Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Җил яфракларны саный» физкультминуты.

Җил урман буйлап очты, Менә өрәңгенеке,

Яфракларны санады Сырлысы - миләшнеке,

Андагы бер яфрак та Алтыны - каенныкы.

Читтә торып калмады. Усакның соңгы яфрагын

Менә имән яфрагы, Җил сукмакта бөтерде.

Менә өрәңгенеке, Яфраклар белән бергәләп,

Сырлысы - миләшнеке, Кичкә җил җиргә сеңде.

Алтыны - каенныкы. Менә имән яфрагы,

Усакның соңгы яфрагын Менә өрәңгенеке,

Җил сукмакка ыргытты. Сырлысы — миләшнеке,

Яфракларны очырды да Алтыны — каенныкы.

Аннары кире тотты. Усакның соңгы яфрагы

Менә имән яфрагы, Сукмакта йоклый тагы.

(Н. Нищева)

(Балалар әйләнә буйлап аяк очларында йөгерәләр, кулларын җил-пиләр. Бер-берсенә карашып басып, яфраклар турындагы юлларны укыганда, ике кулларындагы бармакларын берьюлы берәмләп бөгеп баралар. Аннары кулларын төшерәләр һәм чүгәләп утыралар. Янә аяк очларында әйләнә буйлап йөгерәләр, кулларын җилпиләр. Бер-берсенә карашып басалар, яфраклар турындагы юлларны укыганда, ике кулларындагы бармакларын берьюлы берәмләп бөгеп баралар. Аяк очларына басып, бер урында әйләнәләр.)

Балалар, җил нинди яфракларны һәм ничә яфрак санады?

4. «Миләш җиләкләре» уены (рәсем ясау).

Карагыз әле, көзге урманда йөреп кайткач, Нюша, Бараш һәм Крош миләшнең җиләкләрен алып килделәр. Алар нинди матурлар. Сез миләш җиләкләре турында нәрсә сөйли аласыз? (Алар түгәрәк һәм кызыл, алар куп.) Дөрес, балалар, миләш җиләкләре кызыл һәм түгәрәк. Әйдәгез, без сезнең белән аларның рәсемен ясыйк. (Балаларга рәсемне карточкаларда традицион булмаган ысул белән ясарга кушы-ла.) Мин сезгә бу җиләкләрне бармаклар һәм мамыклы таякчыклар ярдәмендә ясарга тәкъдим итәм. Балалар, сезнең каршыда өч карточка ята һәм һәр карточкада миләш җиләкләрен ясарга кирәк. Беренче кар-точкада биш, икенчесендә алты, өченчесендә җиде җиләк. (Балаларны активлаштыру.) (Балалар биремне үтиләр.) Афәрин! Сез ничек матур һәм пөхтә итеп ясадыгыз. Ә хәзер карточкаларыгызны тәртипләп рәт буенча тезегез. Иң өстә биш җиләкле карточка ятсын, аннан соң (урта-да) алты җиләкле карточка килсен, аста җиде җиләклесе урнашсын. Афәрин! Сез миләш рәсемен ясаган арада, Нюша, Бараш һәм Крош җиләкләрне авыз итеп карадылар. Ә хәзер, карагыз әле, смешарик-лар ничә җиләкне кабып карады икән? Сәйдә, әйт әле, Бараш ничә җиләк ашады? (Биш.) Дөрес, ул биш җиләк ашады! Гали, Нюша ничә җиләкне татып карады? (Җиде.) Дөрес, Нюша җиде җиләк ашады. Ә Крошка ничә җиләк калды соң, Камилә? (Алты.) Булдырдыгыз, Крош алты җиләк ашады. Хәзер мин, чиратлап, смешарикларны күрсәтәм, һәм сез ул ясаган миләш җиләге рәсемен күрсәтергә тиеш буласыз. (Тәрбияче чират буенча смешарикларны күрсәтә. Балалар теге яки бу Смешарикка туры килгән миләш җиләге рәсеме төшерелгән кар-точканы күтәрәләр.) Мансур, аңлат әле, нигә син нәкъ менә шушы карточканы күтәрдең? (Баланың җавабы.) Миңнегөл, ә син нигә бу карточканы сайладың? (Һәр сорау саен тәрбияче ике-өч баланы ча-кырып ала, һәм аларга ни өчен теге яки бу карточканы сайлауларын аңлату мөмкинлеге тудырыла.) Афәрин! Сез барлык биремнәрне дә үтәп чыктыгыз. Смешариклар сездән канәгать.