Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

3. Г. Шәрәфетдинова, и. Җ. Хөбибулина, ф. В. Хәзрәтова математикага

ӨЙРӘНӘБЕЗ

Икенче кечкенәләр төркеме

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен эксперименталь методик әсбап

Серия «Поликультурная образовательная модель»

Проект «Поликультурная образовательная модель как основа формирования российской гражданской идентичности обучающихся общеобразовательной школы» в рамках Федеральной целевой программы развития образования Ф-118

РУКОВОДИТЕЛИ ПРОЕКТА:

Т.Т. КАМБОЛОВ, Р.Ф. ШАЙХЕЛИСЛАМОВ,

доктор филологических наук, кандидат педагогических наук

профессор доктор экономических наук, профессор

РЕЦЕНЗЕНТЛАР: Ф.С, Газизова, Л .И. Мөхәмәтдинова, А.Я. Шәрифуллина

Экспериментальный учебно-методический комплекс подготовлен в Институте развития образования Республики Татарстан

Издается по согласованию с Департаментом воспитания и социализации детей

Министерства образования и науки Российской Федерации

Охраняется действующим законодательством об авторских и смежных правах (Гражданский кодекс РФ, ч. 4, гл. 70). Воспроизведение всей книги или ее частиц на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издателя

Шәрәфетдинова З.Г.

Математикага өйрәнәбез. Икенче кечкенәләр төркеме: Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен эксперименталь методик әсбап / З. Г. Шәрәфетдинова И.Җ. Хәбибулина, Ф.В.Хәзрәтова.— Казан: Татарстан Республикасы Мәгарифн үстерү институты, 2010*—130 б.— «Поликультуралы белем бирү моделе» сериясе

Методик әсбапта икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар белән эш ләү өчен математик күзаллаулар үстерүнең методик нигезләре һәм хәзерге технологияләр бирелгән. Өч-дүрт яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре, математикага өйрәтү занятиеләренең үзенчәлекләре ачыклана. Занятие конспектлары күпмәдәни белем бирү кыйсаларында (рамкаларында) математик күзаллауда үсешенең хәзерге таләпләрен исәпкә алып төзелгән. Занятиеләр бала шәхесенең танып белү, ихтыярый, эмоциональ сфераларына уңай тәэсир итәр дип ышана әсбап авторлары. Методик әсбап мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә, урта, югары һөнәри белем алучы студентларга»мәктәпкәчә белем бирү сферасында эшләгән мәгаллимнәргә тәкъдим ителә.

© Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, 2010 ® Бизәү. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты,2010

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Хәзерге дөньяның тиз темплар белән үзгәрүе һәм Россия мәгарифен модернизацияләү шартларында күпмәдәниятле белем бирү системасының үсеше әһәмиятле булып тора. Фәнни әдәбиятны анализлау мәгарифтә күпмәдәниятлелек идеясенең педагогик җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булуын күрсәтә (Я.А.Коменский, И.К.Рерих, Н.А.Данилевский, Э. Мейлер, В. С.Библер Һ.6.).

Күпмәдәниятле белем бирү системасы үсеше мәдәни үсеш стратегиясенең аерылмас өлеше булып тора. Ул плюрализм һәм күптөрлелекнең социомәдәни ситуациясен, һәр этник берәмлекнең мәдәни үзенчәлеклелеген саклау калу кирәклелегеннән чыгып, иҗтимагый корылышның гражданлык, этник принциплары өчен гуманитар фундамент төзи.

Күпмәдәниятле белем бирүнең бу бурычын чишүне мәк-тәпкәчә белем бирү системасыннан башлау зарури, чөнки мәктәпкәчә чорда бала шәхесенең нигезе, аның мәдәни базисы салына. Шушы проблема аспектында, икенче кече яшьтәгеләр группасыннан башлап, элементар математик күзаллауларны үстерү бигрәк тә әһәмиятле роль уйный.

Күпмәдәниятле белем бирү бурычларын тормышка ашыру — иҗади процесс, бу процесс мәктәпкәчә педагогика һәм психология казанышларын куллануга нигезләнгән, хезмәттә эшчәнлеккә якын килүне һәм системалы рәвештә алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнүне, үзеңнең хезмәтеңне анализлауны күздә тота.

Бала шәхесе формалашуында эшчәнлеккә якын килү идея-сен А.В.Запорожец яклап чыккан. Ул болай дип ассызыклаган « ... педагогик процесс беренче чиратта эшчәнлек характе-рын белдерә, ул баланы объектив чынбарлыкны танып белүгә китерә. Бу чынбарлык баланың тәҗрибәсенә бәйле рәвештә аның тормыш барышында формалаша һәм үсеш ала».

