Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Баскыч ясыйбыз» дидактик күнегүе.

Балалар, смешариклар циркта утырганда, күңел ачканда, урамда нәрсәдер булган. Көчле җил искән һәм цирктан чыккач төшә торган баскыч ватылган. Смешариклар бик зирәкләр, аларга күп уйларга туры килмәгән. Ничек уйлыйсыз, алар бу хәлдән ничек чыкканнар? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алар үзләренә баскыч ясаганнар. Сез дә баскыч ясагыз әле. Ул гади баскыч булмасын, ә «санлы баскыч» булсын, Сезнең алда төсле, санлы таякчыклар ята. Бу таякчыклар ни-чек атала? (Балаларның җаваплары.) Бер саны төшерелгән таякчык-ны табыгыз. Ул нинди төстә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул ак төстә. Алдыгызга куегыз. Ике саны төшерелгән таякчыкны табыгыз. Ул нинди төстә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул ал төстә. Аны, баскыч барлыкка килерлек итеп, ак таякчык астына яки аның белән янәшә куегыз. Өч саны төшерелгән таякчыкны табыгыз. Ул нинди төстә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул зәңгәр төстә. Аны, баскыч барлыкка килерлек итеп, ал таякчык астына яки аның белән янәшә урнаштырыгыз. Алга таба баскычны үзегез төзегез. (Балалар биремне үтиләр.) Балалар, өстәлләрегездә пластмасса капкачлар ята. Аны, аяк киеме кебек, имән бармагыгызга киегез һәм баскыч буйлап атлагыз. Мин сезгә шигырь укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. (Тәрбияче шигырь укый.)

Без баскычтан атлыйбыз Биш — сары кояш нуры,

Кәм баскычны саныйбыз. Алты — шәмәхә бәйләм,

Бер ул — ак кәгазь бите, Җиде — кап-кара мәче,

Ике ул — роза таҗы, Сигез — тәмле чия компоты,

Өч — гүя зәңгәр дәрья, Тугыз — күк лимузиным,

Дүрт — гүя кызыл лалә, Ун — кызыл-сары әфлисун.

Балалар, без сезнең белән нәрсә төзедек? (Балаларның җаваплары.) Безнең баскычыбыз нәрсәләрдән төзелгән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, төсле саннардан, таякчыклардан. Саннар барысы ничәү? (Бала¬ларның җаваплары.) Дөрес, баскычта ун төсле сан. Баскычны ничек төзүегез турында сөйләгез әле. Афәрин, әйдәгез, баскыч буйлап тагын бер мәртәбә өскә менәбез һәм аска төшәбез. (Балалар, менгәндә, бердәнунга кадәр саныйлар, төшкәндә — уннан бергә кадәр.)

4. «Игътибарлы бул!» динамик паузасы.

Ә хәзер барыбыз да бергә дус-тату гына «Игътибарлы бул!» уенын уйнарбыз. Минем боерыкларны үтәгез. Уңга борылырга. Өскә сул кул-ны күтәрергә. Уң кулны алга сузарга, сул кулны билгә куярга. Уң кул белән сул колакка тияргә. Сул кулны уң тезгә куярга. Сул аяк белән уң колакка тияргә.Уң аяк белән сул колакка тияргә. (Командаларны үтәгән балалар бер адым алга атлый.) Булдырдыгыз! Иң мөһиме, сез барыгыз да тырыштыгыз һәм бик игътибарлы булдыгыз.

5. «Кулчатыр» дидактик күнегүе.

Балалар, смешариклар баскыч буйлап төшкәндә, урамда тагын нәр-сәдер булды. Табышмакны тыңлагыз әле, нәрсә булыр икән бу?

Түбәгә кага,

Түбәгә суга Ьәм шакылдата.

Мыгыр-мыгырдый,

Нәрсәдер җырлый,

Безне йоклата? (Яңгыр)

Дөрес, балалар, бу - яңгыр. Циркта тамаша тәмамланды, урам-да яңгыр ява, ә смешарикларга өйләренә кайтырга кирәк. Балалар, яңгырдан ничек качарга була? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, кул-чатырың булмаса, яңгыр астында бар киемең, чәчләрең лычма су була. Смешариклар кулчатыр турында шигырь беләләр. Тыңлагыз әле:

Әгәр болыт каралса,

Яңгыр яудырса,

Кулчатырга качарбыз,

Яңгыр беткәнен

Шунда көтәрбез.

Шунда Совунья үзенең сумкасында кулчатыр барлыгын исенә тө-шерде, ләкин ул ватык булып чыкты. (Тәрбияче таякчыклардан ясал-ган тоткасыз зонтик күрсәтә.) Балалар, карагыз әле, кулчатырга нәрсә җитми? (Тотка.) Тотка кайда урнаша ала? (Аста, уртада,) Дөрес, аста, уртада. Нәрсә эшләргә соң? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, әйдәгез, балалар, кулчатырны көйлибез. Сезнең өстәлләрдә таякчык-лар ята. Таякчыклардан шундый ук кулчатырлар ясагыз. Сез әзерме? Өстәлләрегездә нинди фигуралар ята? (Балаларның җаваплары.) Дө-рес, өчпочмаклар. Алар ничәү? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, өч өчпочмак. Икенче таякчыкны кулчатырның тоткасы килеп чыгарлык итеп урнаштырыгыз. (Балалар биремне үти.) Барыгыз да булдырдыгыз! Афәрин! Хәзер смешариклар өйләренә кулчатыр астында кайта ала.