Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3.Динамик пауза.

Бер - без тезелешеп бастык,

Ике - иелдек һәм турайдык.

Өч — өч тапкыр чәбәкләгәч,

Башны өч кат селкедек!

Дүрт — кулларны киң иттереп

Җәйдек, кочакны ачтык.

Биш — кулларны җилпи-җилпи,

Урыныбызга бастык!

4. «Матур келәм» дидактик күнегүе.

Балалар, Крош Керпегә ниндидер геометрик фигуралар биргән. (Геометрик фигураларны күрсәтә.) Алар ничек дип атала әле? (Бала-ларның җаваплары.) Дөрес, геометрик фигуралар. Ә хәзер, әйдәгез, мин һәрбер геометрик фигураны аерым-аерым күрсәтәм, сез миңа аларның исемнәрен әйтеп барыгыз. Керпе дә хәтерендә калдырыр. (Тәрбияче геометрик фигураларны күрсәтә бара, балалар аларның исемнәрен әйтәләр.) Керпе, безнең балалар геометрик фигураларның исемнәрен беләләр. Бу — овал, түгәрәк, квадрат, өчпочмак. Әйдәгез, хәзер Керпегә шушы геометрик фигуралардан матур келәм ясарга булышабыз. Сезнең өстәлләрдә геометрик фигуралар һәм бер кәгазь бите ята. Кәгазь битенең өске өлешен күрсәтегез әле. (Балалар күрсәтәләр.) Кәгазь битенең аскы өлешен күрсәтегез. (Балалар күрсәтәләр.) Уң кулыгыз белән сулдан уңга һәм уңнан сулга таба йөртеп күрсәтегез әле! (Балаларны активлаштыру.) Афәрин! Хәзер кәгазьнең буеннан-буена, өстән аска һәм астан өскә таба уң кулыгыз белән йөртеп чыгыгыз. Мине игътибар белән тыңлап кайсы фигураны кайда урнаштырырга кирәклеген белерсез. Кәгазь битен борырга ярамый. Сул яктан өстән аска таба биш түгәрәк куегыз. Шуннан соң уңда астан өскә сигез овал урнаштырыгыз. Биремне бик төгәл үтисез, афәрин! Өстә сулдан уңга таба тугыз квадрат куярга кирәк. Кәгазьнең аскы ягына уңнан сулга таба алты өчпочмак тезеп чыгыгыз. Менә нинди матур келәм барлыкка килде! Марат, син ничә түгәрәкне кайда урнаштыруың турында безгә дә әйтеп кит әле? Мәдинә, син овалларны кая куйдың? Ә Әмирнең квадратлары кайда урнашкан икән? Кәримә, син ничә өчпочмакны кая тезеп чыктың? (Балаларның җаваплары.)

5. «Смешариклар өчен койма» уен күнегүе.

Балалар, әйдәгез пластилиннан койма ясыйбыз. Ике кулыгызга да пластилин алыгыз һәм учларыгызда ике бер төсле үк багана ясап тәгәрәтегез. Баганаларыгызның озынлыклары һәм калынлыклары бер үк төсле булсын. (Балалар баганаларны чагыштыра-чагыштыра эшлиләр.) Ә хәзер сезнең баганаларыгызның берсен озынайтырга кирәк, моның өчен нәрсә эшли алабыз? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер багананы учларга алып тагын да озынайсын өчен тәгәрәтергә кирәк. Багана нишләде инде? (Балаларның җаваплары.) Ә пластилин арттымы, сез багананы озынайтыр өчен тагын пластилин өстәдегезме? (Балаларның җаваплары.) Ә озынайган багана нишләде соң? Дөрес, ул озынайды, әмма юкарды. Менә баганаларны бер-берсе белән янәшә куеп карасак, без моны яхшы күрербез. Хәзер юкарган багананы ка-лынайту өчен нәрсә эшли алабыз инде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бу багананы учларга алып ул калынайганчы һәм кыскарганчы кысарга кирәк. (Балалар биремне үтиләр.) Карагыз әле, сезнең куллар-дагы багана икенче багана белән чагыштырганда ничек үзгәрде? Аның үлчәме турында нәрсә әйтә алабыз? Ул калынракмы, әллә юкаракмы? Аның озынлыгы үзгәрдеме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, багана калынайды, әмма кыскарды да. Хәзер барыгыз да үз баганаларыгызны миңа алып килегез, смешариклар өчен койма ясап куйыйк. (Балалар биремне үтиләр.)