Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

1. Көнне каршылау мизгеле.

Балалар, бүген мин кояшка карап сокландым һәм шул ук вакытта аптырап та калдым. Ул бит кояш кына түгел, ә тылсымчы да икән. Карагыз әле ничек матур итеп, тылсымлы итеп елмая, шулай итеп безне сәламли! Әйдәгез, аның турында шигырь сөйләп бер-беребезнесәламләп алыйк!

Иртә таңнан тәрәздән кемдер елмаеп бакты,

Учым сузгач, анда аның сурәте балкып калды.

Бу бит кояш алтын нурын кызганмыйча таратты,

Шуңа күрә көннәребез бик нурлы һәм бик якты!

(Сәламләшү музыка фонында бара.)

Хәерле иртә! Бүген бер-берегез белән дус булып, көнегезне күңелле итеп үткәрүегезне телим!

2. «Нюша өчен бантиклар һәм чәчәкләр» уен-күнегүе.

Балалар, безнең ишеккә кемдер шакый бугай. Кем икән ул, ка-рап килим әле. - Ә-ә, монда хат китергәннәр икән. Бу хатны безгә Смешариклар иленнән Нюша язып җибәргән. Ул безгә үзе белән күптән түгел генә булган бер вакыйга турында сөйләгән. Әйдәгез, укып карыйк әле. Беркөнне Нюша, саф һава сулап, урамда йөргән, шул вакытта юлда яткан акча тапкан. Аннан кибеткә кергән, мандарин, конфет, мармелад сатып алган. Чәчәк бәйрәме ясарга уйлап, дусларын да чакырган. Балалар, чыннан да, бик кызык хәл булган шул Нюша белән. Ул юкка гына чәчәк бәйрәме уздырырга уйламагандыр инде. Ә бу бәйрәмгә кемнәрне чакырды икән ул? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, ул Лосяшны, Барашны, Крошны, Керпене һәм безнең барыбыз-ны да чакырды. Балалар, сез Нюша янына кунакка барырга әзерме? (Әйе.) Әйдәгез, сәяхәткә кузгалыйк. Нюшага бүләк итәр өчен үзебез белән бергә торт та алып барыйк. Менә бу матур кызыл һәм ал тас-маларны күреп тә ул бик сөенер, аларны чәчләренә куеп, матур итеп киенер. (Тәрбияче балаларга торт макетын һәм тасмаларны күрсәтә.) Юлга кузгалдык. Күзләрегезне йомып басыгыз һәм бер урында әйләнеп алыгыз. («Смешариклар» мультфильмыннан көй яңгырый.) Менә безнең Нюша һәм аның дуслары! (Тәрбияче смешарикларның уенчыкларын: Нюша, Лосяш, Крош һәм Керпене күрсәтә). Исәнмесез, кадерле смешариклар! Нюша, Чәчәкләр бәйрәме котлы булсын! Менә безнең бүләкләр. (Тәрбияче балалар исеменнән Нюшага торт һәм тас-маларны бүләк итә.)

Балалар, Нюша сезгә бик зур рәхмәт әйтә. Аның күлмәгенә менә бу кызыл тасмалар туры килә. Чәчләренә куяр өчен ул алардан ике матур кызыл тасма ясарга сорый, ә менә ал тасмадан күлмәге өчен дүрт бантик ясап куймакчы була. Тик Нюшаның бераз гына кәефе китте, ул бер тасмадан ничек итеп ике яки дүрт тасма ясарга икәнлеген белми. Балалар, Нюшага ярдәм итәр өчен без нәрсә эшли алабыз? (Балаларның җаваплары.) Лосяш Нюшага тасмаларны ничек итеп ике тигез өлешкә һәм дүрт тигез өлешкә бүлергә кирәклеген өйрәтте. Әмма Лосяш сүзләр белән генә аңлатты, ә без Нюшага ничек итеп эшләргә кирәклеген аңлатырбыз. Тасманы урталай бөкләргә һәм оч-ларын тигезләп куярга кирәк. Аннары, бөкләнгән эз буенча кисеп, ике тасма барлыкка китерәбез. Сезнең өстәлләрдә кәгазь тасмалар бар, хәзер игътибар белән миңа карагыз һәм тыңлагыз. Миндә дә нәкъ шундый ук кәгазь тасма бар. Мин аны икегә бөклим, очларын тигезләп куям, бөкләнгән урынны кысып чыгам. Бер тасма ничә өлешкә бүленде инде? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, мин бер тас-маны ике тигез өлешкә бүлдем. (Тәрбияче эш барышын балаларга күрсәтә.) Менә тасманың бер яртысы, менә аның икенче яртысы. Бербөтенне ике тигез өлешкә бүлгәч, аның яртысы барлыкка килә. Менә минем кулларда бербөтен тасманың бер яртысы һәм икенче яр-тысы. Димәк, бербөтеннән ничә шундый өлеш була ала? (Балаларның җаваплары.) Мин ике тигез өлешне ничек ясый алдым? (Балаларның җаваплары.) Нәрсә зуррак: бербөтен тасмамы, әллә аның яртысымы? (Балаларның җаваплары.) Нәрсә кечерәк: ярты өлешме, әллә бербөтен тасмамы? (Балаларның җаваплары.) Әгәр дә тасманы икегә түгел, ә менә болай итеп берничә өлешкә бөкләсәм, мин аны ничә өлешкә бүлгән булам? (Балаларның җаваплары.) Әйдәгез, сез дә минем арт-тан эшләгез. Башта тасманы икегә бөклибез, очларын тигезлибез һәм бөкләнгән урыннан кысып чыгабыз, аннары ярты өлешләрнең икесен дә тагын икешәргә бүлеп бөклибез, бөкләнгән урыннан кысабыз. Менә без тасманы тигез дүрт өлешкә бүлдек. Әйдәгез, кәгазь тасмаларыгыз-ны турайтып, моның чыннан да шулаймы, юкмы икәнлеген тикшереп алыйк. Бербөтеннең дүрттән бер өлеше нәрсә дип атала? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, чирек дип атала. Бармакларыгыз белән тасманың һәр чиреген йөртеп чыгыгыз әле. Нәрсә зуррак: бербөтенме, әллә аның чирегеме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бөтен чиреккә караганда зуррак. Кулларыгызга кайчы алыгыз да тасманы башта тигез ике өлешкә кисегез, аннары шул өлешләрне тагын икегә бүлегез. (Балалар тасманы дүрт тигез өлешкә бүләләр.) Ничә өлеш барлыкка килде инде? (Балаларның җаваплары.) Бербөтен зурракмы инде, әллә чирекме? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бербөтен һәрвакыт үзенең өлешләреңә караганда зуррак. Афәрин, балалар! Сез булдырдыгыз! Тасмаларны төгәл итеп бүлә алдыгыз, Нюша да сезгә карап тасмаларны икегә һәм дүрткә бүлергә өйрәнде. Ул чәчләренә — ике кызыл тасма, ә күлмәген бизәргә дип дүрт ал бантик әзерли алды. Ул да сезгә рәхмәт әйтә.