Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Салфеткаларны тәртип буенча урнаштыр» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).

Балалар, Лосяшның бүген туган көне икән. Ул дусларын көтә, өстәл әзерли, аны эскәтер белән каплый һәм кәгазь салфеткаларны тезәргә бездән ярдәм сорый. Балалар, сезнең өстәлләрдә кәгазь ак сал-феткалар бар. Аларны бер рәткә тезегез һәм санагыз. Ничә салфетка? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ак төстәге җиде салфетка. Лосяшка ничә кунак киләчәген дә чамалагыз инде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, аңа җиде кунак киләчәк. Лосяш ак салфеткаларны төрле төс-тәгеләренә алыштырырга уйлады. Сулдан дүртенче ак салфетканы ул яшел салфеткага алыштырды. Әлеге ак салфетканы табыгыз һәм яшел салфеткага алыштырыгыз. Афәрин! Тәртип буенча яшел салфетка ничәнче урында? (Дүртенче.) Яшел салфеткалар барысы ничәү? (Берәү.) Балалар, Лосяш Нюша өчен кызыл салфетка куйды. Сулдан беренче ак салфетканы кызылы белән алыштырыгыз. Кызыл салфетка тәртип буенча ничәнче? (Балаларның җаваплары.) Афәрин! Совунья өчен Лосяш алтынчы ак салфетка урынына күк төстәгесен куйды. Күк төстәге салфетка сездә ничәнче урында тора? Балалар, алтынчы ак сал-фетканы табыгыз һәм күк төстәгегә алыштырыгыз. Ә хәзер өченче ак салфетканы табыгыз һәм сары төстәгесе белән алыштырыгыз. Балалар, бишенче салфетканы зәңгәр төстәгегә алыштырыйк. Хәзер җиденче ак салфетка урынына шәмәхә салфетканы куегыз. Сулдан икенче ак салфетканы кызыл-сарысы белән алыштырыгыз. Балалар, барлыгы ничә салфетка булды? Сез кайсы юнәлештә санадыгыз? (Балаларның л^аваплары.) Дөрес, сез сулдан уңга таба санадыгыз. Яшел (кызыл, кызыл-сары, сары, зәңгәр, күк, шәмәхә) салфеткалар тәртип буенча ничәнче? (Балаларның җаваплары.) Ә хәзер салфеткаларны уңнан сулга таба санагыз. Ничә салфетка? (Балаларның җаваплары.) Хә-зер кайсы салфетканың беренче (икенче, өченче, дүртенче, бишенче, алтынчы, җиденче) икәнен әйтегез. Ни өчен шәмәхә салфетка берен-че? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, чөнки сез уңнан сулга санады-гыз, шуңа күрә сулдан уңга таба санаган вакытта иң соңгы булган салфетка хәзер иң беренче булды. Хәзер салфеткаларга карагыз һәм аларның урнашу тәртибе нәрсәне хәтерләткәнне әйтегез. (Балаларныңҗаваплары.) Дөрес, салфеткаларның урнашу тәртибе салават күперен хәтерләтә. Булдырдыгыз, сез бу биремне бик яхшы башкарып чыкты-гыз. Лосяшка кунакларын каршы алу өчен әзерләнергә булыштыгыз.

4. «Металлофонда уен» динамик паузасы.

Балалар, әйдәгез, Лосяшның металлофонда уйнаганын тыңлыйк һәм бергәләп җырлыйк әле. (Тәрбияче Лосяш белән бергә металлофон янына килә, кечкенә чүкеч белән металлофон пластинкаларына җиде мәртәбә суга һәм тәртип буенча «кечкенә баскычны өскә» җырлый — беренче, икенче, өченче, дүртенче, бишенче, алтынчы, җиденче; анна-ры тәртип буенча «кечкенә баскычны аска» — беренче, икенче, өченче, дүртенче, бишенче, алтынчы, җиденче. Балалар тәрбияче белән бергә җырлыйлар.) Афәрин, балалар!

5. «Чәчәк бәйләме» дидактик күнегүе.

Балалар, Лосяшның туган көненә чәчәк бәйләме алып килделәр. Ул чәчәкләрне вазага утыртты. Мин әйтә барам, ә сез бер санын белдергән берешәр таякчыкны рәткә тезә барыгыз. Бу таякчык нинди төстә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ак төстә. Бу таякчыкны тагын ни-чек итеп атарга була? (Шакмак.) (Балаларны активлаштыру.) Ло-сяш вазага ромашка утыртты, бер ак таякчыкны куегыз. Роза чәчәге утыртты, тагын бер ак таякчыкны куегыз. Миләүшә чәчәге утыртты, тагын бер ак таякчыкны куегыз. Лалә чәчәге утыртты, тагын бер ак таякчыкны куегыз. Хризантема утыртты, тагын бер ак таякчыкны куегыз. Ул вазага ничә ромашка (миләүшә һәм лалә чәчәге, роза, хри-зантема) утыртты? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер ромашка, бер миләүшә, бер лалә, бер роза, бер хризантема чәчәге. Нәр чәчәкне сез ак таякчык белән күрсәттегез. Ак таякчык төсләрнең санын белдерүгә ишарә булып тора. Барлыгы ничә төс? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, барысы биш төс. Барысын да бер таякчык белән билгеләгез. Бу таякчыкны ак таякчыклар астына куегыз. Дөрес, балалар, биш ул — бер, бер, бер, бер һәм бер. Нинди саннардан без биш санын төзедек? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, биш ул — бер, бер, бер, бер һәм бер. Балалар, смешариклар бик тату яшиләр, бер-берсенә игътибар һәм ихтирам белән карыйлар. Алар бер-берсен яраталар. Туган көннәренә матур чәчәкләр бүләк итәләр. Ныклы дуслык, хыялларының чынга ашуын телиләр. Бергәләп җыр җырлыйк. (Музыка яңгырый.)

Без дөньяга тудык, Бер-беребезгә елмаю

Бәхетле яшәр өчен, Һәм чәчәк бирер өчен,

Бергәләп уйнар өчен, Бу тормышта хыяллар

Ныклы дус булыр өчен, Гел чынга ашсын өчен!