А.В.Запорожец фикере буенча, эшчәнлек барышында бала пассив рәвештә түгел, актив рәвештә рухи һәм матди мәдәниятка җәлеп ителә. Эшчәнлек аны шәхес буларак баета. Бала үсеше турында А.В. Запорожецның амплификация идеясе өйрәтү ярдәмендә тизләнешне түгел,ә төрле

мәктәпкәчә сфераларда аның мөмкинлекләрен киңәйтүне күздә тота. Ба-лаларның зиһенгә алуын һәм аларның күзәтүчәнлеген үстерүдә Математик күзаллауларны формалаштыру барышында баланың танып белү эшчәнлегендә позитив үзгәрешләр тудыруны төп бурыч дип саныйбыз.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белемнәренә характеристика биргәндә, без белем һәм осталыкларның ике категория-сен аерып күрсәтәбез: беренчесен балалар үз тәҗрибәсе яисә тәрбия чаралары аша алса, икенчесен — балаларга өлкәннәр бирә. Шуңа күрә балаларның өйрәтүен оештырганда тирә-юньне танып белгәндә балалар нәрсәләрне үзләренең булган тәҗрибәләренә таянып, ә нәрсәне аларга оештырылган өйрәтү процессында бирергә кирәклеген ачык һәм төгәл итеп күз алдына китерергә кирәк:. Белем бирү эчтәлегендә табигать күренешләре» предметлар» кешеләр» аларның мөнәсәбәтләре ту-рындагы белемнәр төп урын алып торырга тиеш. Занятиеләрне һәм мөстәкыйль эшчәнлекне оештырганда балаларга гади һәм аңлаешлы итеп закончалыкларны» күренешләр арасындагы бәйләнешләрне күрсәтергә» белемнәр системасын билгеле бер эзлеклелектә, гадидән катлаулыга таба бирергә кирәк. Икенче кечкеләр тәркемендә аеруча игътибарны сенсор тәрбиягә бирү сорала. Мәктәпкәчә белемнәр системасы мәктәп белемнәре системасыннан аерыла һәм аерылырга тиеш. Белемнәрне систематизацияләү төрле тирәнлек һәм гомумиләштерү дәрәҗәсендә була ала: эмпирик дәрәҗәдә, бу вакытта белемнәрнең төп эчтәлеге күзаллау формасында бирелә (элек кабул ителгән предметлар (күренешләр) образында) һәм югары — теоретик дәрәҗәдә» бу очракта белемнәр төшенчәләр формасында кабул ителә» ә бәйләнешләр тирән закончалыклар буларак характерлана.

Үзенең структурасы буенча белемнәр системасы төрле була ала, балаларның акыл үсешенә күбрәк дәрәҗәдә иерархик принцип буенча тезелгән белемнәр йогынты ясый. Андый белемнәр системасы үзәк башлангыч төшенчәнең булуы белән характерлана, бу төшенчәдән башкалары барлыкка килә. Уңышлы акыл үсешен булдыру максатыннан чыгып» фәкать шундый белемнәр системасын кулланырга тәкъдим итәбез.

Системалы үзләштерелгән белемнәр мәктәпкәчә яшътәге балаларның тирә-юньне анализлауга булган мөнәсәбәтен үзгәртә һәм аларда яшерен бәйләнешләрне» мөнәсәбәтләрне эзләүгә этәргеч ясый. Предметларның» күренешләрнең тышкы үзлекләрен тикшереп карау эчке бәйләнешләрне һәм үзлекләрне танып белү максаты белән эшләнә. Балалар бар нәрсәне предмет булу кузлегеннән чыгып анализлый башлыйлар.

Тирә-юнь турындагы белемнәр системасы М.А.Васильева редакциясендә иҗат ителгән «Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы »ңда нигез итеп салынган. Анда бала-ларда формалаштырырга тиешле булган фикерләү әшчөнлеге ысуллары күрсәтелгән. Программа актив эшчәнлек һәм өйрәтү процессында бала үсеше концепциясенә нигезләнә (А.В. Запорожец, А.Н. Леонтьев, Д.Б.Эльконин Һ.6.).

Методик әсбапның төп билгеләнеше — күпмәдәни белем бирү концепциясеннән чыгып, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә балаларның математик күзаллауларын үстерү буенча өйрәтү-тәрбия процессын оештырырга ярдәм итү

Методик әсбап икенче кече яшьтәгеләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләргә, «Мәктәпкәчә педагогика һәм психология» бел-гечлеге буенча укучы студентларга тәкъдим ителә.

Методик әсбапта икенче кече яшьтәге төркем балаларының математик күзаллауларын үстерү буенча бер уку елына пер-спектив эш планы, занятие конспектлары урын алган.

3—4 ЯШЬЛЕК БАЛАЛАР ҮСЕШЕНЕҢ