- •Математикага өйрәнәбез
- •Эчтәлек
- •Перспектив планнаштыру
- •1. Сәламләшү.
- •2. «Баскыч ясыйбыз» дидактик күнегүе.
- •4. «Керпе кышка әзерләнә» дидактик күнегүе.
- •5. Рефлексия.
- •1. Көнне каршылау мизгеле.
- •3. «Мин болай булдыралам» тиззарядкасы.
- •4. «Бүләкләр бүләк итәм» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).
- •5. «Нәрсә икәнлеген әйт» уены.
- •6. Рефлексия.
- •2. «Геометрик фигуралар» дидактик уены.
- •3. «Сан буенча кайсы фигуралар күбрәк?» уен күнегүе.
- •4. «Өчпочмаклар һәм квадратлар» физкультминуты.
- •5. «Капшап бел һәм тартып чыгар» уены.
- •1. Сәламләшү.
- •2. Кәгазь битендә турыпочмаклыкның якларын һәм почмакларын өйрәнү.
- •3. Динамик пауза.
- •4. «Мин машинада барам» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эшләү).
- •5. Рефлексия.
- •1. Сәламләшү.
- •2. «Коллекционер Керпе» дидактик күнегүе.
- •3. Эш дәфтәрләре белән эшләү.
- •4. Динамик пауза.
- •2. «Яфракларны сана» дидактик уены.
- •3. «Җил яфракларны саный» физкультминуты.
- •4. «Миләш җиләкләре» уены (рәсем ясау).
- •5. «Смешарикларны тап» уен күнегүе.
- •6. Рефлексия.
- •1. Көнне каршылау мизгеле.
- •2. «Су асты патшалыгы» дидактик күнегүе.
- •3. «Диңгез балыклары» дидактик күнегүе.
- •4. «Шат күңелле балык» динамик паузасы.
- •6. Рефлексия.
- •1. Көнне каршылау мизгеле.
- •2. «Тәүлек өлешләре. Атна көннәре» дидактик күнегүе.
- •3. «Урман мәктәбе» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).
- •4. «Шундыйны ук тап» дидактик уены.
- •1.Көнне каршылау мизгеле.
- •2. «Фитнес-клубта» дидактик күнегүе.
- •3. Динамик пауза. «Киресен әйтәбез» уены.
- •4. «Төрле төстәге баучыклар» дидактик уены.
- •5. Рефлексия.
- •1. Сәламләшү.
- •2. «Биек һәм тәбәнәк чыршылар» дидактик күнегүе.
- •3. «Зур сары гөреҗдә һәм кечкенә ал гөмбә» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).
- •4. Динамик пауза. «Киресен әйтәбез» уены.
- •5. «Күркәләрне җый» дидактик күнегүе.
- •6. Рефлексия.
- •1. Сәламләшү.
- •2. «Смешариклар һәм күбәләк корты» дидактик күнегүе.
- •3. «Сары Һәм зәнгәр күбәләкләр» дидактик күнегүе.
- •4. «Күбәләкләр» динамик паузасы.
- •5. «Күбәләкләр таякчыклар белән уйныйлар» дидактик күнегүе.
- •6. Рефлексия.
- •1. Көнне каршылау мизгеле.
- •2. «Аквариумдагы балыклар» уен күнегүе.
- •3. «Ташчыклар һәм кабырчыклар» дидактик уены (тарату материалы белән эш).
- •4. «Шаян балык» динамик паузасы.
- •6. Рефлексия.
- •1. Сәламләшү.
- •2. «Вагоннар һәм шпаллар» дидактик күнегүе.
- •3.Динамик пауза.
- •4. «Матур келәм» дидактик күнегүе.
- •5. «Смешариклар өчен койма» уен күнегүе.
- •6. Рефлексия.
- •1. Сәламләшү.
- •2. «Бибигә кунакка барабыз» уен күнегүе.
- •3. «Тиззарядка» динамик паузасы.
- •4. «Тәртип урнаштырабыз» уен күнегүе.
- •5. Рефлексия.
- •1. Сәламләшү.
- •3. «Карусельләр» динамик паузасы.
