Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Карусельләр» динамик паузасы.

Ял вакыты да килеп җитте. Әйдәгез, карусельләргә барыйк. «Карусель, карусель, карусельдә йөрибез без... Әйдәгез, матур атларга утырдык!» (Балалар түгәрәк буенча йөгерәләр, атта сикергән кебек

сикерә-сикерә баралар һәм телләрен шартлаталар.)

1, 2, 3, 4, 5 — атларны без санарбыз.

Агы бар, карасы, алмачуар, сорысы һәм бер кечкенә тае!

Атларда йөреп туйгач, самолетка утырдык һәм очып та киттек без, у-у-ух! (Балалар, кулларын як-якка җәеп, түгәрәк буенча йөгерәләр.)

Балалар, без ничә ат санадык, араларында ничә тай бар иде? Ат-ларның төсләре нинди иде? (Балаларның җаваплары.)

4. «Карап эшлә» дидактик күнегүе.

Балалар, без күңел ачкан вакытта кибеттә смешариклар әйберләр алып кассага таба киткәннәр. Сатып алган әйберләрен касса янына тезеп куйганнар. Алар барлыгы ничә әйбер сатып алганнар? (Тәрбияче фланелеграфта тугыз яшел түгәрәк урнаштыра.) (Балаларның җавап-лары.) Дөрес, алар тугыз әйбер сатып алганнар. Сез икегә бүленгән карточкаларыгызны алыгыз әле. Беренче рәткә фланелеграфта ничә түгәрәк булса, шулкадәр үк түгәрәкне урнаштырыгыз. Азалия, син ни өчен тугыз түгәрәк тездең? Дөрес, мин дә алдан тугыз түгәрәк тезгән идем. Аскы рәткә ничә квадрат тезсәк, аларның саны түгәрәкләрнекенә караганда бергә артыграк булыр икән? (Балалар аскы рәткә ун квадрат тезеп чыгалар.) Кайсы фигура күбрәк булды? Кайсы сан зуррак? Кайсы сан кечерәк? Тугыз яки ун? Түгәрәкләр һәм квадратларның саны тигезләшсен, алар унар булсын өчен нәрсә эшли алабыз? Әгәр до түгәрәкләр яңадан тугыз булсын дисәк, нәрсә эшли алабыз? Дөрес, бер түгәрәкне алып куярга кирәк. Ринат, син түгәрәкләр һәм квадратлар са-нын ничек тигезләштердең? Сез биремне бик әйбәт итеп үтәдегез, рәхмәт сезгә. Хәзер пеналларыгыз һәм карточкаларыгызны җыеп куегыз. Бар-лык сатып алынган әйберләре өчен түләгәч, смешариклар өйләренә таба кузгалдылар. Алар нинди транспорт белән кайтырга икән дип озак кына сөйләшеп тә тордылар. Крош күккә карады һәм дельтапланда кайтсаң, ничек әйбәт булыр иде дип уйлап куйды. Ә Керпе юлга карап зур автобус турында хыялланды. Лариса, дельтаплан нинди геометрик фигурага охшаган? Дөрес, өчпочмакка охшаган. Бәли, автобус нинди геометрик фигураны хәтерләтә? Афәрин! Чыннан да автобуска карагач турыпочмаклык хәтергә килә. Балалар, сезнең өстәлләрдә матур гына таякчыклар ята. Алар турында сез нәрсә сөйли аласыз? (Балалар сөйли.) Дөрес, аларның озынлыклары төрле-төрле. Алар алтау, арала-рында озыннары һәм кыскалары бар. Әйдәгез, дельтаплан моделенең схемасын төзик әле, моның өчен төрле озынлыктагы таякчыкларны кулланыгыз. Тырышып эшләгез. (Балалар биремне үтиләр.) Гали, син биремне беренче булып үтәдең, үзеңнең эш вариантың турында сөйләп күрсәт әле. (Баланың сөйләве.) Гали дөрес сөйләде. Ул ике схема ясый алган: ике кыска таякчык һәм бер озыннан, ике озын һәм бер кыска таякчыктан матур дельтаплан ясаган. Афәрин, Гали, син очу аппарат-ларын ясаучы конструктор кебек төгәл эшләгәнсең. Хәзер автобус схемасын модельләштерегез. (Балалар биремне үтиләр.) Камил, син нәрсә эшләдең, шул хакта безгә дә сөйлә әле. (Баланың җавабы.) Дөрес, мондый зур автобуста төрле сәяхәтләргә дә барырга мөмкин булачак. Афәрин!