Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
764
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

2. Динамик пауза «Без шаян куяннар»

Балалар, сез куяннар булырсыз.— Үзегезне циркта бара-банда уйнаучы куяннар итеп күз алдына китерегез.— Хәзер сез куяннарның ничек тиз һәм нык итеп барабан кагуларын күрсәтерсез.— Ә сез куяннарның тәпиләрендәге киеренкелекне сизәсезме? — Тоясызмы, тәпиләр нинди каты, бөгелмиләр дә! Таяклар шикелле! — Йодрыклардагы, куллардагы, хәтта Җилкәләрдәге киеренкелекне тоясызмы?-Ә менә йөзләрдә киеренкелек юк.-Йөздә елмаю.-Ә йодрыклар кызу-кызу барабанга сугалар.-Ә тагын нәрсә киеренкелексез? — Әйдәгез, тагын кул белән тиеп карагыз, әмма әкрен генә, үзегезнең тәнегезне тоярлык итеп! Тәрбияче үзенең кагылулары белән балаларга тоемлаулар-ның төгәл локализациясен сизәргә ярдәм итә: кулын кулга алып селкетеп карый — «киеренкелек кайда?», этеп карап — тотрыклылыкны тикшереп карый һ.б.— Башта куяннар ба-рабанда ничек уйнадылар? (Тиз уйнадылар).— Тагын бер тап-кыр күрсәтегез, куяннар барабанда ничек тиз уйный беләләр? (Балалар күрсәтәләр).— Ахырдан куяннар барабанда ничек уйнадылар? (Акрын уйнадылар).— Тагын бер кат күрсәтегез әле, куяннарның барабанда ничек акрын итеп уйнаганнарын. (Балалар күрсәтәләр).— Сез барыгыз да шаян куяннарны циркта барабаннарда ничек тиз һәм акрын итеп уйнаганнарын

күрсәтә алдыгыз.— Булдырдыгыз!

3. «Зур һәм кечкенә туплар» уен күнегүе

Йомшаккай «Уенчыклар» кибетенә барып, спорт белән шөгыльләнү өчен, туплар сатып алды. Ул бик тә футбол, баскетбол, хоккей уйнарга ярата.— Балалар, әйдәгез Йомшаккайның кибеттән нинди туплар алганын карыйк.— Ул тупларның кон-турлы сурәтләре сезнең алдыгыздагы конвертлар эчендә ята.— Тупларны чыгарыгыз.— Балалар, бу туплар бертөрлеме яки төрле — терлеме? (Балаларны активлаштыру).— Алар нәрсә белән аерылалар? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, алар зурлыклары буенча аерылалар: кайсыдыр туплар зур, ә кайсыдыр кечкенә. (Балаларны активлаштыру).— Ә нәрсә белән алар бер төрле? (Формалары һәм төсләре белән).

(Тәрбияче балаларга конвертлардан тупларны алый га куша). (Балалар конвертлардан тупларны алалар Һәм үзләренең нәрсә эшләүләрен сөйлиләр: Син нәрсә алдың? Туп нинди төстә? Син ничә туп алдың?). Шулай итеп, балаларның өстәлендә 4 зур һәм 5 кечкенә туп сүрәте барлыкка килә. Алар тәртипсез урнашканнар. Тәрбияче кулына бер зур һәм бер кечкенә туп алып сорау бирә: — Нәрсә бу? — Туплар нинди төстә? — Зур һәм кечкенә тупларның бертигез күләмдә икәнлеген ничек итеп белеп була? — Дөрес, кечкенә тупларны зурлары өстенә яки янына куеп карарга кирәк.— Балалар, ә хәзер барлык зур тупларны карточканың өске сызыгына куярга кирәк, куйганда туплар арасында ара калдырып барыгыз, аларның һәрберсе яхшы күренеп торсын. (Тәрбияче балаларга тупларны уң кул белән алырга һәм сулдан уңга куеп барырга кирәклеген искәртә).— Балалар, барыгызда — Алия, Алсу, Марат, Алмаз, Әминә, Айгөл һәм башкалар да кечкенә тупларны зур туплар өстенә куегыз.— Тупларны кайсы кул белән алырга кирәк? (Җаваплар — уң кул белән).— Аларны кайсы яктан тезә башларга кирәк? (Сулдан уңга). Балаларның җавапларын тыңлагач, тәрбияче искәртеп үтә: кечкенә туплар артык калдымы? Зур туплар җиттеме? Нинди туплар күбрәк: зурлармы, кечкенәләрме? Ниндиләре азрак?

Тәрбияче җавапларны гомумиләштерә: — Дөрес, балалар, без сезнең белән кечкенә тупларны зурлары өстенә куеп карадык һәм бер кечкенә тупның артык, ә бер зур тупның җитмәгәнлеген күрдек, димәк, кечкенә туплар зур тупларга караганда күбрәк, ө зур туплар кечкенәләренә караганда азрак.- Туплар бергә яталар иде, әйдәгез хәзер без боларны аерып куйык: кечкенә тупларны аерым куярга кирәк.— Кечкенә тупларны өске сызыктан аскы сызыкка күчереп куегыз, алар төгәл, өске сызыктагы зур тупларның астына тәңгәл килерлек булсын. (Берсе астына берсен). (Балалар кечкенә тупларны өске сызыктан алып, аскы сызыкка күчереп куялар, һәр зур туп өстеннән алынган кечкенә туп, шул ук зур туп асты-на тәңгәл килерлек итеп).

Тәрбияче балаларның биремне ничек үти алуларын тикшерә.— Туплар арасындагы бушлык бертигез булырга тиеш.— Балалар, тупларны нинди кул белән алырга кирәклеген онытмагыз, аларны кайсы якка таба тезәргә кирәк? Аннары кечкенә тупны алып куя һәм сорау бирә: — Ә хәзер туплар тигезме? (Балаларны активлаштыру).— Зурлыклары буенча нинди туплар бертигез? (Балаларны активлаштыру).— Сез нигә тупларны бертигез дип уйлыйсыз? (Балаларны активлаштыру). Аннары тәрбияче балаларга күзләрен йомарга куша һәм тагын бер кечкенә тупны алып куя.— Күзләрегезне ачыгыз, карагыз, нинди туплар күбрәк (азрак) калды? — Балалар, сез Йомшаккайга бик оша-дыгыз.— Сез тупларны чагыштыра беләсез, ниндиләренең күбрәк, ниндиләренең азрак икәнлеген билгели аласыз. Йом-шаккай сезнең уңышларыгызга бик сөенде.