- •4. «Карап эшлә» дидактик күнегүе.
- •5. Рефлексия.
- •1. Сәламләшү.
- •2. «Керпегә өстәл әзерләргә ярдәм итәбез» дидактик күнегүе.
- •3. «Төймәләр» дидактик күнегүе.
- •4. Динамик пауза.
- •5. «Ботинкага җеп кертик» дидактик күнегүе.
- •6. Рефлексия.
- •1. Сәламләшү.
- •2. «Санап күрсәт әле» дидактик уены.
- •3. «Күзләрне йомган килеш чәчәкләрне саныйбыз» дидактик күнегүе.
- •4. Динамик пауза.
- •5. «Койманы төзәтәбез» дидактик күнегүе (рәсем ясау).
- •6. Рефлексия.
- •1. Көнне каршылау мизгеле.
- •2. «Нюша Яңа елга әзерләнә» дидактик күнегүе.
- •3. «Атнада ничә көн?» динамик паузасы.
- •4. «Нюшаның төшен сурәтлә» дидактик күнегүе.
- •5. Рефлексия.
- •1. «Нюша эскәтер сатып ала» дидактик күнегүе.
- •2. Динамик пауза.
- •3. «Нюша табын әзерли» дидактик күнегүе.
- •4. Рефлексия.
- •1. Сәламләшү.
- •2. «Турыпочмаклык һәм квадрат» дидактик күнегүе.
- •3. «Котлау открыткасы» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).
- •4. «Кышкы паркта» динамик паузасы (сулыш гимнастикасы).
- •6. Рефлексия.
- •1. Сәламләшү.
- •2. «Геометрик фигураны атап әйт» уен күнегүе.
- •3. «Металлофонда уйнау» динамик паузасы.
- •4. «Шундый ук геометрик формада булган предметны табу» дидактик уены.
- •5. «Кем дөрес бара, шул смешарикларны таба» дидактик уены.
- •6. Рефлексия.
- •1. Сәламләшү. «Гаҗәеп куллар».
- •2. «Нюша — кайгыртучан хуҗабикә» дидактик уены.
- •3. Динамик пауза. Сулыш гимнастикасы.
- •4. «Умарталар һәм бал кортлары» дидактик күнегүе.
- •2. «Урман аланында» уен-күнегүе.
- •3. «Тасманы сайла» уен-күнегүе.
- •4. «Зарядка» динамик паузасы.
- •4. «Совунья келәтендә тәртип урнаштырыйк» уен-күнегүе.
- •6. Рефлексия.
- •1. Көнне каршылау мизгеле.
- •2. «Нюшаның конфетлары» күнегүе.
- •3. «Тортны бизибез» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).
- •5. «Санап күрсәт һәм санап ал» дидактик күнегүе.
- •6. Рефлексия.
- •2. «Смешарикларның биреме» дидактик күнегүе
- •4. «Шар, куб, цилиндр» дидактик күнегүе.
- •5. «Кыңгырау кайда чыңлый?» дидактик күнегүе.
- •1. Көнне каршылау мизгеле.
- •2. «Нюша өчен бантиклар һәм чәчәкләр» уен-күнегүе.
- •3. «Тортны тигез өлешләргә бүләбез» уен-күнегүе.
- •4. «Өч аю» тиззарядка.
- •5. «Санны күрсәт» дидактик күнегүе.
- •6. Рефлексия.
- •1. Көнне каршылау мизгеле.
- •2. «Сөлгеләр» дидактик күнегүе.
- •3. «Йөзеп алыйк» физкультминуты.
- •4. «Кунаклар рәсем ясый һәм саф һава сулый» дидактик күнегүе.
- •5. «Нәрсә, кем, кайда?» дидактик уены.
- •6. Рефлексия.
- •1. Сәламләшү.
- •2. «Кыңгырау һәм Салават күпере урамнары» уен-күнегүе.
- •3. «Төсле борчак» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).
- •5.«Ябалак һәм Нюша өчен матур тасмалар» (тарату материалыбелән эш).
- •6. Рефлексия.
- •1. Көнне каршылау мизгеле.
