Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

1. Көнне каршылау мизгеле.

Балалар, бүген мин кояшка карап сокландым һәм шул ук вакытта аптырап та калдым. Ул бит кояш кына түгел, ә тылсымчы да икән. Карагыз әле ничек матур итеп, тылсымлы итеп елмая, шулай итеп безне сәламли! Әйдәгез, аның турында шигырь сөйләп, бер-беребезне сәламләп алыйк!

Иртә таңнан тәрәздән кемдер елмаеп бакты,

Учым сузгач, анда аның сурәте балкып калды.

Бу бит кояш алтын нурын кызганмыйча таратты,

Шуңа күрә көннәребез бик нурлы һәм бик якты!

Әйдәгез, без дә кочаклашыйк һәм шулай итеп бер-беребезне сәламлик. Хәерле иртә, минем кадерлеләрем! Көнегез күңелле үтсен! Әйләнә-тирәбездәге матурлыкны күреп, дус булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлик. (Балалар берсен берсе сәламли һәм теләкләрен әйтә.)

2. «Нюша Яңа елга әзерләнә» дидактик күнегүе.

Берсендә иртә белән йокыдан уянгач, Нюша да якты кояшка карады, яңа көнне сәламләде һәм, календарь битен әйләндергәч, бер атнадан Яңа ел җитәчәген аңлады! Ул аны ел буе көтте һәм көтелгән бәйрәмгә нибары бер атна калган! Нюша бәйрәмгә әзерләнергә һәм бер атна эчендә барысына да өлгерергә кирәклеген аңлады, чөнки Крош, Бараш, Пин, Лосяш, Совунья, Керпе, Кар-Карыч һәм Копатыч бу могҗизалы бәйрәмне аның өендә каршыларга сүз куешкан иде. Яңа ел еракта түгел, ә бу якшәмбедә!

Ә хәзер, балалар, табышмакның җавабын табыйк әле. Бер өердә җидешәр кош төркем-төркем очалар, ләкин кире кайтмыйлар. Нәрсә бу? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, атна көннәре. Атнада ничә көн? Балалар, атна көннәрен тәртип буенча санап китегез. (Балаларны ак-тивлаштыру.) Хәзер без Нюша белән уйнап алырбыз һәм мин сезнең атна көннәрен ничек хәтердә калдыруыгызны тикшерермен. Нюша вакытны бик яхшы тоя, аны оста итеп бүлә белә. Аның һәр көне язылып чыккан! Нюшадан өйрәнергә була! Атнаның нинди көне атнаны башлап җибәрә? (Балаларның җаваплары.) Шулай итеп, дүшәмбе -беренче көн. Дүшәмбе көнне Нюша фатирда тәртип урнаштырды. Дуслары аның пөхтә һәм чисталык яратучы хуҗабикә икәнен күреп шаккатсыннар әле! (Тәрбияче рәсем күрсәтә.) Дүшәмбедән соң нинди көн килә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, сишәмбе - икенче көн. Сишәмбе йокыдан торгач, Нюша барысы өчен дә яңа ел бүләкләре әзерләргә уйлады. Бүләксез нинди яңа ел булсын инде, дип уйлады ул, шуңа машинасына утырды да кибеткә китте. (Тәрбияче Нюшаның машинада барган рәсемен күрсәтә.) Сез ничек уйлыйсыз, Нюша нинди машина йөртә икән? (Балаларның җаваплары.) Афәрин! Сишәмбедән соң нинди көн килә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, чәршәмбе -атнаның өченче көне. Яңа ел бәйрәмендә бик матур һәм сокландыргыч булып күренү өчен, бүген Нюша гүзәллек салонына китте. Ничек уй-лыйсыз, ул анда нишләде икән? (Балаларның җаваплары.) Әйе, хәзер ул искиткеч матур күренә. (Тәрбияче рәсем күрсәтә.) Чәршәмбедән соң нинди көн килә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, пәнҗешәмбе -дүртенче көн. Бүген Нюша чыршы бизәде. Сез ничек уйлыйсыз, Нюша чыршыны нәрсә белән бизәде икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул чыршыга чыршы мәрҗәннәре, чыршы брошкасы, чыршы алка-лары элде. Чыннан да, чыршыдан башка нинди Яңа ел булсын ди! (Тәрбияче рәсемнәрне күрсәтә.) Пәнҗешәмбедән соң нинди көн килә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, җомга. Ул - атнаның бишенче көне. Бу көнне Нюша меню төзеде һәм беренчегә, икенчегә нәрсә бирәчәген, нинди эчемлекләр һәм салатлар әзерләячәген уйлады. Нюша азык-төлекнең исемлеген төзеде һәм кибеткә китте. (Тәрбияче рәсемнәрнекүрсәтә.) Кибеттән ул нәрсәләр алды икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул дусларын сыйларга тәм-томнар алып кайтты. Яңа ел табы-нында күп тәмле әйберләр булырга тиеш.

Атнаның икенче көне ничек атала? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, шимбә, ул — алтынчы көн. Иң әһәмиятле һәм җаваплы көн ул. Бүген Нюша үзенә матур кием алырга булды. Ул дусларын шак-катырырга тиеш! Шуңа кием кибетенә китте дә. (Тәрбияче рәсемнәрне күрсәтә.)

Ниһаять, атнаның соңгы көне. Ул ничек атала? (Балаларның җа-ваплары.) Дөрес, якшәмбе. Ул атнаның ничәнче көне? (Балаларның җаваплары.) Дөрес әйтәсез, якшәмбе — атнаның җиденче көне. Менә ул, көтеп алынган Яңа ел! Бер атна сизелмичә дә узып китте. Нюша бик тырышты. Ул җиде көн буе җиң сызганып әзерләнде һәм, ниһаять, әзерләнеп бетте. Дусларны каршы алырга һәм бүләкләрне тапшырырга вакыт. (Тәрбияче рәсемнәрне күрсәтә.)

Балалар, сез атна көннәрен истә калдырдыгызмы инде? Атна көннәре буенча Нюшаның Яңа елга әзерләнүе турында сөйләп бирегез әле. (Тәрбияче җиде баладан сорый.)