Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Атнада ничә көн?» динамик паузасы.

Балалар, хәзер без сезнең белән уйнап алырбыз.

Бер атнада ничә көн? (Балалар атна көннәрен саныйлар.)

Кулларда ничә бармак? (Балалар бармакларын саныйлар.)

Болытта ничә чәүкә? (Тактадагы кошларны саныйлар.)

Агачта ничә кәүсә? (Тактадагы сызыкларны саныйлар.)

Кузакта ничә борчак? (Тактадагы түгәрәкләрне саныйлар.)

Барсын саный аласың,

Кайгырырга кирәкми!

4. «Нюшаның төшен сурәтлә» дидактик күнегүе.

Яңа ел, Яңа ел! Урман аланы. Яшел чыршы, кар бөртекләре! Ап-ак кар. Нюша, гаҗәеп төш күреп, яхшы кәеф белән уянды. Ул күргән төшен рәсемгә төшерергә булды. Иң матуры урман аланы иде. «Төшләр аланы» картинасын ясасаң, ничек шәп булыр иде, дип уйла-ды Нюша. Ә ул аланны ясый белми икән! Балалар, әйдәгез, Нюшага бу-лышыйк! Бәлки, без кышкы урман аланын сурәтләрбез? (Балаларның җаваплары.) Яхшы, алдыгызга ак кәгазь бите куегыз, фломастерла-рыгызны алыгыз. Кәгазь битенең өске уң почмагына болыт, астагы уң почмакка биш чыршы ясагыз. Өске сул почмакта да болыт, аскы сул почмакта биш чыршы рәсеме булсын. Өске сул почмакта, болыт-тан астарак биш кар бөртеге, уң якта да шуны ук сурәтләгез. Кәгазь битенең уртасына берәр тылсымлы әйбер, нәрсә телисез, шуны ясагыз. Менә ул Нюшаның төшләр аланы! Нюшага Яңа ел алдыннан нинди төш кергәнен рәсемнәрегезгә карап сөйләгез. Нюша сезнең рәсемнәрне ошатты.

5. Рефлексия.

Балалар, сезгә нәрсә күбрәк ошады? Бүген сез нәрсәләрне бик җи-ңел башкардыгыз? (Балаларны активлаштыру.) Иң кызыгы нәрсә булды? Ә хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз һәм Яңа ел биюен башкары-гыз. (Балалар музыка астында бииләр.)

Унтугызынчы дәрес

Тема:«Шартлы үлчәм белән предметның буен һәм иңен үлчәү.Кәгазь битендә ориентлашу»

Программ эчтәлек:

1) балаларны предметларның буен һәм иңен шартлы үлчәү алымы белән таныштыру. Кәгазь яссылыгында ориентлашу буенча күнегү уз-дыру. Кайда һәм күпме геометрик фигура урнаштырырга кирәклеген өйрәтү һәм шул билгеләнгән тәртипне истә калдыру буенча махсускүнегүләр башкару. Исәпләү күнекмәләрен арттыру;

2) игътибарлылык, логик фикерләү һәм хәтерне үстерү;

3) пөхтәлек, ярдәмчеллек, кунакчыллык тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: буен һәм иңен үлчәү өчен өстәл, ак һәмкызыл баулар;

тарату материалы: һәр балага тарату өчен кәгазь битләре, дүр-тәр түгәрәк, бишәр овал, бишәр квадрат, икешәр өчпочмак.

Эшчәнлек барышы

1. «Нюша эскәтер сатып ала» дидактик күнегүе.

Бүген Нюшага дуслары шалтыратып иртәгә чәй эчәргә киләчәк-без дип вәгъдә бирделәр. Аның янына Крош, Бараш, Ябалак, Ко-патыч һәм Лосяш киләчәкләр. Ә кунакка килгән дусларны икенче төрле ничек дип атап була? (Кунаклар.) (Балаларны активлаштыру.) (Тәрбияче фланелеграфта смешарикларның рәсемнәрен урнаштыра. Крош, Бараш, Ябалак, Копатыч һәм Лосяш.) Балалар, Нюша янына ничә кунак килә? (Биш.) Нюша кунаклар каршы алырга ярата, ул алар килүгә бәлеш пешерә. Бу юлы Нюша яңа эскәтер дә сатып алыр-га булды. Балалар, эскәтер сатып алганчы нәрсәләр белергә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, моның өчен өстәлнең иңен һәм буен белергә кирәк. Өстәлнең иңен һәм буен үлчәргә кирәк. Бүген без Нюшага ярдәм итик. Аларны нәрсә белән үлчәргә була? (Линейка бе-лән, агач яки тимер метр белән, рулетка белән, кәгазь тасма белән, карандаш, куллар, баулар белән.) Балалар, мин бүген ике бау алып килдем. Аларны без үлчәү берәмлеге итеп йөртербез. (Балаларны ак-тивлаштыру.) Бу баулар нинди төстә? (Ак һәм кызыл.) Ак бау белән өстәлнең буен, ә кызылы белән иңен үлчәргә кирәк. Хәзер өстәлнең иңен һәм буен күрсәтегез әле. (Балалар куллары белән өстәлнең буен күрсәтәләр.) Киңлеген дә күрсәтегез. (Балалар куллар белән өстәлнең иңен күрсәтәләр.) Өстәлнең иңе озынракмы, буемы? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, буе иңенә караганда озынрак, ә иңе буена кара-ганда кыскарак. Балалар, кызыл һәм ак бауларның озынлыкларынчагыштырыгыз әле. (Балалар тәрбияче белән бергәләп бауларны бер-берсенә куеп карыйлар.) Кайсы бау озынрак, ә кайсысы кыскарак? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ак бау озын, ә кызыл бау кыска. Димәк, ак бау белән өстәлнең буен үлчибез, ә кызыл бау белән иңен үлчибез. Ак бауның озынлыгы нәрсәгә тигез? (Өстәлнең буена.) Кызыл бау нәрсәгә тигез? (Өстәлнең иңенә.) Хәзер үлчи башлыйк. (Тәрбияче үзе янына балаларны чакыра.) Алсу, минем яныма кил әле. Өстәлнең буен үлчик, син нинди төстәге бауны алырсың икән? (Ак.) (Тәрбияче аңлата.) Ак бауны ал да өстәлнең буеннан-буена тигез итеп сузып чык. Сафия һәм Булат, әйдәгез, Алсуга булышыгыз әле, бауны тотышып торыгыз. Булдырдыгыз! Без өстәлнең буен үлчәдек тә! Өстәлнең озынлыгы нәрсәгә тигез булып чыкты инде? (Ак бауның озынлыгына.) Әмир, өстәлнең иңен үлчәргә ярдәм ит әле. Син нинди төстәге бауны сайларсың? (Кызыл.) Кызыл бауны өстәлнең иңе бу-енча сузып чык. Самира һәм Айрат, Әмиргә булышыгыз әле, бауны тотышып торыгыз. Афәрин! Без өстәлнең нәрсәсен үлчәдек? (Иңен.) Аның иңе нәрсәгә тигез инде? (Кызыл бауның озынлыгына.) Дөрес, балалар, сез бик акыллы һәм уңганнар. Нюша сезнең ярдәм белән иң матур эскәтерне сайлап алыр һәм аны өстәл өстенә җәяр. Кунаклар да бик шат булырлар. Балалар, тормышта кайчакта кирәкле үлчәү әсбаплары кул астында булмый. Шуңа да кешеләр бау, таяк яки куллары белән үлчәп предметларның үлчәмнәрен беләләр. Ярдәмегез өчен зур рәхмәт сезгә!