Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Йөзеп алыйк» физкультминуты.

Хәзер физкультминут ясап алыйк:

Диңгез ярына төштек, Ә хәзер бергә йөзик,

Иелдек һәм юындык. Кулларны, йөзгән шикелле

Бер, ике, өч, дүрт, биш - Без хәрәкәтләндерик.

Менә ничек сафландык. Дельфин кебек тә йөзик

һәм яр буена чыгыйк.

4. «Кунаклар рәсем ясый һәм саф һава сулый» дидактик күнегүе.

Балалар, Керпе белән Крошның рәсем ясыйсы килде. Крош кулынаозын карандаш, ә Керпе ... (кыска) карандаш алды. Крош зур йорт, ә Керпе ... (кечкенә) йорт рәсеме ясады. Кечкенә йортны башкача ничек атап була? (Өйчек, өйкәй.) Крош һәм Керпе саф һава суларга чыгып киттеләр, ә зонтикларын алырга оныттылар. Шунда көчле яңгыр явар- га тотынды, Крош белән Керпе чыршы агачы астына качтылар. Крош биек чыршы астына, ә Керпе ... (тәбәнәк) чыршы астына качты. Яң-гыр туктады һәм Крош белән Керпе өйләренә таба атлады. Крош киң юл буйлап, ә Керпе ... (тар) юл буйлап китте. Алар кайтып җиттеләр һәм кулларын юа башладылар. Башта кайнар сулы, аннары ... (сал-кын) сулы кранны бордылар. Ә салкын һәм кайнар суны кушсаң, нин-ди су барлыкка килә? (Җылы, салкынча.) Крош белән Керпе йокларга китте. Аларның караватлары төрле? Нинди соң? (Биек һәм тәбәнәк, зур һәм кечкенә, киң һәм тар.)

5. «Нәрсә, кем, кайда?» дидактик уены.

Әйдәгез, безнең смешарикларны «Нәрсә, кем, кайда?» уенын уй-нарга өйрәтәбез. Сез түгәрәккә басыгыз, ә безнең дусларыбыз — смеша-риклар — бүлмә почмаклары буйлап таралалар. Мин кемгә туп ыргы-там, шул кеше «сулда», «уңда», «алда», «артта» сүзләрен кулланырга тиеш. (Тәрбияче балага тупны ыргыта һәм: Өстәл кайда? (Алда.) Крош кайда? (Артта.) Кәримә кайда басып тора? (Алда.) Артта кем ул? (Керпе.) Крош кайда? (Уңда.) һ. б. сораулар бирә.)

6. Рефлексия.

Сезгә нәрсә күбрәк ошады? Безнең геройларыбыз бик канәгать кал-дылар, һәм алар ярдәмегез өчен сезгә бик зур рәхмәт әйтәләр. Афәрин, балалар! Сез барлык биремнәрне дә башкарып чыктыгыз. Сезгә смеша-риклар белән үткән дәрес ошадымы? Хәтерегездә нәрсә калды? Нин-ди яңалык белдегез? Без барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыктык, шуңа смешариклар безгә афәрин диләр! Әйдәгез, аларга да кунакка килүләре өчен рәхмәт әйтик!

Егерме сигезенче дәрес

Тема: «Ике һәм дүрт саннарының берәмлекләрдән торган составы. Предметларны бөкләп һәм кисеп ике тигез өлешкә бүлү»

Программ эчтәлек:

1) ике һәм дүрт саннарының берәмлектән торган микъдари соста-вы турында күзаллау формалаштыру; предметларны бөкләп һәм кисеп ике тигез өлешкә бүлү буенча күнегү башкару; бөтеннең өлештән зуррак, ә өлешнең бөтеннән кечерәк булуы турындагы белемнәрне ныгыту. Тәртип буенча исәпләү күнекмәләрен ныгыту; санны хәрәкәт исәбе белән тәңгәлләштерергә өйрәтү;

2) чагыштыру, анализны аңда башкару операцияләрен үстерү, иҗади мөмкинлекләрне, игътибарлылык, сөйләм үсешен ныгытуга ирешү;

3) дәресләрдә шөгыльләнү теләген, бер-берең турында кайгыртусыйфатын, киң күңеллелек тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: смешарикларның уенчыклары; дүрт зәң-гәр төстәге һәм дүрт төрле төстәге өйләр; кәгазь тасма;

тарату материалы: һәр балага ике полосага бүленгән карточ-калар; яшел төсле биш түгәрәк һәм төрле төстәге биш түгәрәк; икетөсле шар; кайчы; кәгазь тасмалар.

Эшчәнлек барышы