Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

1.Көнне каршылау мизгеле.

Балалар, мин сезгә «рәхмәт» сүзен төрле төсмерләр белән әйтеп күрсәтермен: салкын, җылы, ягымлы, кискен итеп. Бу сүзләр нәрсәсе белән аерыла? Кайсыларын тыңларга рәхәтрәк? Ни өчен? «Рәх-мәт» сүзен җылы һәм ягымлы яңгырарлык итеп пышылдап әйтеп карагыз. Әлеге сүздә ихлас рәхмәт хисе яңгыраса гына ул тылсымлыга әверелә. Рәхмәт! Хәзер бер-берегезгә борылыгыз да бу сүзне җылы якты кояш тоелырлык итеп әйтегез. Балалар, сез - чын тылсымчылар, бу сүз бүген һәм һәр көнне яңгырап торсын, күңелләрдә һәрвакыт җылылык һәм шатлык хөкем сөрсен.

2. «Фитнес-клубта» дидактик күнегүе.

Смешариклар - Крош, Керпе, Бараш, Копатыч, Кар-Карыч, Пин, Лосяш - физкультура белән шөгыльләнергә яраталар. (Тәрбияче смешарик рәсемнәрен фланелеграфка тезә.) Алар фитнес-клубка йө-риләр: иртән гимнастика ясыйлар, йога белән шөгыльләнәләр, бассейнда йөзәләр, хәрәкәтле спорт уеннары уйныйлар, эстафеталарда катнашалар, массаж бүлмәсендә булалар. Алар вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр. Аларга күңелле, чөнки алар күп. Фитнес-клубка ничә смешарик йөри, санагыз әле? (Тәрбияче бала-ны чакыра.) (Балаларның җаваплары.) Дөрес, җиде смешарик. Сме-шарикларга бигрәк тә туп уеннары ошый. Сез нинди туп уеннары беләсез? (Балаларның җаваплары.) Сезгә нинди туп уеннары ошый? (Балаларның җаваплары.) һәр смешарикның үз тубы бар: зур һәм кечкенә. (Тәрбияче смешариклар астына зур тупларның яссы рәсемнәрен урнаштыра.) Санагыз әле, зур туплар ничәү? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алты. (Зур туплар белән янәшә бераз ераклыкта кечкенә тупларны урнаштыра.) Тупларның зурлыгы турында нәрсә әйтергә була? Кайсы туплар күбрәк, кайсылары азрак? (Балаларның җаваплары.) Ничек тикшерәбез? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, санап карыйбыз. Алсу, зур тупларны сана әле, алар ничәү? (Баланың җавабы.) (Балаларны активлаштыру.) Камил, кечкенә тупларны сана, алар ничәү? (Баланың җавабы.) (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, зур туплар алтау, кечкенә туплар — җидәү. Зур һәм кечкенә туплар саны турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, зур туплар алтау, кечкенәләре — җидәү. Кайсы сан зуррак: җидеме, әллә алтымы? (Балаларның җаваплары.) Кайсы сан кечерәк:алтымы, әллә җидеме? (Балаларның җаваплары.) Башта ук кечкенә тупларның күбрәк, ә зур тупларның азрак икәнлеген белү өчен нишләргә кирәк? (Тәрбияче баланы чакыра һәм кечкенә тупларны зур туплар белән янәшә куярга тәкъдим итә.) Кайсы сан зуррак, кайсы сан кечерәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, хәзер җиденең алтыдан зур, алтының җидедән кече икәнлеге яхшы күренә. Зур туплар азрак, ә кечкенәлә-ре күбрәк. Ни өчен? (Балаларның җаваплары.) Җиде кечкенә туп булган җирдә берсе артык, алты зур туп янында берәү тулмый. Шуңа күрә алты җидедән кечерәк, ә җиде алтыдан зуррак. Дөрес, кечкенә һәм зур туплар саны тигезләшсен өчен нишләргә кирәк? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер зур туп өстәргә һәм смешарикка бүләк итәргә мөмкин яки бер кечкенә тупны алып куярга була. (Тупларның ти-гезлеген урнаштыру буенча тәрбияче ике ысулны да күрсәтә һәм ике төркемдә дә тупларның санын җидегә җиткерә.) Балалар, туплар төрле зурлыкта, ләкин аларның саны тигез, алар - җидешәр. Димәк, зур һәм кечкенә предметларның саны тигез була ала. Зур предметлар азрак, кечкенәләре күбрәк була ала. Һәм киресенчә. Предметларның саны аларның зурлыгына бәйле түгел.

Пинның да туплар белән күңелле уеннар уйныйсы килде. Пин та-гын бер зур туп алып килде. (Тәрбияче җыелма тактага бер зур туп куя.) Зур туплар ничәү булды, санагыз әле? (Балаларны активлашты-ру.) Зур туплар саны ничек сигез булды? (Балаларның җаваплары.) Җиде зур туп бар иде, Пин тагын бер туп алып килде һәм алар сигезгә әйләнде. Карагыз һәм әйтегез: зур туплар күбрәкме, әллә кечкенә туплармы? (Балаларның җаваплары.) Кайсылары азрак: кечкенә туплармы, әллә зурларымы? (Балаларның җаваплары.) Кайсы сан зуррак, кайсы сан кечерәк? (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, сигез җидедән зуррак, җиде сигездән кечерәк. Пин зур туп кына түгел, ә кечкенә туп та алып килде. Менә ул. (Тәрбияче кечкенә туплар янына тагын бер кечкенә туп куя.) Кечкенә туплар ничәү булды, санагыз әле? (Балалар-ны активлаштыру.) Кечкенә туплар ничек сигез булды? (Балаларның җаваплары.) Җиде кечкенә туп бар иде, Пин тагын бер туп алып килде һәм аларның саны сигез булды. Зур һәм кечкенә тупларның саны ту-рында нәрсә әйтеп була? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, алар тигез, һәркайсы да сигезәр.

Смешариклар физкультураның әһәмиятен аңлыйлар, юкка гына: сәламәт тәндә — сәламәт акыл дип әйтмиләр бит. Алар сезне туп белән уйнарга, кыю, тапкыр, зирәк, елгыр, сыгылмалы булырга чакыра.