Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

1. Көнне каршылау мизгеле.

Иртән иртүк

Уятыйм әле кояшны — Уятыйм әле кошларны -

Көннәрем якты булсын! Көннәрем җырлы булсын!

Уятыйм әле бакчаны - Уятыйм әле дусларны -

Көннәрем татлы булсын! Көннәрем ямьле булсын!

Уятыйм әле әнине - Уятыйм әле Җир шарын -

Көннәрем җылы булсын! Көннәрем гөрләп торсын!

(Роберт Миңнуллин)

Балалар, без бер-беребезгә яхшы кәеф теләдек, чөнки ягымлысүзләр ишеткәч, үзебезгә дә рәхәт һәм күңелле булып китә.

2.«Сыерчыклар һәм сыерчык оялары» дидактик күнегүе.

Бүген безгә кунакка дусларыбыз - Крош һәм Керпе килде. Алар сезгәшигырь укырлар. Сез бу шигырьдә кайсы ел фасылы сурәтләнгәненәйтергә тиешсез.

Кар эри инде, Басулар хәзер

Күзгә күренеп. Кара юрганда.

Пар күтәрелә, Сыерчык кайта,

Нурга үрелеп. Тургай моңлана.

Гөрләвек ага Табигать-патша

Һәрбер урамда, Көлеп уяна.

(Ленар Шәех)

Әйе, бу — яз фасылы. Сез бик дөрес әйттегез. (Тәрбияче яз сурәтләнгән слайдларны кабыза).

Яз җиткәч, табигатьтә чын могҗизалар башлана. Яз көне сез нинди могҗизалар күрдегез? (Кар эри, бөреләр бүртә, җылы яктан кошлар кайта.) Борынгы заманнарда кошларны яз хәбәрчеләре дип йөрткәннәр. Нәкъ менә алар канатлары белән җылы алып кайталар. Яз көне безгә нинди кошлар кайта соң? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, кара каргалар, сыерчыклар, торналар, тургайлар, карлыгачлар, киек казлар, кыр үрдәкләре һ. б.) Балалар, сез кош исемнәрен дөрес әйттегез. Яз көне кошларның беренче мәшәкате нәрсә? (Балаларның җаваплары.) Яз көне аларга, йомырка салу һәм бала чыгару өчен, оя әзерләргә кирәк. Күп кошлар оя ясыйлар, ләкин сыерчыклар, башка кошлар кебек, оя ясамыйлар. Алар агач куышларына яки кешеләр эшләгән махсус ояларга урнашуны кулайрак күрәләр. Әйдәгез, слайд-ларны карыйк әле. (Слайдта сыерчык оясын күрсәтү.) Бу кечкенә өйләр ничек атала? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, сыерчык ояла-ры. Менә Крош белән Керпе дә сыерчыклар өчен бик күп оялар яса-ды, кошларны һәм ояларны фотога төшереп, сезгә алып килделәр.Күпме рәсем! (Тәрбияче тартма эченнән сыерчык оясы төшерелгән җиде зур карточканы ала һәм, бер-берсе арасында ара калдырып, җыелма тактаның өске рәтенә урнаштыра, ә аскы рәткә сыерчык сурәте ясалган сигез карточканы бер-берсенә терәп куя.) Игътибар белән карагыз әле, сыерчыклар күбрәкме, әллә сыерчык ояларымы? (Балаларның җаваплары.) Кайсылары азрак? Моны сез ничек белде-гез? (Балаларның җаваплары.) (Балаларны активлаштыру.) Дәрес, бер сыерчыкка оя җитмәде. Диана, оялар барысы ничәү, санап кит әле? (Бала саный.) Дәрес, җиде сыерчык оясы. Юлия, сыерчыкларны санап кит, алар ничәү? (Бала саный.) Дәрес, сигез сыерчык оясы. Кайсы сан зуррак: җидеме, әллә сигезме? (Балаларның җаваплары.) Дәрес, сигез җидедән зуррак. Сигез җидедән күпмегә зуррак? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, сигез җидедән бергә зуррак. Кайсы сан кечерәк: җидеме, әллә сигезме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, җиде сигездән кечерәк. Җиде сигездән күпмегә кечерәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, җиде сигездән бергә кечерәк. Ни өчен кайбер балалар сыерчык оялары сыерчыклардан күбрәк дип уйлады? (Чөнки сыерчык оялары зур, ә сыерчыклар кечкенә.) Тагын ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Дәрес, сыерчык оялары бер-берсеннән күпмедер ераклыкта урнашкан һәм күбрәк урын алып торалар, шуңа да алар күбрәк булып күренә. Сы-ерчык рәсемнәре бер-берсенә терәп урнаштырылган, алар аз урын алып тора, шуңа да алар азрак булып тоела. Чынлыкта сыерчык оялары күбрәк, алар сигез, ә сыерчыклар җиде генә. Сигезнең җидедән бергә күбрәк, ә җиденең сигездән бергә азрак икәнлеген ничек исбатларга? (Балаларның җаваплары.) Эльвина, кечкенә сыерчык рәсемнәрен сы-ерчык оясы төшерелгән зур карточкалар астына урнаштырып чык әле. Бер ояга бер кош туры килсен. (Бала биремне үти.) Балалар, димәк, предметларның саны алар алып торган урынга бәйле түгел. Шулай ук предметларның саны аларның зурлыгына да бәйле түгел. Кайсы пред-метлар күбрәк, ә кайсылары азрак икәнен белү өчен аларны санарга һәм гомуми нәтиҗәләрне чагыштырырга кирәк. Крош белән Керпе дә сыерчык ояларын сыерчыкларның гомуми санына караганда бергә кимрәк эшләгәннәрен белделәр. Һәр кош үз өендә яшәсен өчен, тагын бер оя ясарга уйладылар. Балалар, Крош белән Керпенең гамәлен хуп-лагыз — бу эшләрен тизрәк башкарып чыксыннар өчен кулларыгызны чәбәкләгез!

3. «Сыерчыклар очрашуы» физкультминуты.

Балалар, сыерчыкларны балалар да, өлкәннәр дә зарыгып көтә. Алар да сыерчыкларга оялар әзерләгәннәр. Кошларны без ничек кө-тәбез икән, әйдәгез күрсәтик, ял да итеп алыйк.

Иртүк тордык та кошларны (Җиде тапкыр өскә тартылалар.)

Көттек зарыгып.

Урамда сакчылар йөри,(Урында сигез тапкыр атлыйлар.)

Мәче куркытып.

Кошларга куллар болгыйбыз, (Кулларны, өскә күтәреп, җиде тапкыр . . . болгыйлар.)

Барабан кагабыз: (Барабанда сигез тапкыр

Без ясаган ояларга уйныйлар,)

Кереп карагыз!

Балалар, җиде (сигез, тугыз, ун) күчмә һәм кышлаучы кош исе-мен әйтегез әле.