Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Төймәләр» дидактик күнегүе.

Үз өстәлләрегез янына узыгыз да урыннарыгызга утырышыгыз. Хәзер конверт ларыгыздан карточкаларны алыгыз да, алар арасыннан биш төймә ясалганнарын сайлап алыгыз. Төймәләр төрле карточкалар-да төрлечә урнаштырылып ясалган. Балалар, Керпе биремне интерак-тив такта янында үтәячәк. (Тактада балаларга таратылган шикелле үк карточкалар чыга.) Динә, син биш төймә ясалган ничә карточка таптың? (Баланың җавабы.) (Балаларны активлаштыру.) Балалар, барыгыз да Керпенеке кебек карточкаларны табып өлгердеме? Рәхмәт, барыгыз да биремне төгәл үтәгән. Сезнең барыгызның да (Зиләнең, Мәдинә, Кәрим, Азамат...) карточкаларыгызда төймәләр саны бишәү, ләкин алар төрлесе төрлечә урнашкан. (Балаларны активлаштыру.) Балалар, хәзер дүртәр төймә ясалган карточкаларны табып күрсәтегез әле. Алсу, синең карточкаңда ничә төймә ясалган? (Баланың җавабы.) (Балаларны активлаштыру.) Балалар, бер рәткә түгел, ә төрлечә урнашкан предмет-ларны санаган вакытта нәрсәне истә калдырырга кирәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, кайсы предметтан саный башлаганыңны төгәл итеп истә калдырырга кирәк. Карточкаларыгызга игътибар белән ка-раганнан соң әйтегез әле, төрлечә урнашкан предметларның саннары бер үк төрле була аламы? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, предметлар төрлечә урнашса да (түгәрәк буенча, өчпочмак кебек һ. б.), аларның саннары бер үк төрле була ала.

4. Динамик пауза.

Ял итеп алырга да вакыт җитте дип уйлыйм, алайса, Керпе бик тә арыган. Ул бер тиззарядка уйлап чыгарган, аны сезгә дә өйрәтмәкче була. Сез аның артыннан кабатлап барыгыз.

Бишкә кадәр саныйбыз, герләр күтәрәбез (урыннарда баскан килеш кулларны әкрен генә өскә күтәрәбез, бармаклар йодрыкка төйнәлгән, әйтерсең лә герләр күтәрәбез (дүрт-биш тапкыр)).

Түгәрәктә ничә нокта булса, шулкадәр үк кулларны өскә күтәрик. (Тактада нокталар куелган түгәрәк, тәрбияче нокталарга күрсәтә бара, балалар шул кадәрле үк кулларын өскә күтәрәләр).

Барабанга ничә кат суксам, шулкадәр үк утын ярырбыз. (Аякларны җилкә киңлегенә куеп басалар, кулларын тоташтырып, утын ярганкебек иеләләр.)

Ничә яшел күрәсез, шулкадәр үк иеләсез. (Кулларны билләргә куеп як-якка иеләләр.)

Тактада ничә шакмак, шулкадәр үк сикерик. (Тактада биш шак-мак ясалган. Тәрбияче аларга күрсәтеп бара, балалар сикерәләр.)

Күбәләкләр санынча чүгәләп тә алыйкчы. (Чүгәлиләр.)

Аяк очына басып, түшәмгә үк үрелик. (Аяклар җилкә киңлегендә, кулларны өскә күтәреп аяк очларына басып, түшәмгә үреләләр.)

Үрдәкләрне күрәбез һәм тотмакчы булабыз. (Аякларны туры то-тып алга таба иеләләр.)

Саный-саный гөмбә жыеп карыйбыз. (Иелеп гөмбә җыйган булалар.)

Түгәрәкләр күрсәтәм, ә сез сикереп алыгыз. (Биш тапкыр өчәр түгәрәк күрсәтә,балалар кулларны билгә куеп аяк очларында сикерәләр.)

Җиләкләр саныйбыз, дус булып чүгәлибез. (Кулларны билгә куеп, аркаларны туры тотып чүгәлиләр.)

5. «Ботинкага җеп кертик» дидактик күнегүе.

Шәп итеп ял иттек. Хәзер дәресебезне дәвам итик инде. Кунаклар килүгә бар нәрсә дә әзер, минем генә матур итеп киенәсем калды. Әмма мин уң ботинкамның җебен югалттым, хәзер төрле-төрле җепләр арасыннан үземә кирәклесен таба алмый интегәм. Миңа ярдәм итегез әле. Балалар, Керпенең бу үтенечен дә игътибарсыз калдырмабыз бит инде. Балалар, сезнең өстәлләрдә конвертлар бар, алар эченә ботинка һәм җепләр салынган. Җепләрне алдыгызга тезеп куегыз әле. Барлыгы ничә җебегез булды инде? (Балаларны активлаштыру.) Аларның үл-чәмнәре турында нәрсә әйтергә мөмкин? Иң тар (киң), иң озын (кыс-ка) җепләрне күрсәтегез әле. Хәзер җепләрне иң тарыннан башлап иң киңенә кадәр тезеп чыгыгыз. Җепләрне ничек тәртипкә китердек инде? (Балалар җепләрнең урнашу тәртибе турында сөйлиләр.) Дөрес, сез тар, киңрәк, киң һәм иң киң җепне тәртип буенча тезеп чыкты-гыз. Хәзер җепләрне яңадан бутагыз һәм иң озыныннан башлап иң кыскасына кадәр тәртип буенча тезеп чыгыгыз. Җепләрегез нинди тәртип буенча ята? Иң озын җеп кайда, ә иң кыскасы? Афәрин, сез биремне бик төгәл үтәдегез. Балалар, хәзер Керпегә кирәкле җепне табыйк инде, әмма аларны үзара чагыштырырга ярамый. Башка төрле җепне ничек таба алабыз? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, җепләрне ботинкага кертеп карарага кирәк, дөрес җеп кенә аңа туры киләчәк. Балалар, Керне сезгә бик зур рәхмәт әйтә. Менә кунаклар да ки-леп җитте. (Тәрбияче тактага Нюша һәм Крош рәсемнәрен беркетә.) Керпегә бүләккә конфет бирәбез, ә ул сезгә тәмле печенье һәм чәй әзерләгән. («Смешариклар» мультфильмыннан күңелле көй яңгырый.) Әйдәгез, хәзер поездга утырыйк та яңадан үз бакчабызга кайтыйк.