- •2. «Төрле төсле йомгаклар» дидактик күнегүе.
- •3. «Сөт ризыклары» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).
- •4. «Карусель» динамик паузасы.
- •5. «Карлыган һәм җиләк бәлеше» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).
- •6. Рефлексия.
- •1. Көнне каршылау мизгеле.
- •2. «Салават күпере төсләре» дидактик күнегүе.
- •3. «Салфеткаларны тәртип буенча урнаштыр» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).
- •4. «Металлофонда уен» динамик паузасы.
- •5. «Чәчәк бәйләме» дидактик күнегүе.
- •6. Рефлексия.
- •1. Көнне каршылау мизгеле.
- •2.«Атна көннәре» дидактик күнегүе.
- •3. «Атна көннәре» динамик паузасы.
- •4. «Болын чәчәкләре» дидактик күнегүе.
- •6. «Танграм» дидактик күнегүе.
- •7. Рефлексия.
- •1. Көнне каршылау мизгеле.
- •2. «Нюшаның бүлмәсе» уен күнегүе.
- •3. «Тәм-томнар» уен-күнегүе (тарату материалы белән эш).
- •4. «Атна» физкультминуты.
- •5. «Нюшаның дусларын ата һәм сана» дидактик күнегүе.
- •6. «Пингвин Пинга ярдәм ит» дидактик күнегүе.
- •7. Рефлексия.
- •1. Көнне каршылау мизгеле.
- •2. «Урманга гөмбәгә» дидактик күнегүе.
- •4. «Табышмак фантиклар» уен-күнегүе.
- •5. «Соңгы сәяхәт» уен-күнегүе.
- •6. Рефлексия.
- •1. Көнне каршылау мизгеле.
- •3. «Кабырчыкларны сана» дидактик күнегүе (тарату материалыбелән эшләү).
- •4. «Шаян балык» динамик паузасы.
- •5. «Танграм» уены.
- •6. Рефлексия.
- •1. Көнне каршылау мизгеле.
- •2.«Сыерчыклар һәм сыерчык оялары» дидактик күнегүе.
- •4. «Игътибарлы колаклар» дидактик күнегүе (тарату материалыбелән эш).
- •5. «Күбәләк корты» дидактик күнегүе.
- •6. «Баскычлар» дидактик күнегүе.
- •7. Рефлексия.
- •1. Көнне каршылау мизгеле.
- •2. «Цирк» уен-күнегүе.
- •3. «Баскыч ясыйбыз» дидактик күнегүе.
- •4. «Игътибарлы бул!» динамик паузасы.
- •5. «Кулчатыр» дидактик күнегүе.
- •6. Рефлексия.
6. Рефлексия.
Балалар, бүген безгә кунакка кем килде әле? Бүген нинди яңа-лыклар белдегез? Нәрсәләргә өйрәндегез? (Балаларны активлаштыру.) Барыгыз да бик әйбәт эшләдегез! Булдырдыгыз! Керпе дә сезгә рәхмәт әйтә. Бер-берегезгә кул чабып алыгыз әле!
Ундүртенче дәрес
Тема: «Ун саны. Предметларны ун саны кысаларында санау. Озынлык буенча чагыштыру»
Программ эчтәлек:
1) балаларда ун саны турындагы күзаллауны барлыкка китерү һәм унга кадәр саный белү күнекмәләрен ныгыту; саннарны исемнәр белән килеш һәм санда килештереп санау. Бер үк төрле озынлыктагы предметларны сайлап алырга өйрәнү; парлы предметларның озынлыкларын чагыштыру; «озын», «кыска», «озынрак», «кыскарак», «иң озын», «тигез озынлыкта» сүзләрен балалар сөйләмендә активлаштыру;
2) игътибарлылыкны, күреп танып белүне, логик фикерләүне, күзаллауны, сөйләмне үстерү;
3) мөстәкыйльлек, тырышлык, белем алуга кызыксыну, башкалар-га ярдәм итү теләген тәрбияләү.
