Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Тортны бизибез» дидактик күнегүе (тарату материалы белән эш).

Балалар, сез Нюшаның баллы яратканын яхшы беләсез. Шуңа күрә бүген сезнең һәрберегез Нюшага тәмле торт пешерер. Балалар, әйтегез әле, торт пешерүчеләрнең һөнәре ничек атала? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, тортларны кондитер пешерә. Сез нинди тортлар беләсез? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бисквитлы, йогыртлы, крем-лы, шикәрле, шоколадлы, җиләк-җимешле тортлар. Безнең Нюша җи-ләк-җимешле торт ярата! Өстәлләрегезгә күз салыгыз әле, анда төрле озынлыктагы өч кәгазь кисәге ята, без алардан торт пешерербез. Баш-та иң озын кәгазь кисәген куегыз. Озынлык буенча сез кайсы кәгазь кисәген куйдыгыз? (Балаларның җаваплары.) Хәзер кыскарак кәгазь кисәген алыгыз һәм тегесенең өстенә куегыз. Аннары иң кыска кәгазькисәген өскә урнаштырыгыз. Сезнең нәрсә килеп чыкты? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, безнең торт барлыкка килде. Һәркемнең үзенең торты. Ләкин алар бик гади, без аларны нәрсә белән бизи алабыз? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, без тортны җиләк-җимешләр белән бизәрбез. Сез тагын бер мәртәбә төрле предметларның санын тигез итеп ясарга өйрәнерсез. Без тортны карлыган, кура җиләге һәм каен җиләге белән бизәрбез. Мин төрле саннар әйтермен. Аларны яхшы-лап хәтерегездә калдырыгыз, чөнки җиләк-җимешләрне санарга кирәк булачак. Килештекме? Балалар, тортның һәр өлешенә бертөрле җиләк-җимешләр куярга кирәк, шуны онытмагыз. Игътибарлы булы-гыз! Балалар, тортның аскы өлешенә сигез карлыган, уртадагысына алты кура җиләге, өскесенә биш каен җиләге куегыз. Нинди матур җиләк-җимеш торты килеп чыкты! Юлия, әйт әле, син ничә карлыган санадың? (Баланың җавабы.) Дөрес, сез сигез карлыган санап алдыгыз һәм тортның аскы өлешенә куйдыгыз. Ә син, Алия, ничә кура җиләге санап алдың? (Баланың җавабы.) Дөрес, сез алты кура җиләге санап алдыгыз һәм тортның урта катын бизәдегез. Алсу, әйт әле, син ничә каен җиләге белән тортның өске катын бизәдең? (Баланың җавабы.) Дөрес, без биш каен җиләге санап алдык та Нюшаның тортын бизәдек. Тортның һәр катына сез төрле сандагы җиләк-җимеш куйдыгыз. Афә-рин! Сез Нюшага матур торт пешердегез.

4. Динамик пауза. Сулыш гимнастикасы.

Хәзер без сулыш гимнастикасы эшләп алырбыз. Мине игътибарбелән тыңлагыз! Түгәрәккә басыгыз. Бер-берегезгә туп ыргытыгыз һәм шул ук вакытта, тавышыгызның көчен әкрен-әкрен артттыра-арттыра, бердән җидегә кадәр санагыз. Димәк, башладык! (Балалар биремне үтиләр.) Ә хәзер бу биремне кирегә эшләргә тәкъдим итәм. Җидедән бергә кадәр саныйбыз һәм һәр сан саен тавыш көчен киметәбез.

Моннан соң тавышның тембрын арттыру һәм түбәнәйтү буенча шундый ук бирем башкаралар. Тәрбияче балаларга тавыш тембры-ның әһәмиятен аңлата. Тавыш тембры буенча күрмичә дә кешеләрне аерырга мөмкин. Әңгәмәдәшеңнең тавышы күңелгә хуш килерлек, матур тембрлы булса, аның белән элемтә урнаштыруы шактый җиңел. Шулай итеп, без сезнең белән үзебезнең тавышыбыз белән идарә итәргә өйрәнербез.

5. «Санап күрсәт һәм санап ал» дидактик күнегүе.

Балалар, Нюша, ашыга-ашыга, конфетларын тылсымлы капчыкка тутырды, шуңа саный алмыйча калды. Ул безгә ярдәм итәргә — санап күрсәтергә тәкъдим итә, булышабызмы? (Балаларның җаваплары.) Максим, монда кил дә Нюшаның капчыгыннан, бер кулдан икенчесенә күчерә-күчерә, сигез конфет сана, игътибарлы бул, яме! Балалар, Максим ничә конфет санады? (Балаларның җаваплары.) Мәгъсүм хәзер сиңа шундый бирем: конфетлар саны кадәр кул чабарга кирәк. (Бала биремне үти.) Булдырдың, Мәгъсүм, син биремне бик яхшы башкарып чыктың. (Шундый ук эш дүрт-биш бала белән башкарыла.)