Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

5. Рефлексия.

Безгә кем кунакка килде? Һәрберсен исеме белән әйтеп чыгыгыз. Сез бүген нинди яңалык белдегез? Сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Миңа да сезнең белән һәм безнең дусларыбыз - смешариклар белән бик кызык булды!Актив һәм тату эш өчен барыгызга да рәхмәт!

Унынчы дәрес

Тема: «Сигез саны. Озынлык, биеклек»

Программ эчтәлек:1) балаларда сигез саны турындагы күзаллауны барлыкка китерү һәм сигез санына кадәр саный белү күнекмәләрен ныгыту. Бер төркем предметларны икенче төркемдәге предметлар белән чагыштырып карап, аларның кайсында предметларның күбрәк (әзрәк) булуын ачыкларга өйрәтү; предметларның озынлыкларын һәм биеклекләрен билгеләү; билгеләнгән сан буенча хәрәкәтләр үтәү;

2) логик фикерләү, хәтер һәм күзаллый белү күнекмәләрен үстерү;

3) мөстәкыйльлек һәм дөрес итеп тыңлый белүне тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: Крош, Нюша, Ябалак, Пин, Кар-Карыч уенчыклары; җиде биек һәм сигез тәбәнәк чыршының яссылыктагы рәсемнәре; төрле зурлыктагы һәм төрле төстәге өч чыршының яссылыктагы рәсеме; гөмбәләр ясалган рәсемнәр (ак гөмбә, сары гөмбә, нарат һәм каен гөмбәләре һ. б.), туп;

тарату материалы: ике өлештән торган карточкалар, түгәрәкләр: зур сары, кечкенә зәңгәр (балалар санынча); һәр балага тарату өчен төрле озынлыктагы өчәр күркә.

Эшчәнлекнең барышы

1. Сәламләшү.

«Хәерле иртә!»

(Балалар тәрбияче кушуы буенча тавышларын әле көчәйтәләр, әле әкренәйтеп җырлыйлар.)

Хәерле иртә!

Тизрәк елмай!

Бүгенге көнең

Күңелле булсын,

Үзең күрерсең,

Булыр ул шулай!

2. «Биек һәм тәбәнәк чыршылар» дидактик күнегүе.

Балалар, сез бик акыллылар. Мин сезгә әйткән менә бу табышмакның җавабын да бик тиз табарсыз дип ышанам.

Нинди тегүче соң бу? —

Тегүче түгел үзе,

Шулай булса да,

Ел буена энәләре

Бар дөньясында. (Чыршы)

Дөрес, балалар, бу — чыршы! Балалар, чыршылар кышын да, Җәен дә нинди төстә булалар әле? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алар һәрвакытта да яшел төстә. Беләсезме, бүген смешариклар гөмбә җыярга дип урманга киттеләр. Бу урман чыршы урманы икән, анда бик күп чыршылар үсә. (Балаларны активлаштыру.) (Тактада тәртипсез рәвештә җиде биек һәм сигез тәбәнәк чыршының рәсеме эленгән.) Тактага карагыз әле, анда нәрсәләрне күрәсез? (Чыршылар.) Күпме чыршы бар? (Куп.) Чыршылар ялгыз гына үсәргә яратмый-лар. Алар күпләп үсәләр. Игътибар белән карагыз әле, бу чыршылар бер-берсеннән нәрсәләре белән аерылып торалар? (Биеклекләре белән.) Аларның биеклекләре нинди соң? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, аларның кайберләре биек, ә кайберләре тәбәнәк. Әйдәгез, кул хәрәкәте белән биек чыршыларны күрсәтегез. (Балалар күрсәтә.) Тәбәнәк чыршыларны да күрсәтик инде. (Балалар күрсәтә.) Афәрин! Ничек уйлыйсыз, тәбәнәк чыршылар күбрәк микән, әллә биекләреме? Аларны санамыйча гына моны ничек белергә мөмкин? (Балаларның җаваплары.) Әйе шул, биек чыршылар янына тәбәнәкләрен куеп карасак, дөрес җавап билгеле булыр. Сәйдә, такта янына чык та, чыршыларны ике рәткә тез әле. Беренче рәттә биек чыршылар, ә аскы рәттә тәбәнәкләре булсын. Хәзер чыршыларның саны турында нәрсә әйтә алабыз? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, биек чыршы-лар җитмәде, димәк, алар әзрәк; бер тәбәнәк чыршы артып калды, димәк, алар күбрәк. Балалар, бу урманда тәбәнәк чыршылар күбрәк, ә биекләре әзрәк. Ничек уйлыйсыз, предметларның саны аларның үлчәменә бәйлеме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, предметларның саны аларның үлчәменә бәйле түгел. Менә бит, чыршылар тәбәнәк булсалар да күбрәк, ә биекләре, киресенчә, әзрәк. Хәзер санагыз, биек чыршылар ничәү икән? (Балалар саный яки тәрбияче такта янына берәр баланы чакыра.) Дөрес, биек чыршылар җидәү. Тәбәнәк чыршылар ничәү икән? (Балалар саный.) Дөрес, тәбәнәк чыршылар сигезәү. Кайсы сан зуррак, җидеме, сигезме? (Балаларның җаваплары.) Кай-сы сан кечерәк булды инде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, сигез җидедән зуррак, ә җиде сигездән кечерәк. Тәбәнәк һәм биек чыр-шыларның саны тигезләшсен өчен нәрсә эшли алабыз? (Балалар, җидегә берне кушып яки сигездән берне алып, чыршыларның исәбен тигезлиләр. Ь.әр исәпләү саен, чыршыларның саны күпме икәнен һәм аның ничек ясалганын аңлаталар. Төрле үлчәмнәрдәге чыршыларның санын чагыштыралар.)