Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Тиззарядка» динамик паузасы.

Балалар, Биби үзенең дусларына космик академияне күрсәткән вакытта без әз генә ял итеп алыйк әле. (Балалар таралышып басалар.)

Күрәсезме, күбәләкләр (Кулларын җилпиләр.)

Болында чәчәк саный: (Бармак белән саныйлар.)

Бер, ике, өч, дүрт, биш... Беркем дә (Кул чабалар.)

Санап бетерә алмый! (Бер урында сикерәләр.)

Бер атна, бер ай да җитмәс, (Бер урында атлыйлар.)

Алты, җиде һәм сигез(Кул чабалар.)

Тугыз, ун.. Бал кортларына (Кулларын җилпиләр.)

Сез тиз санап бирегез. (Бармак белән саныйлар.)

4. «Тәртип урнаштырабыз» уен күнегүе.

Балалар, смешариклар космик академиядә бик күп яңалыклар белделәр. Монда санарга, укырга, язарга өйрәтәләр, хәтта космик чаңгыларда да шуарга өйрәтәләр. Нинди космик чаңгылар соң бо-лар дип аптырыйлар смешариклар. Алар бу чаңгылар торган бүлмәгә керергә булдылар һәм тирә-якка сибелгән чаңгыларны күреп шаккат-тылар. Хәзер чаңгы шуарга ничек барырга инде? Биби чаңгыларны тәртип белән урнаштырырга тәкъдим ясады. Сез конверт ларыгыздагы «космик» чаңгыларны алыгыз әле. Тәртип урнаштыруны нәрсәдән баш-ларбыз икән? (Балалар кыенсынып калса, тәрбияче өстәмә сораулар бирә.) Чаңгыларның үлчәмнәре бер үкме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, чаңгылар төрле үлчәмнәрдә. Бер смешарикка ничә чаңгы кирәк? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, ике чаңгы кирәк, икенче төрле бер пар чаңгы кирәк. Әйдәгез, башта чаңгыларны парлаштырып чыгабыз. Хәзер тәртип урнаштыруны ничек дәвам итәрбез? (Балаларның җаваплары.) Әйе, чаңгыларны бер рәткә тезеп чыгарга кирәк. Иң кыс-ка пар чаңгылардан башлап иң озын пар чаңгыларга кадәр тезеп чыгыйк. Чаңгыларның нинди тәртиптә тезелгәннәрен сөйләп чыгыгыз әле. (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, кызыл чаңгылар иң кыскалары, зәңгәр чаңгылар озынрак, яшелләре тагын да озын, сарылары иң озыннары. Балалар, хәзер әйтегез әле, ничә смешарик чаңгыда шуарга әзерләнде икән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, дүрт смешарик чаңгыда шуарга булган. Афәрин, балалар, сез Бибигә төрлечә таралган чаңгыларны җыярга булыштыгыз, смешарикларны бик сө-ендердегез.

5. Рефлексия.

Смешариклар, космик академиядә йөреп, кич җиткәнен дә сизмичә калдылар. Яңадан өйгә - Җиргә кайтырга вакыт. Әйдәгез, без дә смешариклар белән бергә ракетага утырабыз һәм очабыз! Кулларыгызны өскә күтәреп, учларыгызны тоташтырыгыз. (Космик көй яңгырый.) Балалар, сезгә космик сәяхәт ошадымы? Без смешарикларга ничек ярдәм иттек? Бибигә ничек булыштык? Кайсы бирем сезгә бик ошады? Сез бүген нинди яңалыклар белдегез? Минем сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең ярдәм белән һәрбер смешарик та машинада йөреп карый алды, чаңгыларны да тәртипкә китердек. Без чаңгыларны иң кыс-каларыннан башлап, иң озыннарына кадәр дөресләп тезеп чыктык. Балалар, карагыз әле, кояш та ничек матур итеп елмая. Әйдәгез, кояш-ка һәм бер-беребезгә матур итеп елмаеп алыйк әле. Яхшы кәеф теләп елмаеп та алыйк! (Тәрбияче һәр балага кояш таратып чыга.)

Унбишенче дәрес

Тема: «Унга кадәр санау. Шартлы предмет моделе. Геометрик фигуралар»

Программ эчтәлек:

1) исәпне төрле юнәлештә алып бару күнекмәләрен үстерү. Төрлечә урнашкан предметларны санарга өйрәтү. Ун санының барлыкка килүе турындагы белемнәрне ныгыту, унга кадәр санау. Шартлы предмет моделләре белән эшләү осталыгын формалаштыру, геометрик фигура-лар — өчпочмак һәм турыпочмаклыкның якларының озынлыкларына бәйле рәвештә төрле булуларын күрсәтү;

2) сөйләм, игътибарлылык, логик фикерләүне (чагыштыру, анализ, абстракцияләү) үстерү;

3) тырышлыкка омтылышны үстерү, башлаган эшне ахырына ка-дәр җиткерүнең кирәклеген аңлату.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: картон тартма, йомшак уенчыклар — Крош, Керпе, Нюша, касса аппараты макеты, уенчык азык-төлек тутырылган кечкенә арба, фонарь, батарейкалар, бер кап чәй, көрәк, туп, ручкалар, китап, конфетлар, витаминнар, автобус һәм дельтаплан ясалган рәсемнәр;

тарату материалы: зәңгәр, кызыл, яшел төсләрдәге ун түгәрәк, ун квадрат, түгәрәк буенча җиде-сигез предмет ясалган индивидуаль карточкалар, ике өлешкә бүленгән буш карточкалар; геометрик җыелмалы пеналлар, дүрт һәм алты сантиметрлы таякчыклар, һәр үлчәмдә алтышар таякчык булырга тиеш.

Эшчәнлекнең барышы