Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

4. «Табышмак фантиклар» уен-күнегүе.

Балалар, смешариклар белән булган вакыйганы алга таба тыңлагыз. Икенче көнне Керпе үзенең фантикларын кат-кат карап утыр-ды. Бу - кишерле карамель, бусы - ак сызыклы сирәк очрый торган фантик. Ә бу нәрсә? Мондый сәер фантикны аның әлегә кадәр күргәне юк иде. Аңа нәрсәдер язылган. Башка фантикларын карауны тукта-тып, Керпе хәзер моңа охшаганнарын гына эзли башлады. Иртә белән фантикларын Крошка күрсәтергә уйлады. Дуслар бергәләп кәгазьләргә язылган язуны укый башладылар. Ә алар табышмаклар булып чык-ты. Керпе белән Крош, күпме генә тырышсалар да, табышмакларның җавапларын таба алмады. (Тәрбияченең телефонына хәбәр килеп төшә.) Кемдер миңа хәбәр җибәргән. Әйдәгез, укыйк әле! «Хөрмәтле Гөлфия Салиховна! Сезгә Керпе белән Крош хат яза. Без табышмак-лы фантиклар җыйдык, ләкин аларның җавапларын белә алмадык. Зинһар өчен, безгә булышыгыз әле! Алдан ук рәхмәт сезгә!» Балалар,

Керпе белән Крошка табышмакларның җавабын табарга булышабызмы? (Балаларның җаваплары.)

1. Почмакларым юк минем,

Тәлинкәгә охшаган,

Кояшка да охшаталар,

Йөзеккә, тәгәрмәчкә.

Нигә әле исемемне

Тизрәк әйтеп бирмәскә? (Түгәрәк)

2.Дүрт почмагым, дүрт ягым бар,

Барысы да тип-тигез.

Беркайчан да тәгәрәмим,

Йә, исемне әйтегез. (Квадрат)

3. Өч почмагым, өч ягым бар,

Төрле озынлыкларда

Була алалар алар.

Минем матур исемемне

Игътибарлы булганнар

Тиз арада табарлар! (Өчпочмак)

4. Мин — түгәрәк затыннан, Тик...

Ике яктан кысылган (Овал)

5. Минем почмакларым тигез,

Квадратныкы шикелле.

Ләкин каршы якларымның

Озынлыклары төрле.

Сезнең алда йөзем ак,

Исемем ... (Турыпочмаклык)

Табышмакларның җавабын тапкан арада тәрбияче геометрик фигураларның рәсемнәрен магнит тактасына куя. Булдырдыгыз, бала-лар, табышмакларны дөрес чиштегез. Крош белән Керпе сезгә бикрәхмәтле!

5. «Соңгы сәяхәт» уен-күнегүе.

Вакыйгалар дәвам итә, тыңлагыз. Кар-Карыч өендә утыра һәм иске әйберләрен актара иде. Бу кораб Төркиядән, бу - Берлиннан кайткан сәгать, бусы - Монголиядән килгән башлык. Шулчак аның ишеге ачылып китте, һәм өйгә Крош белән Керпе йөгереп керде. «Әйберләр карап утырасыңмы, нинди кызык!» - диде Крош. «Ә синең соңгы сәяхәтең нинди булды?» - дип сорады Керпе. «Хәзер искә тешерәм, - дип уйга калды Кар-Карыч. - Исемә төште: мин абзыем янына - Тасманиягә бара идем. Юлда корабыбыз һәлакәткә юлыкты, һәм мин монда килеп эләктем». «Ә син аннары абзыеңны очраттыңмы соң?» - дип сорады Крош. «Юк, теге вакыйгадан соң мин монда яшим һәм беркая да сәяхәткә бармыйм». «Бәлки, аның янына барып кайтырга кирәктер?» — дип тәкъдим ясады Кар-Карычка Крош. «Әйе, без бергәләп кораб төзи¬без дә, мин яңадан сәяхәткә чыгам!» — дип сөенеп әйтте ул. Смешариклар атна буе кораб төзеделәр, һәм Кар-Карыч диңгезгә чыгып китте. Ләкин шулвакыт давыл купты һәм корабны ярга чыгарып ташлады. «Миңа абзыемны күрү язмаган икән, - дип авыр сулады Кар-Карыч. - Бу -минем соңгы сәяхәтем». Балалар, әйдәгез, Кар-Карычка сәяхәткә чы-гарга булышыйк. Безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, кораб төзергә. Кар-Карыч электрон почтага корабының фото-сын җибәргән. Без шундый ук кораб төзергә тиешбез. Рәсемгә игъ-тибар белән карагыз, сез анда нинди геометрик фигуралар күрәсез? (Балаларның җаваплары.) Тартмалардан төсле таякчыкларны алыгыз һәм алар ярдәмендә кораб төзегез. (Балалар биремне үти.) Афәрин, балалар! Ярдәмегез өчен Кар-Карыч сезгә рәхмәт әйтә, һәм ул яңадан сәяхәткә чыгарга җыена.