Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Урман мәктәбе» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).

Балалар, хәзер без сезнең белән мәктәпле уйныйбыз, ләкин ул га-ди мәктәп түгел, ә әкияти урман мәктәбе. Өченче рәттә утыручылар Копатычның дуслары — аю балалары, икенче рәттәгеләр Керпенең дуслары - керпе балалары, беренче рәттә урын алганнар куян балалары - Крош дуслары булырлар. (Балаларга тиешле хайван рәсеме төшерелгән башлык-эмблемалар өләшенә.) Урман җанварлары, хәзер төрле уен коралларының тавышларын аерырга өйрәнәбез. Тыңлагыз) Металлофон яңгырый. Ә бу - кастаньетлар. Бусы — кыңгырауның моңлы тавышы. Мин кастаньетларга ничә мәртәбә суксам, «аю бала-лары» шуның кадәр аякларын тыпырдата. Металлофон ничә мәртәбә яңгыраса, «керпе балалары» шуның кадәр кул чаба. Кыңгырау ничә мәртәбә чыңласа, «куян балалары» шуның кадәр кыңгырау чыңлаткан Шикелле итеп кул чукларын хәрәкәтләндерә. Хәзер тавышларны күзләрегезне йомып санагыз. (Тәрбияче металлофонга суга.) Тавышлар санын исәпләп бетергәч, күзләрегезне ачыгыз һәм, дәшмичә генә, шуның кадәр уенчык санап алып, аларны бер рәткә куегыз. (Тәрбияче дүрттән алып җиде мәртәбәгә кадәр суга.) Сез ничә уенчык куйдыгыз? Ни өчен? (Балалар биремне ике-өч тапкыр үти.)

4. «Шундыйны ук тап» дидактик уены.

Балалар, смешариклар келәм комбинатына, келәмнәр цехына килгәннәр. Ничек уйлыйсыз, алар нигә монда килде икән? (Балаларның җаваплары.) Балалар, сез нинди келәмнәр беләсез? (Балаларның җа-ваплары.) Дөрес, фарсы, үзбәк, төрек келәмнәре. Һәр смешарик үз бүлмәсе өчен келәмгә заказ бирергә булды. Комбинатның күргәзмәләр залында келәмнең әһәмиятле өлеше булып рәсем яки нинди дә булса бизәк төшерү тора, дип сөйләделәр һәм бик матур келәмнәр күрсәт-теләр. Менә аларның үрнәкләре. (Тәрбияче тактага үрнәкләрне тезә -парлы карточкалар җыелмасы, карточкаларда төрлечә урнаштырылган биш геометрик фигура - әйләнә, квадрат, овал, турыпочмак һәм өчпочмак.) Алар үзләренә келәмнәр сайлаганнар. (Тәрбияче күрсәтә.) Келәмнәрдәге бизәкләр нәрсәләрдән төзелгән? (Балаларның җавап-лары.) Дөрес, геометрик фигуралардан. Үрнәктәге бизәкләр нинди геометрик фигуралардан төзелгән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, квадраттан, овалдан, турыпочмактан һәм өчпочмактан. Нюша үзенә дигән келәмне шунда ук сайлады. Ул нинди келәм сайлады икән, хәзер мин аны сурәтләп бирәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм фигураларның төсен һәм ничек урнашуын хәтерегездә калдырырга тырышыгыз. Балалар, Нюшаның келәмендә түгәрәк уртада урнашкан, квадрат - өстә, өчпочмак - аста, турыпочмаклык - сул якта, овал -уң якта. Өстәлләрегездә геометрик фигуралы карточкалар бар, алар шушы келәмнәргә охшаган. Хәзер кемнең карточкасы Нюшаның ке-ләме белән туры килә, шул балалар карточкаларын күтәрсен. (Балалар күрсәтә.) Кем үз карточкасын сурәтләп бирергә тели? (Бер бала сөйли.) Ябалак та шундый ук келәм сорады. Аны табыгыз һәм күрсәтегез. (Тәрбияче бер баланы чакырып ала, ул фигураларның кайда урнашка-нын күрсәтә һәм сөйли.) Крош та үзенә келәмгә заказ бирде. Аның бизәге башка төрле. Игътибар белән тыңлагыз: квадрат - уртада, туры-почмак - өстә, түгәрәк - аста, өчпочмак — сул якта, овал - уң якта урнаш-кан. Хәзер, балалар, кемдә шундый ук карточка, карточкаларыгызны күтәрегез. (Балалар күрсәтә.) Кем үз карточкасы турында сөйләргә тели? (Бер бала сөйли.) Копатыч та шундый ук келәм сорады. Аны табыгыз һәм күрсәтегез. (Тәрбияче бер баланы чакырып ала, ул фигураларның кайда урнашканын күрсәтә һәм сөйли.) Балалар, ә сез нинди келәм алыр идегез? (Балаларның җаваплары.) Сезнең келәмдә геометрик фигуралар нинди тәртиптә урнашыр иде, сөйләп бирегез. (Балаларны активлаштыру.) Смешариклар бик матур келәмнәргә заказ бирделәр, алар дусларыбызның бүлмәләрен бик күп еллар матурлап торырлар.

5. Рефлексия.

Балалар, сез нинди яңалык белдегез? Сезгә нәрсә ошады? Нәрсә авыр бирелде? Нәрсә җиңел бирелде? Сезгә атнаның кайсы көне ошый? Ни өчен? Барыгызга да рәхмәт! Булдырдыгыз!

Тугызынчы дәрес

Тема: Сигез санының оешуы. Сигезгә кадәр санау. Форма»

Программ эчтәлек:

1) балаларны сигез санының оешуы белән таныштыру һәм аларны сигезгә кадәр санарга өйрәтү; төрле зурлыктагы предметларның саны тигезлеген һәм тигез түгеллеген күрә белергә өйрәтү; төрле геометрик фигуралар төзергә өйрәтү осталыгын формалаштыру, зурлык турын-дагы күзаллауны төгәлләштерү;

2) танып белүнең сенсор һәм логик ысулларын үстерү: тикшерү, каршы кую, анализ, чагыштыру, абстрактлаштыру, сөйләм, зирәклек, тапкырлык;

3) физкультура белән шөгыльләнәсе килү теләген, балалар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: смешарик уенчыклары, серле сандык, капчык, геометрик фигуралар - овал, квадрат, өчпочмак, турыпоч маклык, түгәрәк.

тарату материалы: төрле төстәге баулар, туплар.

Эшчәнлек барышы