Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

6. Рефлексия.

Балалар, сез шундый тырышып эшләдегез! Сезне мактап рәхмәт әйтәсем килә! Бүгенге чәчәкләр бәйрәме сезгә ошадымы? (Балаларның җаваплары.) Бу бик күңелле бәйрәм шул. Балалар, бүгенге дәрес сезгә ошаган булса, кызыл чәчәкне кулларыгызга алыгыз. Дәрес ошап та, кайбер мәсьәләләр сезгә авыррак тоелган булса, сары чәчәкне алыгыз. Ә бу дәрес сезгә бик авыр булып тоелса, кулларыгызга зәңгәр чәчәкне алыгыз.

Егерме җиденче дәрес

Тема: «Бөтеннең ике һәм дүрт тигез кисәккә бүленүе. Объекттансулда һәм уңда урын табу»

Программ эчтәлек:

1) балаларда, кушу юлы белән, бөтенне ике һәм дүрт тигез кисәккә бүлүне ныгыту; ярты дип ике тигез кисәкнең берсен атау күзаллавын ныгыту; квадратны һәм турыпочмаклыкны төрле ысуллар белән тигез кисәкләргә бүлгән вакытта нинди формалар барлыкка килүен билге-ләргә өйрәтү; объекттан сулда һәм уңда урын табарга өйрәнү;

2) балалар сөйләмендә түбәндәге сүзләрне һәм гыйбарәләрне актив-лаштыру: урталай, ике (дүрт) тигез кисәк, ике (дүрт) кисәкнең берсе; мәгънә ягыннан капма-каршы сүзләр;

3) дуслык һәм ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: смешарик уенчыклары; карандаш (озын, кыска); йорт (зур, кечкенә); чыршы (биек, тәбәнәк); юл (киң, тар),карават (киң, тар, биек, тәбәнәк); туп;

тарату материалы: кәгазьдән ясалган ике турыпочмаклык.

Эшчәнлек барышы

1. Көнне каршылау мизгеле.

Балалар! Әйдәгез, бер-берегез белән күрешегез. Хәзер мин уң ягымда басып торган кешегә борылам, матур итеп исемен әйтәм һәм аны күрүемә шат булуымны җиткерәм. Ул уң ягындагы күршесенә борылачак һәм мин эшләгәннәрне кабатлаячак. Сәламләү миңа ки-леп җиткәнче шулай булачак. Балалар, безгә кунаклар килделәр. Ку-накларга хуҗада булган иң кадерле әйберне бүләк итү гадәте бар. Күз алдыгызга китерегез әле, сезнең учларыгызда нык сәламәтлек, яхшылык, искиткеч күтәренке кәеф тулы яраткан чынаяк ди. Бумогҗизадан башкаларга да өлеш чыгарыгыз. (Балалар кулларын су-залар һәм кулларына өрәләр.)Кояш күптән уянды, Тәрәзәдән карады. Дәрескә ашыктыра, Бүлмәдә математика Блмаеп көтеп тора.

2. «Сөлгеләр» дидактик күнегүе.

Балалар, урындыкларыгызга утырыгыз. Анда бер зурлыктагы һәм бер төстәге кәгазь тасмалар ята. Без аны тукыма дип күз ал-дына китерик. Бер тукымадан Крош белән Керпе кунаклар өчен сөлге эшләмәкче булалар. Тукыма озын, шуңа Крош һәр тасманы бүлергә һәм аннан ике бертөрле сөлге эшләргә уйлады. Ул, тукыма-ны икегә бүлерлек итеп, сызык сызды, ләкин Керпе икеләнә. Бала-лар, сез ничек уйлыйсыз, Крош ике бертөрле сөлге чыгара алырмы? Ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Ә ничек дөрес итеп эшләргә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, тукыманың уртасын табарга кирәк. Кем тукыманың уртасын ничек табарга кирәклеген белә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, кәгазь тасманы, бер ягын икенче ягына каратып, урталай бөкләргә кирәк. Бу вакытта аларның кырыйлары тигез бу-лырга, тәңгәл килергә тиеш. Аннары кәгазьне бөкләнгән сызык буенча урталай кисәргә дә мөмкин. Балалар, бу киселгән кисәкләр ничек атала? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алар яртылар дип атала. (Ба-лаларны активлаштыру.) Ни өчен ике кисәкнең һәркайсын ярты дип атарга мөмкин? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, без бербөтенне ике кисәккә бүлдек һәм ике ярты барлыкка килде. Крош белән Керпегә ике бертөрле сөлге ясарга булышыгыз. (Балалар биремне үтиләр.) Сез нәрсә эшләдегез? (Балаларның җаваплары.) Кәгазь тасманы ничек итеп бүлдегез? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, кәгазь тасманы, бер ягын икенче якка каратып, урталай бөкләдегез. Кисәкләр нинди фор-мада килеп чыкты? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алар квадрат формада. Аларның квадратлар икәнен ничек исбатларга? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, квадратның барлык яклары да тигез. Барлыгы ничә кисәк килеп чыкты? (Балаларның җаваплары.) Кайсысы зуррак: бөтен турыпочмаклыкмы, әллә аның ике кисәгенең берсеме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бөтен турыпочмаклык зуррак. Афәрин! Турыпоч-маклыкны дүрт тигез кисәккә бүлер өчен нишләргә кирәк? (Балалар-ны активлаштыру.) Дөрес, турыпочмаклыкны ике мәртәбә урталай бөкләргә кирәк. (Тәрбияче балалар белән бергә турыпочмаклыкны урталай бөкли, аннары аны тагын бер мәртәбә урталай бөкли.) Ничә кисәк барлыкка килде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, безнең дүрт кисәк килеп чыкты. Мәрьям, син турыпочмаклыкны ничек итеп дүрт тигез кисәккә бүлдең? (Балаларны активлаштыру.) Алар нинди форма-да? (Балаларның җаваплары.) Бөтен турыпочмаклык зурракмы, әллә аның дүрт кисәгенең берсеме? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, дүрткисекнең берсенә караганда бөтен турыпочмаклык зуррак. Турыпочма-клыкларыгызны дүрт тигез кисәккә кисегез. (Балалар биремне үти.) Сез нәрсә эшләдегез? Кисәкләр нинди формада? (Балаларны актив-лаштыру.) Һәр дүрт кисәк буйлап бармагыгызны йөртеп чыгыгыз. Бөтен турыпочмаклык зурракмы (кечерәкме), әллә аның бер кисәгеме? (Балаларның җаваплары.) Булдырдыгыз, сез Крош белән Керпегә ку-наклар өчен менә дигән сөлгеләр ясарга булыштыгыз.