Җиһазлар һәм материаллар:
күрсәтмә материал: смешариклар мультфильмы геройлары: Крош, Нюша, Ябалак, Пин, Кар-Карыч, Бараш, Копатыч, Лосяш, Биби, Керпенең яссылыктагы рәсемнәре; машина һәм конфет рәсемнәре унар данәдә, кояш;
тарату материалы: һәр баланың конвертында дүртәр пар «космик» чаңгылар, бу чаңгылар төсле картоннан киселеп ясалган (чаңгыларның озынлыклары: 12 см - кызыл төстә, 14 см - зәңгәр, 16 см - яшел, 18 см - сары), балалар санынча кояшлар.
Эшчәнлекнең барышы
1. Сәламләшү.
Исәнмесез, балалар! Хәерле көн сезгә! Без барыбыз да шат күңелле, сәламәт! Күз алдыгызга китерегез, сезнең кулларга кояш нурлары кунган, ди. Бу нурлар шулкадәр җылы һәм якты, аларның җылысы сезнең кулларга гына сыймый, сез бу яктылыкны башкалар белән дә уртаклашырга телисез икән. Әйдәгез, кулларны алга сузып, бер-беребезне сәламләп алыйк. Безнең смешарикларның да кәефләре бик шәп. Алар хәзерге вакытта нәрсәләр эшлиләр икән, карап карыйк әле.
2. «Бибигә кунакка барабыз» уен күнегүе.
Балалар, смешариклар Бибигә кунакка барырга дип җыеналар. Биби — робот-смешарик, космик академиядә укый. Вакыт-вакыт ул үзенең дуслары янына кунакка очып килә. Әмма соңгы өч айда аның үз дуслары янына кайтырга вакыты юк. Смешариклар аны сагынганнар, шуңа да үзләре космик сәяхәткә җыенганнар. Балалар, ә сез һавада оча торган нинди транспорт төрләрен беләсез? (Балаларның җаваплары.) Әйе, самолёт, вертолёт һәм ракета бар. Ә космик сәяхәткә барыр өчен нәрсәгә утырып очарга кирәк соң? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ракетага утырып очарга кирәк. Менә безнең дуслар Крош, Нюша, Ябалак, Пин, Кар-Карыч, Бараш, Копатыч, Лосяш, Керпе дә ракетага утырганнар һәм очып киткәннәр. (Тәрбияче мультфильм геройларын бер рәткә тезеп чыга.) Балалар, әйдәгез, без дә смешариклар артыннан кузгалабыз. Кулларыбызны өскә күтәрик, учларны тоташтырып ракеталар ясыйк та очып китик. (Космик көй яңгырый.) Игътибар, без космик академия урнашкан планетага төшәбез. Карагыз әле монда нинди сәер агачлар һәм матур чәчәкләр үсә. Смешарикларга монда бик тә ошый. Әй бу Крошны, бигрәк тиктормас инде, әнә читтәрәк торган машиналарны күрде дә дусларын шуларга утырып йөрергә дип чакыр-ды. Нюшадан кала барысы да машиналар янына йөгерде. Керпе ма-шиналар кырыендагы язуны укыды. Анда «Бу машиналарда йөрергә рөхсәт ителә» дип язылган иде. Әмма смешариклар һәркайсына да машина җитәрме-юкмы икән дип уйга калдылар. Әйдәгез, аларга бу-лышып алыйк әле. (Тәрбияче бер рәткә тезелгән сигез смешарик - Ябалак, Копатыч, Бараш, Крош, Керпе, Лосяш, Пин, Кар-Карыч һәм икенче рәткә тезелгән тугыз машина сурәтенә игътибар итүләрен сорый.) Балалар, ничек уйлыйсыз, смешарикларга машиналар җитәрме икән? Моны ничек белергә була? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, санарга кирәк. Мәликә, смешарикларны санап ал әле, ә син, Мәдехур, машиналарны сана. Мәликә, смешариклар ничәү? Дөрес, смешарик-лар сигез. (Балаларны активлаштыру.) Мәдехур, машиналар ничәү? Дөрес, барлыгы тугыз машина. (Балаларны активлаштыру.) Сигез саны зурракмы, әллә тугызмы? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, тугыз сигездән зуррак. Кайсы сан кечерәк: сигезме яки тугызмы? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, сигез саны тугыздан кечерәк. Моны ничек тикшерергә була? