Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

5.«Ябалак һәм Нюша өчен матур тасмалар» (тарату материалыбелән эш).

«Карале, Крош, мин Ябалакка нинди матур тасма алдым», — дип әйтте беркөнне Керпе. Ә Керпе уйга калды. Хәзер Нюша аларга үпкә-ләргә мөмкин бит. Аңа да матур тасма кирәктер. Балалар, ничек уй-лыйсыз, беркем дә үпкәләмәсен өчен нәрсә эшли алабыз? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, тасманы Ябалакка да Нюшага да булсын өчен ти-гез итеп бүлергә кирәк. Моның өчен нишлибез инде? (Кисәбез.) Дөрес, мин тасманы тигез итеп икегә бүлергә тиеш булам. Азалия, мин тасма-ны ничек итеп кисәргә тиеш булам? (Тигез итеп, ике тигез өлешкә.) Дөрес! (Тарату материалы белән эш.) Сезнең алдыгызда да нәкъ шун-дый ук тасмалар ята. Сезгә аларны шулай ук ике тигез өлешкә кисәргә кирәк булачак. Моны ничек эшләрсез икән? (Балаларның җаваплары.)Дөрес башта бу тасмаларны икегә бөкләргә кирәк һәм, бөкләгөнннән соң, калган әз буенча кисәргә. (Балалар биремне үтиләр.) Балалар, сез әле яңа гына нәрсә эшләдегез инде? (Тасмаларны икегә бөкләдек, аннары эз буенча кистек.) (Балаларны активлаштыру.) Эмиль, син нәрсә эшләдең? (Тасманы икегә бөкләп, эз буенча кистем.) Тасманың бу ике өлешен ничек дип атап була? (Ике тигез өлеш дип.) Ни өчен? (Чөнки алар үзара тигез.) Бер өлешне күрсәтегез әле? (Балалар күрсәтәләр.) Ике өлешне дә күрсәтегез? (Күрсәтәләр.) Хәзер аларны бер-берсенә тоташтырып карагыз, бербөтен тасма хасил булган шикел-ле итеп куегыз. Сез нәрсә эшләдегез? (Ике өлешне тоташтырдык.) Нәрсә барлыкка килде? (Бербөтен тасма.) Хәзер бармак белән ике өлеш буенча аерым-аерым йөртеп чыгыгыз, аннары бөтен тасманы йөртеп карагыз. (Балалар биремне үтиләр.) Кайсы зуррак, кечерәк? (Бербөтен тасма зуррак, өлешләре кечерәк.) Дөрес, өлеш бербөтеннән кечерәк, ә бербөтен үзенең һәр өлешеннән дә зуррак. Сез тасманы икегә бүлдегез, аның бер өлеше Нюшага, икенче өлеше Ябалакка. Хәзер Нюша үпкәләмәячәк инде.

6. Рефлексия.

Сезгә бүген нәрсә ошады? (Кыңгырау һәм Салават күпере урамна-рында йөрү; Нюша белән Ябалакка тасмалар әзерләү.) Ә миңа бар-лык биремнәр дә ошады! Аеруча смешариклар безгә кунакка килгәч сөендем. Балалар, сез барлык биремнәрне дә төгәл үтәдегез, рәхмәт!Бер-берегезгә дә рәхмәт әйтергә онытмагыз!

Егерме тугызынчы дәрес

Тема: «Санның берәмлектән торган микъдар составы. Бөтеннеике һәм дүрт өлешкә бүлү»

Программ эчтәлек:

1) бишкә кадәр булган саннарның берәмлектән торган микъдари составы белән таныштыруны дәвам итү; балаларны предметларны үзара тигез булган ике һәм дүрт өлешкә бөкләү һәм кисү юлы белән бүлергә өйрәтү; бөтен һәм аның өлеше арасында булган бәйләнешне ачыклау;

2) сөйләмне, игътибарлылыкны, күзаллауны, танып белүнең сенсор һәм логик ысулларын үстерү;

3) дәресләргә булган кызыксынуны, башкаларны сөендерәсе килү теләген тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: смешарик Бараш; төрле төстәге җеп йом-гаклары (яшел, зәңгәр, кызыл, сары, шәмәхә); төрле төстәге (яшел, зәңгәр, кызыл, сары, ак) һәм төрле калынлыктагы ыргаклар;

тарату материалы: ике өлешкә бүленгән карточкалар; квадрат-лар (яшел, зәңгәр, кызыл, сары, шәмәхә, зәңгәрсу); биш данә сөт ри-зыклары ясалган рәсемнәр (йогырт, эремчек, каймак, корт, катык).

Эшчәнлек барышы