Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Тәм-томнар» уен-күнегүе (тарату материалы белән эш).

Балалар, Нюша сезгә тәм-томнар әзерләгән, өстәлләрегезгә уты-рышыгыз әле. Карточканың өске рәтенә өч квадрат печенье куегыз, ә аскы рәткә - дүрт түгәрәк печенье. Афәрин! Биремне яхшы үтәдегез! Сезнең кайсы печеньеларыгыз күбрәк, кайсылары азрак? Алар ничәү? Кайсы сан зуррак яки кечерәк: өчме, әллә дүртме? Без өч һәм дүрт данә төрле предметлар алдык һәм өчнең дүрттән һәрвакыт кечерәк, ә дүртнең өчтән зуррак икәнен белдек. Балалар, карагыз әле, карточкада ничә конфет сурәтләнгән? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, дүрт конфет. Карточканың өске рәтенә конфетларга караганда бергә күбрәк санда квадратлар куегыз. Димәк, сез ничә квадрат куйдыгыз? (Ба-лаларны активлаштыру.) Ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, сез биш квадрат куйдыгыз, чөнки квадратларны конфетлар санына караганда бергә артыграк куярга кирәк иде. Кайсы сан зуррак яки кечерәк: дүртме, әллә бишме? (Балаларның җаваплары.) Квадратлар саныннан бергә кимрәк булсын өчен, аскы рәткә ничә түгәрәк куярга кирәк? Ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, сез аскы рәткә дүрт түгәрәк куйдыгыз, чөнки мин аларның саны өске рәттәге квадратлар санына караганда бергә кимрәк булсын дидем. Кайсы сан зуррак яки кечерәк: дүртме, әллә бишме? Ә нәрсәләр тигезләште? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, конфетлар һәм түгәрәкләр саны тигез. Ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, һәр конфетка берәр түгәрәк туры килә. Конфетлар һәм түгәрәкләр ничәшәр? Дөрес, алар дүртешәр.Афәрин, сез барысын да дөрес эшләдегез. Хәзер ял итеп алыйк.

4. «Атна» физкультминуты.

Бер, ике, бер, ике,(Балалар бер урында атлыйлар.)

Өч, дүрт, биш, алты, җиде.(Куллар билдә, алга таба күчеп,

Дүшәмбе һәм сишәмбе,сикереп куялар.)

Чәршәмбе, пәнҗешәмбе, (Әйләнә буенча йөриләр.)

Аннары килә җомга –(Кулларын кырыйга күтәрәләр,

Без йөрибез бакчага. аска төшерәләр.)

Шимбә һәм якшәмбедә (Марш атлаган шикелле атлый

Бар да булабыз өйдә.-лар.)

Әни бәлеш пешерә,(Куллар ирекле халәттә тора,

Канәгать бар кеше дә!алга таба күчеп, сикереп куялар.)

(Рафис Корбан)

5. «Нюшаның дусларын ата һәм сана» дидактик күнегүе.

Балалар, бүлмәнең диварына карагыз һәм фотоларда кемнәр су-рәтләнгәнен әйтегез. (Балаларның җаваплары.) Дөрес, фотоларда Ба-раш, Крош, Керпе, Копатыч сурәтләнгән. Кемнәр алар? Аларны ничек бер сүз белән атап була? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, болар - сме-шариклар. Алар - Нюшаның дуслары. Сез ничә фотосурәт күрдегез соң? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, дүрт фото. Өстәлгә Нюшаның дусларына караганда бергә артыграк итеп конфет куегыз. Сез өстәлгә ничә конфет куйдыгыз? (Балаларның җаваплары.) Ни өчен? Дөрес, сез биш конфет куйдыгыз, чөнки аларның саны. Нюшаның дуслары саныннан бергә артык булырга тиеш. Кайсы сан зуррак яки кечерәк: бишме, әллә дүртме? Конфет һәм фотоларның саны тигезләшсез өчен ничә конфетны алып куярга кирәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер конфетны алып куярга кирәк. Конфетлар саны фотолар санын-нан бергә кимрәк булсын өчен ничә конфетны алып куярга кирәк? (Балаларның җаваплары.) Кайсы сан кечерәк яки зуррак: дүртме, әллә бишме? (Балаларны активлаштыру.) Дүрт саны биш санына караганда кечерәк. Биш саны дүрт санына караганда зуррак.