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, һәр сме-шарикка берешәр машина бирергә кирәк. Алинә, һәр смешарикка берәр машина биреп чык әле. Ни өчен бер машина артык чыкты? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, смешариклар әзрәк, машиналар күбрәк. Балалар, Нюшаның да машинада йөрисе килә башлады. Сигез смешарик янына Нюша да килеп кушылса, алар ничәү булачаклар? (Тәрбияче Нюшаның рәсемен урнаштыра.) Смешариклар ничәү булдылар инде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, хәзер смешариклар тугызау. Әйдәгез, бергәләп санап алабыз, барлык смешарикларга да машиналар җитәрме икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, хәзер машиналар да, смешариклар да тигез булдылар. Балалар, Биби үзенең дусларын күреп бик сөенде. (Тәрбияче Биби рәсемен урнаштыра.) Хәзер бу дуслар ничәү булдылар инде? (Тәрбияче смешарикларны саный, ун санына басым ясап әйтә.) Смешариклар ничәү булдылар инде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, смешариклар унау булдылар. Ни өчен алар унау булдылар? (Балаларның җаваплары.) Алар янына Биби килеп кушылды бит. Тугыз смешарик янына бер Биби килеп кушылды да, алар унау булдылар. Ә машиналарның саны үзгәрдеме соң? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, аларның саны үзгәрмәде. Бар-лык смешарикларга да машиналар җитәрме икән? (Балаларның җа-ваплары.) Дөрес, барлык смешарикларга да машиналар җитмәячәк. Ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Әйе шул, смешариклар күбрәк. Кайсы сан кечерәк: тугызмы, унмы? (Балаларның җаваплары.) Дәрес, тугыз унга караганда кечерәк. Кайсы сан зуррак: тугызмы, унмы? (Балаларның җаваплары.) Әйе, ун саны тугызга караганда зуррак. Машиналар һәм смешарикларның саны тигезләшсен өчен нәрсә эшли алабыз соң? (Балаларны активлаштыру.) Әйе, тагын бер машинаны өстәргә кирәк. Кәрим, минем яныма кил дә Бибигә бер машинаны бир әле. Хәзер смешариклар һәм машиналарның саны тигезләштеме инде? (Балаларның җаваплары.) Әйе, алар хәзер тигез. Ә әгәр дә ун смешарикның берсе китсә, алар ничәү калачак? (Тәрбияче Биби рәсемен алып куя.) Тугыз смешарик калды. Ни өчен смешариклар ту-гызау гына калды? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, бер смешарик Биби китте. Хәзер машиналар күбрәкме, әллә смешариклармы? Дөрес, машиналар смешарикларга караганда күбрәк. Ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер смешарик Биби китте. Кайсы сан зуррак: унмы тугызмы? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, ун саны тугыз санына караганда зуррак. Кайсы сан кечерәк: тугызмы әллә унмы? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, тугыз саны ун санына караганда кечерәк. Балалар, карагыз әле, Биби кайтты. (Тәрбияче Биби рәсемен урнаштыра.) Смешариклар ничәү булдылар инде? (Балаларның җа-ваплары.) Әйе, алар яңадан унау булдылар. Ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, Биби кайтты. Биби үзенең дусларын бик тә тәмле конфетлар белән сыйларга булды бит әле. Барлык смешарикларга да җитсен өчен ничә конфет алып килергә кирәк? (Балаларны активлаш-тыру.) Дөрес, ун конфет алып килергә кирәк. (Тәрбияче һәр смешарик янына берәр конфет рәсемен беркетеп чыга.) Үзегез өчен санап карагыз әле һәр смешарикка да конфет җиттеме икән? Әйдәгез, хәзер бергәләп саныйбыз. (Балалар тәрбияче белән бергәләп саныйлар.) Балалар, сез бик уңган һәм акыллы икән! Бүген без ничәгә кадәр санарга өйрәндек инде? (Балаларның җаваплары.)