Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

5. Рефлексия.

Безгә кемнәр кунакка килгән иде? Аларның исемнәре ничек? Предметларны ничек санадыгыз? Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдегез? Бүгенге биремнәр сезгә ошадымы? Миңа да сезнең белән эшләү бик кызык булды. Смешариклар сезгә рәхмәт әйтә һәм һәркайсыгызга бүләкләр өләшә. (Балаларга смешариклар ясалган рәсемнәр тарата.) Бер-беребезгә рәхмәт әйтеп кул чабып алыйк!

Уналтынчы дәрес

Тема: «Предметлар санының урнашу рәвешенә бәйсез булуы»

Программ эчтәлек:

1) балаларга предметларның саны аларның урнашу рәвешенә бәйсез булуын искә төшерү; төрлечә урнашкан төркемнәрдә предметлар санының тигез икәнен күрергә өйрәтү; предметларны киңлек һәмозынлык буенча чагыштыру;

2) күрсәтмә-образлы фикерләүне, игътибарлылыкны, күреп хәтердә калдыруны, күзаллауны, диалогик сөйләмне үстерү;

3) математика дәресләренә карата кызыксынуны үстерү, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәргә кирәклеген аңлату.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: йомшак уенчык — Керпе, өстәл, кәгазь тә-линкәләр, төймәләр ясалган карточкалар, бердән бишкә кадәр сан фигуралар (һәр санга өчәр), «Паровозик из Ромашково» мультфильмын-дагы паровоз җыры һәм смешариклар турындагы мультфильмнан ау-диоязмалар, бер тартма конфет, смешариклар ясалган медальләр;

тарату материалы: һәр балага ботинка макеты салынган конверт, төрле төстәге һәм үлчәмдәге җепләр (4 данә.): 18x3, 16x4, 14x1, 12x2 см.

Эшчәнлекнең барышы

1. Сәламләшү.

Яңа көн башланды, мин сезгә елмаям, ә сез миңа һәм бер-берегезгә елмаегыз. Бүген барыбыз да бергә, Аллага шөкер, сәламәт һәм шат күңелле! (Матур лирик көй яңгырый). Сез бүген Алия, Вәли, Дәринәгә нәрсә теләр идегез? (Тәрбияче барлык балаларның да исемнәрен санап чыга, аларның алдагы дәрестәге уңышларын да искә ала). Миңа дигән нинди матур теләкләрегез бар? (Балаларның җаваплары.) Тирән итеп сулыш алыгыз, барлык үпкәләү, борчылуларыгызны онытыгыз. Мин сезгә матур көн телим. Әйдәгез, дәресебезне башлыйбыз!

2. «Керпегә өстәл әзерләргә ярдәм итәбез» дидактик күнегүе.

Балалар, безне кунакка чакырдылар. Бүген Керпенең туган көне, хәзер без смешариклар иленә кунакка барырбыз. Әмма башта бүләк әзерләргә онытмыйк. Керпене сөендерер өчен аңа нәрсә бүләк итик икән? (Балаларның җаваплары.) Керпе бит конфет кәгазьләре, фантиклардан коллекция җыя. Әйдәгез, аңа конфетлар бүләк итик, аларның фантиклары белән ул үзенең коллекциясен тагын да баетыр. Менә конфетлар да бар. (Тәрбияче конфетлар тартмасын күрсәтә.) Поезд көтә, юлга кузгалдык. (Балалар бер-берсенә тотынышып баса һәм музыка астында кузгала.) Килеп җиттек! Сәлам, Керпе! (Тәрбияче Керпенең йомшак уенчыгын күрсәтә.) Исәнмесез, дусларым! Мин сезне күрүемә бик шатмын. Бәйрәм өстәлен генә әзерлисебез калды. Зинһар өчен, миңа ярдәм итегез әле. Менә тәлинкәләрне дөрес итеп санап тезеп чыгарга кирәк иде. Әмма мин бик үк дөрес итеп саный белмим. (Тәрбияче балаларны өстәл янына чакыра. Өстәлдә сигез тәлинкә тезелгән.) Алинә, санап әйт әле, өстәлдә ничә тәлинкә бар? (Алинә тәлинкәләрне саный һәм санны әйтә.) Ә хәзер, Сәмирә, син санап әйт. (Баланың җавабы.) (Алга таба тәрбияче тәлинкәләрнең урыннарын үзгәртә һәм тагын бер тәлинкә өсти.) Карап торыгыз әле, мин дөрес итеп саныйммы икән? Мин ничә тәлинкә санадым икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, мин санаган вакытта ялгыштым, бер тәлинкәне төшереп калдырдым. Керпе, хәзер син санап әйт әле, өстәлдә ничә тәлинкә бар икән? Балалар, Керпе тәлинкәләрне дөрес итеп санадымы? Ул кайчан ялгышты? (Балаларның җаваплары.) Әйе шул, Керпе санаган вакытта бер тәлинкәне ике тапкыр санады. Балалар, бер рәткә урнашмаган предметларны санаган вакытта нәрсәне истә калдырырга кирәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, кайсы пред-меттан саный башлаганыңны истә калдырырга кирәк. Шул вакытта бер предмет та төшеп тә калмас һәм бер санаган әйберне икенче тапкыр санап ялгышмассыз да. Керпе дә үз хатасын аңлады инде хәзер. Мин кайсы тәлинкәдән саный башлаганымны истә калдырмаганмын, шуңа да һаман саен ялгышканмын. Хәзер мин бу турыда беркайчан да онытмаячакмын. Керпегә ярдәм итүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!