Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

2. «Урманга гөмбәгә» дидактик күнегүе.

(Фонограммада «Смешариклар» мультсериалының музыкаль заставкасы яңгырый.) Нинди таныш музыка! Балалар, ул нинди мульт-фильмнан? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, смешариклар турындагы мультфильмнан. (Смешарик рәсемнәре белән слайд кабызыла.) Ба-лалар, хәзер мин сезгә смешариклар турында гаҗәеп вакыйга сөй-лим. Игътибар белән тыңлагыз! Бервакыт Ябалак белән Лосяш кыш-ка консервалар әзерләргә булдылар. Ябалак: «Лосяш, гөмбә җыеп кайт әле, кышка тозлап куярбыз», - диде. Лосяш урманга китте һәм юлда Керпене очратты. Ул Керпегә бергәләп гөмбә җыярга тәкъдим итте, Керпе ризалашты. Урманда Керпе шунда ук кечкенә гөмбәләр төркеменә тап булды. Ул җыйган арада Лосяш зур гөмбәләр тапты. Алар бергәләп ике кәрзин гөмбә җыйдылар. Өйгә кайтышлый, Ло-сяш белән Керпе бәхәсләшә башладылар: кем күбрәк гөмбә җыйган? Лосяшның кәрзинендә алты зур гөмбә, ә Керпенекендә җиде кечкенә гөмбә бар. Кемнең гөмбәсе күбрәк икән: Лосяшныкымы, әллә Керпене-кеме? Моны ничек белергә? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, балалар, башта санарга кирәк. Бер кәрзиндә алты, икенчесендә җиде гөмбә булса, кайсы кәрзиндә гөмбә күбрәк соң? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, җиде гөмбә алты гөмбәгә караганда күбрәк. Җиденең алты-дан зуррак, ә алтының җидедән кечерәк икәнен ничек исбатларга була? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, һәр зур гөмбә астына кечкенә гөмбәне куеп чыгарга кирәк. Карагыз әле, мин гөмбәләрне парлашты-рып чыктым. Бер кечкенә гөмбә парсыз калды. Димәк, кайсы гөмбә җитмәде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер зур гөмбә җитмәде. Ә кайсы гөмбәләр азрак? Күпмегә? Кайсы гөмбәләр күбрәк? Күпмегә? (Балаларны активлаштыру.) Балалар, хәзер өстәл артына утырып эш-либез. Матур гына утырдык, аяклар дус, колаклар тыңлый, күзләр игътибар белән карый. Гөмбәләрне түгәрәкләр белән алыштырыгыз. Кечкенә гөмбәләр урынына — кечкенә, ә зур гөмбәләр урынына зур түгәрәкләр алыгыз. Балалар, карточканың өске рәтенә алты зур түгәрәк куегыз. Азалия, карточканың өске рәтенә син ничә зур түгәрәк куйдың? (Баланың җавабы.) (Балаларны активлаштыру.) Карточканың аскы рәтенә җиде кечкенә түгәрәк куегыз. Булат, карточканың аскы рәтенә син ничә кечкенә түгәрәк куйдың? (Баланың җавабы.) (Ба-лаларны активлаштыру.) Балалар, түгәрәкләрне кайсылары күбрәк икәне күренеп торырлык итеп урнаштырыгыз. Берсе астына берсе туры килсен. Мәдинә, алтының җидедән кимрәк икәнен аңлат әле. (Баланың җавабы.) (Балаларны активлаштыру.) Мәгъсүм, ни өченҗиде алтыдан зуррак? (Баланың җавабы.) (Балаларны активлашты-ру.) Кайсы гөмбәләрнең күбрәк булуын әйтегез. Ни өчен алар күбрәк? (Балаларның җаваплары.) Кечкенә түгәрәкләр күбрәк, алар җидәү. Зурлары азрак, алар алтау гына. Афәрин, балалар, сез бу биремне дөрес үтәдегез? Ә гөмбәләр саны тигезләшсен, Керпе белән Лосяш башка бәхәсләшмәсен өчен нишләргә? (Тигезлеккә ике юл белән ирешеп була: йә бер зур гөмбә өстәргә, йә бер кечкенә гөмбәне алып куярга кирәк.) Мин кәрзиннән бер кечкенә гөмбәне алып куям. Сез дә бер кечкенә түгәрәкне алыгыз, Кәрзиндә ничә кечкенә гөмбә калды һәм ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, кәрзиндә алты кечкенә гөмбә калды. Хәзер зур һәм кечкенә гөмбәләрнең саны тигезләштеме? Дөрес, балалар, хәзер зур һәм кечкенә гөмбәләрнең саны тигез, алар алтышар. (Балаларны активлаштыру.) Менә без предметларның саны аларның зурлыгына бәйле булмавын ачыкладык. Предметларның ти-гезлеген белер өчен аларның санын чагыштырырга кирәк. Балалар, сез арыдыгызмы? Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк.

3. Физкультминут.

Кемнеңдер өен күрәбез, (Куллары белән өйне күрсәтәләр.)

Ул яр буенда тора,

Еш кына куян дустына (Бер урында атлыйлар.) Кунакка барыштыра.

Аның дусты бик акыллы, (Куллары белән күзлекне Түгәрәк күзлек кигән, . күрсәтәләр.)

Сирәк әйберләрне җыя,

Әйтегез, ул кем икән?

Әлбәттә, керпе - энәле, (Бармаклары белән керпене Кызык җанвар, карагыз! . күрсәтәләр.)

Ә хәзер бүтән юл белән

Башка өйгә барабыз. (Вер урында атлыйлар.)

Сез тагын нинди җәнлекләрне беләсез? Җиде урман җәнлеген санагыз.