Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

2. «Урман аланында» уен-күнегүе.

Балалар, урамда нинди ел фасылы? (Кыш.) Сез моны каян белдегез? (Кышның билгеләрен әйтәләр.) Смешариклар кышны бик ярата-лар һәм безне кышкы урманда йөреп кайтырга чакыралар. Чакыруны кабул итәбезме? (Әйе.) Сез ничек уйлыйсыз, без кышкы урманда нәрсә күрә алабыз? (Балаларның җаваплары.) Афәрин! Балалар, без кышкы урманга барырбыз. Моның өчен безгә күзләрне йомарга кирәк. Ә хәзер мин музыканы кабызам, ә сез күзләрегезне йомыгыз һәм әйләнегез. (Тәрбияче магнитофонны кабыза, аннан талгын көй яңгырый.) Без әйләндек, әйләндек һәм урманга килеп эләктек. Күзләрегезне ачы-гыз. (Фланелеграфта кыш ак толып белән ураган дүрт агач рәсеме куелган.) Без тылсымлы урманга килеп кердек. Сез урман аланында нәрсәләр күрәсез? (Агачлар.) Нинди алар? (Балаларның җаваплары.) Бу агачлар бертөрлеме, әллә төрлеме? (Балаларның җаваплары.) Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? (Тышкы кыяфәт белән, исемнәре, биеклекләре төрле.) Алар кайсы яктан бер-берсенә охшаш? (Болар -агачлар, аларның кәүсәләре, ботаклары бар, алар кар белән каплан-ган.) Марат, урман аланында ничә агач бар? (Дүрт.) (Балаларны активлаштыру.) Афәрин! Балалар, смешариклар иң биек агачны та-барга ярдәм итүебезне сорыйлар. Моны ничек эшләргә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, аларны биеклекләре буенча бер рәткә тезәргә кирәк. Алинә, агачларны иң биегеннән башлап, иң тәбәнәгенә кадәр бер рәткә тезеп куй әле. Алинәнең биремне ничек үтәве белән барыгыз да канәгатьме? (Балаларны активлаштыру.) Алинә барысын да дөрес эшләде. Булдырдың, Алинә! Агачларның биеклеге турында сез нәрсә әйтә аласыз? (Балаларның җаваплары.) (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, алар барысы да төрле биеклектә; башта иң биек агач тора, аннары тәбәнәгрәге, аннары тагын да тәбәнәге һәм иң тәбәнәге. Бала-лар, смешариклар бу агачларның исемнәрен белмиләр, әйдәгез, аларга ярдәм итик. Әйтегез әле, болар нинди агачлар? (Балаларны активлаш-тыру.) Рамил, бу нинди агач? (Чыршы.) Афәрин! Ул нинди? (Яшел, матур, зиннәтле.) Биеклек буенча чыршы нинди? (Биек.) Афәрин! Карина, бу нинди агач? (Каен.) Ул нинди? (Биек.) Дөрес! Карина, каенны чыршы белән янәшә куй. Балалар, әйтегез әле, кайсы агач биегрәк, кайсысы тәбәнәгрәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, чыр-шы биегрәк, ә каен тәбәнәгрәк. (Балаларны активлаштыру.) Кәрим, смешарикларга имән агачын күрсәт әле. (Баланы активлаштыру.) Имән турында сөйлә, нинди ул? Афәрин, дөрес, имән — ныклы һәм биек агач. Хәзер аны каен белән янәшә куй. Кайсы агач биегрәк: каенмы, әллә имәнме? Дөрес, каен биек, ә имән тәбәнәк. Алсу, бу нинди агач? (Өрәңге.) Өрәңгене имән янына куй әле. Балалар, кай-сы агач биегрәк: имәнме, өрәңгеме? (Балаларның җаваплары.) (Ба-лаларны активлаштыру.) Афәрин, чыннан да, имән биек, ә өрәңге аннан тәбәнәгрәк. Балалар, агачларның биеклеге турында сез нәрсә әйтә аласыз? (Балаларның җаваплары.) (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, алар төрлесе төрле биеклектә: чыршы — иң биек агач, каен тәбәнәгрәк, имән тагын да тәбәнәгрәк, өрәңге иң тәбәнәге. Будырдыгыз, бик яхшы итеп башкарып чыктыгыз. Смешариклар сезгә рәхмәтле.