Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Сан буенча кайсы фигуралар күбрәк?» уен күнегүе.

Хәзер кечкенә генә бер уен уйнап алырбыз. Дамир, Айгөл, Мәрьям, Алсу, сөз квадратның яклары булырсыз. Камил, Гали, Кәримә, сез - өчпочмак яклары. Ә хәзер, Дамир, Айгөл, Мәрьям, Алсу, кулларыгызны квадрат килеп чыгарлык итеп сузып басыгыз. (Балаларны активлаштыру.) Менә шулай! Камил, Гали, Кәримә, сез өчпочмак килеп чыгарлык итеп кулларыгызны сузып басыгыз. (Балаларны активлаштыру.) Яхшы, булдырдыгыз! Балалар, әйтегез әле, квадратның һәм өчпочмакның ничә ягы бар? (Балаларны активлаштыру.) (Балаларның җаваплары.) Афәрин! Балалар, ярдәмегез өчен рәхмәт, хәзер урынна-рыгызга утырыгыз! Ә хәзер әйтегез: өч саны зурракмы, әллә дүрт санымы? (Балаларның җаваплары.) Афәрин! Балалар, Нюша саннарның тигез - дүртешәр итеп ничек эшләргә икәнлеген белергә тели. (Балаларны активлаштыру.) (Балаларның җаваплары.) Дөрес, өч санына берне кушсаң, дүртәү була. Булдырдыгыз! Хәзер Нюша да бу хакта белә.

4. «Өчпочмаклар һәм квадратлар» физкультминуты.

Кызлар, сез өчпочмаклар буласыз, ә сез, малайлар, квадратлар.Өчпочмаклар урындыкларга утырсын, ә квадратлар алар тирәли әкрен генә йөгерсен. (Балаларны активлаштыру.) Ә хәзер, киресенчә, ква-дратлар утырсын, ә өчпочмаклар алар тирәли йөгерсен. Афәрин! Хәзер барыбыз да бастык һәм бер урында сикерә башладык. (Балаларны активлаштыру.) Афәрин, балалар!

5. «Капшап бел һәм тартып чыгар» уены.

Карагыз әле, безнең янга смешариклар нәрсә алып килгән? (Балаларны активлаштыру.) (Балаларның җаваплары.) Бу корабтан алын-ган тылсымлы сандык. Аның эчендә нәрсә бар микән? (Балаларны активлаштыру.) Барыгызга да кызыкмы? (Әйе.) Әйдәгез, карыйк. (Ба-лаларны активлаштыру.) Балалар, болар — кечкенә тылсымлы фигура-лар. Йомшак йонлы Бараш «Капшап бел һәм тартып чытар» уенына чакыра. Мин сезгә бер фигураны әйтәм һәм сез, капшап, тылсымлы сандыктан шуңа охшаш фигураны тартып чыгарырга, аның ничек аталганын әйтергә тиешсез. Алсу, минем яныма кил әле, бу нинди фигура? (Өчпочмак.) Сандыктан шундый ук фигураны кулың белән кап-шап тап һәм ни өчен нәкъ менә шушы фигураны тартып чыгаруыңны әйт. (Мин сандыктан өчпочмакны тартып чыгардым, чөнки ул очлы һәм аның өч почмагы бар.) Булдырдың! Хәзер, бу биремне Салих үтәп карар. Салих, син нинди фигураны тартып чыгарырсың? (Безгә куб кирәк.) Афәрин! Нинди үзенчәлекле куб! Ул ялтырап тора! Балалар, бу бит смешарикларның корабыннан кителеп төшкән кисәк! Әйдәгез, корабны төзәтик. Сезнең алда геометрик фигуралар ята, әйдәгез, алар-дан кораб ясыйк. (Балаларны активлаштыру.) Афәрин! Без корабны төзәттек!

6. Рефлексия.

Ә хәзер дусларыбызга рәхмәт әйтик. Рәхмәт, смешариклар! Смешарикларга өйгә кайтырга вакыт, аларны әти-әниләре көтә. Сау булыгыз,балалар! Ярдәмегез өчен рәхмәт!

Дүртенче дәрес

Тема: «Предметларны биш саны чикләрендә санау. Түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык. Кәгазь битендә ориентлашу: өстә, аста, сулда,унда, уртада. Үз-үзеңнән юнәлеш: алда, артта»

Программ эчтәлек:

1) биш саны чикләрендә санау күнекмәләрен ныгыту; берьюлы ике санны, предмет атамаларын һәм аларның урнашу урыннарын истә калдыру күнегүләрен үтәү. Түгәрәкне, квадратны, турыпочмаклыкны аеру осталыгын ныгыту. Аларны бер-берсенә туры китереп кәгазь битендә урнаштыру, аста, өстә, сулда, уңда, уртада сүзләрен кулла-нып фигураларның төрлечә урнашуларын билгеләү. Предметларны үз-үзеңнән төрле юнәлештә урнашканлыгын билгеләргә өйрәтү: алда, артта һ.б.;

2) игътибарлылык, сөйләм, логик фикерләү, күреп танып белүне үстерү. Тәрбияче әйткән биремнәрне дөрес итеп, тырышып башкарырга өйрәтү;

3) юл йөрү кагыйдәләренә карата кызыксыну тәрбияләү, пөхтәлеккә игътибарны арттыру.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: уенчык Пин, магнитлы такта (фланелеграф), кәгазь бите (А4 форматында);

тарату материалы: кәгазь битләре (А4 форматында), һәр бала-га берәр кечкенә машина.

Эшчәнлек барышы