Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Тортны тигез өлешләргә бүләбез» уен-күнегүе.

Чәчәкләр бәйрәменә дип алып килгән торт та бар бит әле. Бер бәй-рәм дә тортсыз узмый, ә Крош белән Керпе никтер күңелсезләнеп уты-ралар. Лосяш әйтте, бу ике дус торт ашарга тели икән, әмма аны тигез итеп бүлә алмабыз дип куркалар. Балалар, тортны тигез өлешләргә бүлергә ярдәм итәбезме? Тортны ничә өлешкә бүлергә кирәк икән? Әйдәгез, смешарикларны саныйбыз: Крош, Керпе, Лосяш, Нюша. Әйе, дүрт смешарик бар, димәк, тортны да тигез итеп дүрт өлешкә бүлергә кирәк. Лосяш әйтә, тортны ниндидер геометрик фигура белән чагыш-тырырга кирәк. Әйдәгез, искә төшерик әле, кайсы геометрик фигура тортны хәтерләтә икән? (Түгәрәк.) Дөрес! Хәзер түгәрәкне алыгыз да аны урталай бөкләгез. Ярымтүгәрәк барлыкка килде. Ә аннары ярымтүгәрәкләрне тагын тигез итеп урталай бөкләгез. Түгәрәкне ту-райтып җәегез. Хәзер нәрсә күрәсез? (Балаларның җаваплары.) Тү- гәрәк ничә өлешкә бүленгән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, дүрт өлешкә бүленгән. Хәзер кайчы алып түгәрәкне башта икегә кисегез, аннары шул ярымтүгәрәкләрне тагын икегә кисегез. (Балалар бирем-не үтиләр.) Яңадан, түгәрәкләрнең өлешләрен бер-берсенә якын ки-тереп, түгәрәк ясап карагыз. Түгәрәкнең чиреген бармагыгыз белән йөртеп күрсәтегез әле? Нәрсә зуррак: бербөтенме, әллә аның чирегеме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бербөтен чиреккә караганда зуррак. Чирек һәрвакытта да бербөтеннән кечерәк булачак. Балалар без тортны тигез итеп бүлер өчен нәрсәләр эшләдек. (Балаларның җаваплары.) Әйе, тортны башта ике тигез өлешкә бүлергә, аннары ярымтүгәрәкләрне тагын икешәргә бүлергә кирәк. Без ярым, ярты дип сөйләшәбез икән, димәк, ике бертигез өлеш барлыкка килергә тиеш булып чыга. Ә нәрсә ул бөтеннең яртысы? (Балаларның җаваплары.) Әйе, ул - бөтеннең ике тигез өлешеннән берсе. Балалар, Крош һәм Керпе дә бик сөенделәр, алар сезгә рәхмәт әйтәләр. Әйдәгез, хәзер алар белән уйнап алабыз.

4. «Өч аю» тиззарядка.

Өч аю өйгә кайталар (Балалар бер урында як-якка авышыпатлыйлар.)

Әтиләре бик зур икән, (Кулларны өскә күтәреп, өскә сузылалар.)

Әниләре кечерәк. (Кулларны күкрәк турысына төшерәләр.)

Ә бала аю бик нәни, (Чүгәлиләр.)

Бик сабый булган икән, (Чүгәләгән килеш аю кебек атлыйлар.)

Кыңгырау тагып йөргән. (Басалар, кулларын йодрыклап алгасузалар.)

Зең-зең-зең! (Балалар, кыңгырау тоткан кебек, кулларын болгыйлар.)

5. «Санны күрсәт» дидактик күнегүе.

