хәзер ничек итеп тезүегез турында сөйләгез. Марат, син таякчыкларны ничек итеп тездең, сөйләп күрсәт әле? (Сөйли.) Мәрьям, ә син ничек итеп тездең? (Иң озын, кыскарак, тагын да кыскарак, иң кыска.) Афәрин! Хәзер таякчыкларны иң калыныннан башлап иң юкасына кадәр тезеп чыгыгыз. Тәнзилә, син таякчыкларны ничек итеп тезүең турында сөйләп күрсәт әле? (Иң калын, юкарак, тагын да юка, иң юка.) (Балаларны активлаштыру.) Хәзер иң озын һәм иң кыска таякчыклар кайда инде? Ни өчен аларның урыннары алмашынды? Балалар, без чагыштыру төренә карап предметларны төрлечә урнаштыра алабыз. Шуңа да аларның урыннары да үзгәрә.