Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

4. «Игътибарлы колаклар» дидактик күнегүе (тарату материалыбелән эш).

Балалар, өстәл артына утырыгыз! Крош белән Керпе сыерчыклар сайравын яраталар, шуңа күрә алар музыка уен коралларында кош тавышларын яңгыратмакчы булалар. Ләкин моны эшләү җиңел түгел, көй чыгару өчен ритмны ишетә белергә кирәк. Крош белән Керпе шөлдерле барабан һәм ксилофон алып килгәннәр. Мин сезнең игътиба-рыгызга «Игътибарлы колаклар» уенын тәкъдим итәм. Мин шөлдерле барабанга ничә тапкыр сугам, санагыз һәм карточкаларыгызның өске рәтенә түгәрәкне бергә азрак куегыз. (Тәрбияче ун мәртәбә суга.) Өске рәткә сез ничә түгәрәк куйдыгыз? (Тугыз.) Ни өчен? (Чөнки сез шөлдерле барабанга ун тапкыр суктыгыз, э безгә ишетелгән та-выш саныннан бергә азрак түгәрәк куярга кирәк.) Дөрес! Ксилофон-га мин ничә тапкыр сукканымны санагыз һәм аскы рәткә тавышлар саныннан бергә артыграк итеп квадратлар тезегез. (Тәрбияче ксило-фонга җиде мәртәбә суга.) Аскы рәткә сез ничә квадрат куйдыгыз? (Сигез.) Ни өчен? (Чөнки сез ксилофонга җиде тапкыр суктыгыз, ә безгә ишетелгән тавыш саныннан бергә артыграк квадрат куярга кирәк.) Акыллыларым! Сезнең түгәрәкләрегез күбрәкме, әллә квадрат-ларыгызмы? (Түгәрәкләр.) Түгәрәкләр квадратларга караганда ничәгә күбрәк? (Бергә.) Кайсы сан зуррак (кечерәк) һәм күпмегә: сигезме, әллә тугызмы? Җиде һәм тугыз саннары белән чагыштырсак, сигез саны турында нәрсә әйтеп була? (Сигез саны җидедән бергә артык, ә тугыз саныннан бергә ким.) Дөрес. Сигез һәм ун саннары белән чагыштырганда, тугыз саны турында нәрсә әйтеп була? (Тугыз саны сигездән бергә артык, ә уннан бергә ким.) Дөрес, афәрин, балалар!

5. «Күбәләк корты» дидактик күнегүе.

Сыерчыклар, тамаклары тук булса, җырларга яраталар. Алар нәрсә ашыйлар? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, суалчаннар, күбәләк кортлары, ашлык бөртеге, бөҗәкләр. Крош белән Керпе күбәләк кортлары алып килгәннәр, ләкин ул кортлар чын түгел. Менә мондый! (Тәрбияче тартмадан ике төрле төстәге «Күбәләк корты» дигән шнурлау уенын тар-тып чыгара.) Смешариклар, күбәләк кортлары гәүдәсендәге боҗралар санын исәпләп, аларның озынлыгын исәпләргә кушалар. Әмир, алга чык та яшел күбәләк кортының боҗраларын сана, ничәү икән алар? Ба-лалар, яшел күбәләк кортының ничә боҗрасы бар икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, сигез. Сез бергә күбрәк итеп чүгәләгез. (Балалар тугыз тапкыр чүгәлиләр.) Балалар, сез ничә тапкыр чүгәләдегез? (Тугыз ). Ни өчен? (Чөнки яшел күбәләк кортының сигез боҗрасы бар, ә сез шул боҗралар санына караганда бергә артыграк итеп чүгә-ләргә куштыгыз.) Афәрин! Вәсилә, хәзер син чык һәм ак күбәләк

кортының боҗраларын сана, аның ничә боҗрасы бар икән? Балалар, ак күбәләк кортының боҗралары ничәү? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, тугыз. Ә сез бергә азрак итеп кулларыгызны чабыгыз. (Балалар сигез тапкыр чәбәклиләр.) Балалар, сез кулларыгызны ничә мәртәбә чаптыгыз? (Сигез.) Ни өчен? (Чөнки ак күбәләк кортының тугыз боҗрасы бар, ә сез шул боҗралар санына караганда бергә азрак итеп кул чабарга куштыгыз.) Сез барысын да яхшы башкарып чыктыгыз.

6. «Баскычлар» дидактик күнегүе.

Балалар, сыерчык ояларын кая эләләр? (Агачларга.) Сез ничек уйлыйсыз, ояларны биеккә элергә кирәкме, әллә түбәнгәрәкме? (Би-еккә.) Ләкин Крош та, Керпе дә тәбәнәк буйлылар, алар сыерчык оясын ничек элерләр икән? (Баскыч ярдәмендә.) Дөрес. (Тәрбияче слайдта иң биегеннән иң тәбәнәгенә кадәр биш баскыч күрсәтә.) Бу нәрсә? (Баскычлар.) Алар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла? (Биек-леге белән.) Беренче баскычның биеклеге турында нәрсә әйтеп була? (Иң биек баскыч.) Ни өчен сез аны иң биеге дип атадыгыз? (Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.) Тәртип буенча иң тәбәнәк баскыч кайсысы? (Бишенчесе.) Ни өчен сез бишенче баскычны иң тәбәнәге дип атадыгыз? Өченче баскычның биеклеге турында нәрсә әйтергә була? (Ул уртада тора.) Ул кайсы баскычлардан зуррак? (Ул өченче һәм бишенче баскычларга караганда зуррак.) Дөрес. Ул кайсы баскыч-лардан кечерәк? (Ул беренче һәм икенче баскычлардан кечерәк.) Ба-лалар, иң биегеннән алып иң тәбәнәгенә кадәр һәр баскычның үлчәмен әйтеп чыгыгыз. (Балаларның җаваплары.) (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, иң биеге, бераз тәбәнәге, тагын да тәбәнәге, тагын да ныграк тәбәнәге, иң тәбәнәге. Афәрин, балалар, Крош белән Керпе сыерчык оясын элергә хәзер нинди баскыч кирәклеген белә инде.