Смешариклар әкиятләр яраталар. Алар бүген саннар очрый торган берничә әкияттә кунакта булганнар, сезгә дә әкиятләр һәм сан-нар турында сөйләмәкче булалар. Исегезгә төшерегез әле, кайсы әки-ятләрдә саннар бар? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, «Өч аю», «Өч дуңгыз», «Өч батыр», «Өч кыз», «Ике саран аю», «Бүре һәм җиде кәҗәбәтие». «Өч аю» әкиятендәге өч саны аеруча күп әйтелә. Өч аю, өч өстәл, өч урындык, өч кашык, өч тәлинкә, өч карават. Миңа өч саны ясалган карточкаларыгызны күрсәтегез әле? (Күрсәтәләр.) Сез миңа нинди санны күрсәттегез инде? (Балаларның җаваплары.) Өч саны нинди саннар арасында тора? (Балаларның җаваплары.) Әйе, ул ике һәм дүрт саннары. Аларны икенче төрле нәрсә дип атарга мөмкин? (Балаларның җаваплары.) Әйе, икенче төрле аларны күршеләр дип атап була. (Балаларны активлаштыру.) Өч санының уң ягында нинди сан тора? (Балаларның җаваплары.) Өч санының сул ягында нинди сан тора? (Балаларның җаваплары.) Балалар, исегездә калдырыгыз, сулда торган саннар алар алдан торган саннар, ә уңда торган саннар алар соңыннан килгән саннар. (Балаларны активлаштыру.) Әйдәгез, өч аюга исемнәр уйлап табабыз. Афәрин, исемнәрегез бик матур килеп чыкты: Йомшаккай, Камыт Аяк, Алпан-Тилпән.

Балалар, «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» дигән әкиятне дә исегезгә төшерегез. Бу әкияттә ничә кәҗә бәтие бар? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алар җидәү. (Балаларны активлаштыру.) Җиде саны ясал-ган карточкаларны күрсәтегез әле. Җиде саны нинди саннар арасын-да тора? Дөрес, ул алты һәм сигез саннары арасында тора. Аларны икенче төрле ничек дип атый алабыз? (Балаларның җаваплары.) Әйе, алар күрше саннар. (Балаларны активлаштыру.) Җиде санының уң ягында нинди сан тора? (Балаларның җаваплары.) Җиде санының сул ягында нинди сан? (Балаларның җаваплары.) Уңда торган санны ничек дип атап булыр иде? (Балаларның җаваплары.) Сулда торган сан ничек дип атала? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, уңда торган сан ул - соңыннан килгән сан, ә сулда торганы алдан килгән сан булып санала. (Балаларны активлаштыру.) Ә хәзер, әйдәгез, кәҗә бә-тиләренә матур исемнәр уйлап табабыз. Исемнәрне русча да, татар-ча да уйлыйк әле. (Балаларның җаваплары.) Исемнәрегез бик матур килеп чыкты. Русча исемнәр дә матур: Нюра, Фрося, Лиза, Мирон, Федя, Петя, Бася. Татар исемнәре: Каракай, Бөдрәкәй, Нәфискәй, Чибәркәй, Чуаркай, Матуркай, Гүзәлкәй аеруча матур килеп чык-кан! (Балаларны активлаштыру.) Ә аннан соң смешариклар аю бала-лары сыр бүлгән әкияткә килеп эләгәләр. Бу әкият ничек дип атала? (Балаларның җаваплары.) Бу әкияттә кайсы сан яши? (Балаларның җаваплары.) Бу сан ясалган карточканы күрсәтегез әле? (Күрсәтәләр.) Сез миңа нинди санны күрсәттегез инде? (Балаларның җаваплары.) Ике саны нинди саннар арасында тора? Әйе, ул бер һәм өч арасын-да тора. Аларны икенче төрле ничек дип атап була? (Балаларның җаваплары.) Күрше саннар шул! (Балаларны активлаштыру.) Икенең уң ягында нинди сан? (Балаларның җаваплары.) Сул ягында нинди сан? (Балаларның җаваплары.) Сулда торган сан - алдан килгән сан,ә уңда торган сан соңыннан килгән сан була. (Балаларны активлаш-тыру.) Ике аю баласының тәлинкәсенә дә тигез күләмдә сыр салыр өчен аны ничек бүлербез икән? (Балаларның җаваплары.) Әйе, сырны ике тигез өлешкә бүлергә кирәк. Аю балаларына исемнәр уйлыйк әле? (Балаларның җаваплары.) Русча: Тимошка, Симка. Татарча: Са-ранкай, Комсызкай. (Балаларны активлаштыру.)